Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Ул ашыгыч ярдәм кебек иде". Баянчы Шәфәгать Салихов вафат

Бүген Казан-Чаллы трассасында авариягә очрап, танылган баянчы Шәфәгать Салихов һәлак булган. Кайгылы хәбәрне "Татар-информ" хәбәрчесенә аның иҗатташ дусты, җырчы Ринас Әхмәтов җиткерде.

news_top_970_100
"Ул ашыгыч ярдәм кебек иде". Баянчы Шәфәгать Салихов вафат
Шәфәгать Салихов Казандагы бер мәҗлестә эшләгән һәм икенчесенә барыр өчен ашыкканда Чаллы юлында һәлак булган, дигән мәгълүматны җиткерделәр аның белән таныш артистлар. Әлегә башка хәбәрләр юк.

Баянчының якын дусты, журналист Эльмира Сәлахова Шәфәгать Салихов белән бик күптән таныш булуын әйтте.

"200 дән артык мәҗлесне бергә уздырдык без аның белән. Миңа бу хәбәрне ишетүе бик авыр. Өч көн элек кенә шалтыратышып сөйләшкән иде. Без аның белән, аның гаиләсе белән бик якын аралашып яшәдек. Туемда ул музыкант булды. Чаллыга баргач кереп куна идем, хатыны да шундый кунакчыл иде. Авылга кайткан чаклары булды. Аның белән эшләп шундый зур тәҗрибә тупладым. Мин Чаллыда юл белмичә адашсам да аңа шалтырата идем, аның беркайчан кире какканы булмады. "Ашыгыч ярдәм" кебек иде ул, тормышымда авыр вакытларда да аннан киңәш сорадым", - дип сөйләде Эльмира.

Шәфәгать Салиховка 13 августта 60 яше тулган иде.

"Салават Фәтхетдинов үз концертында аны тамашачыга зурлап кабат күрсәтте. Аның күзләре янып йөрде, бик күңеле булган иде. Халык та аны бик җылы кабул итте. Бу хәбәргә ышанасы килми. Дөнья малы җыябыз, бер көнлек дөнья икәнен уйлаганыбыз юк. Бер туктап уйлансак иде, нинди талантлы кешеләр арабыздан китеп бара", - ди Эльмира.

Шәфәгать Салихов татар тамашачысына Салават Фәтхетдиновның беренче баянчысы буларак мәгълүм. Аның уйнавына кушылып, Салават Фәтхетдинов "Урсал тауда", "Әнкәмнең догалары" җырларын башкарды. Ул Азнакай районыннан.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100