Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдинов августта башланачак яңа концерт сезонындагы төп яңалыгын әйтте

Җырчы бу турыда инстаграмга язган.

news_top_970_100
Салават Фәтхетдинов августта башланачак яңа концерт сезонындагы төп яңалыгын әйтте
Рамил Гали

Җырчы Салават Фәтхетдинов, гадәттәгечә, август аенда үзенең яңа концерт сезонын башлый. Бу сезонда тамашада нәрсәләр карап булачак соң? Артист бу турыда инстаграмга язган.

«Дуслар, ниһаять, Аллага тапшырып, репетицияләрне башлап җибәрдек. 6 август Камал театрында беренче концертыбызны куячакбыз. Быел концертта арабыздан киткән шәхесләрне искә алачакбыз. Шуларның берсе — Әлфис Кыямов. Үзегезне саклагыз. Күрешербез», — дигән ул. Салават концертында катнашачак артистларны да күрсәтә. Алар арасында үзенең төркеме музыкантлары һәм Данир Сабиров, Рифат Зарипов, Рафил Җәләлиев бар.

Элек Салават Фәтхетдиновның төркемендә эшләгән Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар артистның бик таләпчән һәм кырыс булуы турында сөйләгән иде.

«Салават абый, тулысынча ошый торган программа булмыйча, бер кешегә дә тынгылык бирми. Концертта син бер җыр белән генә чыгыш ясасаң да, ул синең хәрәкәтләреңне, җырларыңнын сүзләрен, көен, барысын да үзе аша үткәрә һәм тикшерә.

Аның концертлары 15-20 көн дәвам итә. Шуларның беренче өч-дүрт көне бик киеренке үтә иде. Һәр концерттан соң барыбызны да җыеп, бөтен кимчелекләребезне күрсәтеп, ачулана иде. Шул минусларны төзәткәч, барысы да җайга салына», — дип сөйләде Айгөл Шәйхетдинова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100