Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдинов Әлфия Авзаловага чынлыкта ничә яшь икәнен әйтте

Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Салаватның шушы серне ачуына үпкәләмәвен белдерде.

news_top_970_100
Салават Фәтхетдинов Әлфия Авзаловага чынлыкта ничә яшь икәнен әйтте
Бүген Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган искә алу концертында Салават Фәтхетдинов легендар җырчыбызның зур серен ачты – аның чын яшен әйтте. «Әлфия апаның чын яшен мин беләм дә, Зөлфия белә. Бик кызыксынсагыз, әйтербез. Сез белгәне – 85, без белгәне – 89. Киләсе елга аның 90 еллыгын уздырсак – гаҗәпләнмәссез”, - диде ул "Татар-информ" хәбәрчесе дә катнашкан концертта.



Концерт алдыннан журналистлар шул ук сорауны биргәч, Зөлфия серле генә елмаеп: “Бу – сер”, - дигән иде. Ул чын дөресен белүен, әмма аны әйтмәячәген әйтте.



Зөлфия концерттан соң Салаватның шушы серне ачуына үпкәләмәвен белдерде.



Бүген Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә мәшһүр, легендар җырчыбыз Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган искә алу концерты үтте. Искә алу концертына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Әлфия Авзалованың гомерлек дуслары Сания һәм Кәрим Габидуллиннар, Әлфия Авзалованың гаиләсе - кызлары, кияве һәм оныклары килгән.



Искәртеп үтәбез, Әлфия Авзалованың туган көненә багышланган концертлар – Татар филармониясенең традицион концертлары – 12 ел дәвамында җырчының нәкъ туган көнендә үткәреләләр. Быелгысы - җырчының үзеннән башка узачак беренче концерт. Легендар татар җырчысы Әлфия Авзал кызы Авзалова 2017 елның җәендә арабыздан китте

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100