Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдинов, баш батыр игълан ителгәндә, театраль Сабантуйны ташлап киткән

news_top_970_100
Салават Фәтхетдинов, баш батыр игълан ителгәндә, театраль Сабантуйны ташлап киткән

Минзәләдә Театраль Сабантуй мәйданында милли көрәшнең соңгы мизгелләре барганда мәйдан читенә - шәрәфле кунаклар тамаша карый һәм ял итә торган йорт ышыгына кызыл вертолет килеп төште. Бәйрәмнең рәсми булмаган шәрәфле кунагы Салават Фәтхетдиновны алырга килгән вертолет булган икән.

Кариев театрының яшь актеры Муса Камалов үзеннән шактый зур гәүдәле Минзәлә актеры Илназ Хисмәтуллинны чистага салган һәм абсолют батыр игълан ителгән мизгелдә Салават Зәкиевич һәм аның хәләле Ләйсән ханым утырган вертолет һавага күтәрелде.

Театраль Сабантуйда Салават Фәтхетдинов җырламады. Минзәлә Сабан туенда Җыр сәхнәсен дә, мәйданны да Муса Камалов тотты.

Безнең мәдәни күзәтүчебез фикеренчә, Салават Фәтхетдиновның абсолют батыр игълан ителгәндә күккә күтәрелүе бик символик күренеш. Видеода да «абсолют батыр» дигән сүзләр ишетелә. Муса Камалов та халыкчан җырчы һәм спортчы, Салават та. Мусаны Салаватның дәвамчысы дип атап була. Мәшһүр җырчының дәвамчысына шундый карашта булуы бик гаҗәп.

Салават Фәтхетдинов яңа герой туганда ташлап качкан шикелле.

Көрәшче егет Муса Камалов

Фото: © Рузилә Мөхәммәтова

 Салават һәм хәләл җефете Ләйсән ханым Сабантуйда.

Фото: © Рузилә Мөхәммәтова 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100