Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдинов авыл бәйрәменә килгән: «Сәхнәгә менәләр дә кочаклап үбәләр үзен»

news_top_970_100
Салават Фәтхетдинов авыл бәйрәменә килгән: «Сәхнәгә менәләр дә кочаклап үбәләр үзен»
"Татар-информ" архивы

Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов Чакмагыш районының Күсәкәй авылы бәйрәмендә үзенең иң популяр җырларын башкарган. Әлеге авылга Салаватны иганәче, «Атайсал» проекты әгъзасы Фәрит Гыйндуллин чакырган.

«Минем авылым – миңа, синең авылың сиңа кирәк. Бу – бик гади кагыйдә, һәм без барыбыз да аны үтибез. Шулай тормыш күңеллерәк һәм матуррак», – дигән Салават, бәйрәмне зәңгәр экраннар аша күрсәткән «БСТ» телеканалына.

Легендар артист чыгышын карарга кечкенә генә Күсәкәйгә якын-тирә авыллардан гына түгел, Башкортстанның башка районнарыннан да халык агылган. Бакалы районында яшәүче фельдшер, блогер Лилия Маликова Салават катнашында узган бәйрәмгә тулы бер хисап язган. Блогер быел Татарстанның Мөслим районы һәм Мөслимнең Дусай авылы сабантуйларын да караган. Постында ул аларга да бәя бирә. 

«Тормышка чыгу сәбәпле, быел 3 кенә сабан туенда була алдым. Аның да икесенә гаилә белән бардык. Ә менә өченчесенә бару өчен озак тарткалашырга туры килде. «Тере Салаватны күрәсем килә, җибәрмисең икән, Туймазыга барып, эшләми торган рельска аркылы сузылып ятам», – дип куркыткач кына ризалаштырдым тормыш иптәшемне. Балалар белән генә барырга, дигән рөхсәтне көчкә алдым үзеннән.

Бер чакрым ара үткән саен шалтыратып хисап бирә торгач, барып җиттек Чакмагышның Күсәкәй авылына. Ә монда, пыр туздырып, чып-чын Салават абый җырлап ята. Халык кызган, сәхнәгә менәләр дә кочаклап үбәләр үзен, менәләр дә кочаклап үбәләр. Арып беткән теге: «Үзегез менегез инде, минем менәрлек хутым юк», – ди. Хуты булмагач, мин менеп тормадым инде, вакыт узгарып. «Тулык» булмас, дидем.

Русча әйткәндә, артык «мущны» оештырганнар иде бу сабан туен. «Салкын чәй»не җырлап җибәрү белән күңел тулып, күздән яшьләр бәреп чыкты. Ярый әле тормышка чыкканмын, утырыр идем кайнар чәй дә эчә алмый, дип, бер сөендем. Сабан туена барганыма икенче тапкыр сөендем.

Өч сабан туенда булгач, урыннар да билгеләргә кирәктер бит инде. Ышанасызмы, 3 сабан туе да шәп булды, әйтергә кирәк, артык шәп. Шулай да, беренче урынны Мөслим районының Дусай сабан туена бирәсем килә. Менә, ичмасам, оештырганнар алар! Ул урыны килгән, ул оештыручылары, алып баручылары, ул дәртле халкы. Уеннары һәм бүләкләре генә ни тора! Кыскасы, чын авыл сабан туе. Без аннан бер елга җитәрлек көч һәм күңел күтәренкелеге алып кайттык.

Икенче урынны Күсәкәй авылы белән Мөслим сабан туе бүлешә. «Салкын чәй»не өченче урынга калдырсам, гөнаһысын җыеп ала алмасмын. Ә Мөслимнең сабан туе урыны үзе ни тора, һәм дә ат чабышы азаккы урынга берничек тә кала алмый. Кыскасы, быелгы сабан туйларны кирәкле дәрәҗәдә оештырганнар. Күсәкәйнеке сабан туе дип аталмаса да, «сабан туе» дидем инде. Ачуланмаслар әле.

Видеога күп итеп Дусай сабан туен төшергән идем дә, тормыш иптәшем белән әйткәләшкән ачудан сөртеп ташлаганмын. 3 минуттан дуслаштык дуслашуын, ә менә видеолар – тю-тю. Икенче елга төшерсәм генә инде. Бәлкем, берәрсе болытлар арасында йөзеп йөридер. Тапсам куярмын.

Ә бүген иң яраткан һәм хөрмәт иткән җырчым Салават абыйны тыңлагыз», – дигән Лилия ханым.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100