news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдинов: «Әгәр берәр көнне малаегыз кайтып, «мин кыз булам» дисә...»

news_top
Салават Фәтхетдинов: «Әгәр берәр көнне малаегыз кайтып, «мин кыз булам» дисә...»
Фото: «Татар-информ» архивы

Салават Фәтхетдинов – һәрнәрсәгә үз фикере булган җырчы. Традицион август концертларында ул милләт, балаларны тәрбияләү һәм мәктәп системасына карата да фикерләрен белдерде. Фикерләре уңай түгел икән.

Без мәктәптә укыганда, укыту программасы искиткеч иде, тәрбия искиткеч иде. Иманым камил – без укыган вакыттагы мәктәп программасы кире әйләнеп кайтачак. Бүгенге балаларның берсенең дә кыйбласы юк. Интернетка кереп утыралар да шуннан чыга алмыйлар. Көнбатыш, Европа нәрсә күрсәтә – шуны карап утыралар. Әгәр дә берәр көнне малаегыз кайтып, «әни, мин кыз булам» дип әйтсә, аптырамагыз. Андый вакытлар да килеп җитәр... Аллаһ сакласын. Шундый интуиция минем, сизенәм, – дигән Салават концертында.

Ул совет заманындагы пионер булып йөргән чакларын да искә алган. «Октябрят булмасын, пионер булмасын, комсомол булмасын, башка әллә нинди исемнәр уйлап тапсыннар, ләкин нинди дә булса бер кыйбла булырга тиеш балаларыбызда. Йолдыз булмаса, өчпочмак булсын, татарга ярый бит», – дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар