news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдинов: "Болар эшләрен эшләп кайтып киткәч, бездә яхшы футболчылар - “кара татарлар” туачак"

“Футболны гомер дә караганым да юк, карыйсым да, күрәсем дә килми. Яратмаган әйберне ничек яратам дип әйтеп булсын”, - дип белдерде Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов “Интертат” хәбәрчесенә.

news_top
 Салават Фәтхетдинов: "Болар эшләрен эшләп кайтып киткәч, бездә яхшы футболчылар - “кара татарлар” туачак"

Казандагы футбол атмосферасы да рухландырмыймы, дип сорыйм аннан. “Юк, менә шушы рухландыра мине” дип тамашачыларга ишарәләде. Кичә ул Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бакчасында иҗатташ дуслары белән беренче хәйрия концертын тәкъдим итте. Җыелган акчалар ДЦП белән авыручы бертуган игезәк малайлар Альберт һәм Артур Мостафиннарны дәвалауга тотылачак.

– Бик зур рәхмәт монда килүегезгә. Монда булганыгызга мин бик шат, чөнки бөтен Казан “чаша” янында гүләйт итә. Анда футбол карыйлар. Мин футболны бик яратып бетермим, шуңа караганым да юк, карыйсым да килми. Мин футболны соңрак карарга җыенам. Бездә шәп футболистлар беләсезме кайчан туачак? Бер 20 елдан. Менә болар эшләрен эшләп кайтып киткәч, бездә яхшы футболчылар, “кара татарлар” туачак, - дип көлдерде Салават тамашачыларны.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар