Салават Фәтхетдинов Шәфәгать Салиховның үлеме турында: "Минем хәлне аңлыйсыздыр"
"Йөрәгемне тетрәндереп ярып, бик начар хәбәр килеп җитте", - ди Салават Фәтхетдинов дусты, баянчысы Шәфәгать Салихов вафаты турында.
"Шәфәгатебез бүген авариядә вафат булды... Яшьтән үк бергә булдык... Минем хәлне аңлыйсыздыр... Урының оҗмахта булсын, дустым... Йөрәк яна. Әрни... Әй Ходаем, нишләвең бу?" - дип язган Салават социаль челтәрдәге аккаунтында. "Шәфәгать гармун сайлый", - дип язып, ул бергә төшкән фотоларын да урнаштырган. Җырчы "Бер егет гармун сайлый" дигән җырны башкарганда куплетны "Шәфәгать гармун сайлый" дип үзгәртеп тә җырлый иде.