«Сәламәт бала иде»: Чаллыда үлгән 5 яшьлек баланың әти-әнисе дөреслекне белергә тели
Бала Чаллы хастаханәсендә вафат була.
Чаллының Кама балалар медицина үзәгендә 5 яшьлек кыз баланың үлүе билгеле булды. Резонанслы фаҗига 8 апрельдән 9 апрельгә каршы төндә була, кыз хастаханәгә килеп берничә сәгать узгач вафат була.
Баланы ОРВИ диагнозы белән медицина учреждениесенә алып киләләр. Берничә сәгатьтән ул вафат була. Кайгыга баткан ата-ана булган хәлдә кемнеңдер гаебе бармы-юкмы икәнен ачыкларга тырыша.
Баланың әнисе сөйләгәнчә, Арина гаиләдә бердәнбер бала булган.
«Шат күңелле, үзсүзле, һәрвакыт барысына да ирешә иде. Әгәр нәрсәнедер бик теләсә, ирешкәнче туктамый иде. Кызыксынучан булып үсте, китаплар ярата иде. Мөстәкыйль иде. Бакчага үзе әзерләнә иде. Анда яхшы балалар арасында иде, зарланучылар булмады. Күбрәк малайлар белән дус булуны өстен күрә иде – аңа хәрәкәтчән, актив уеннар ошый иде», – дип сөйли әнисе.
Әнисе сүзләренчә, Арина сәламәт бала булып үскән. «Әлбәттә, ОРЗ булгалады, әмма бернинди хроник авырулары, бернинди аллергиясе юк иде», – ди ул.
Фаҗигагә берничә көн кала кызның температурасы күтәрелә. Ул әлләни югары да булмый – 37 градустан бераз югарырак. Бала авыруга игътибар итми дә. Уйнавын дәвам итә, аппетиты уртача була: Арина, аның яшендәге күп кенә балалар кебек, аз ашый торган була.
Әнисе, баланың хәле яхшырганчы дип, кызны өйдә калдыра һәм поликлиникадан педиатр чакырта.
«Гадәттә, без түләүле медицина ярдәменә мөрәҗәгать итәбез. Ә монда педиатрны беркетелгән поликлиникадан чакыртырга булдык. Безгә бит бакчага алып бару өчен белешмә генә кирәк иде», – ди әни кеше.
Табиб килә, баланы карый, ОРВИ диагнозы куя, рецепт бирә – анда гадәти булмаган бернәрсә дә булмый, гадәти препаратлар, больничный ача. Дүшәмбе көнне инде бакчага барырга мөмкин булсын өчен, атна ахырына икенчел кабул итүгә килергә куша. Бу – 5 апрель була, ә 8 апрельдә баланың күз кабаклары шешә башлый.
«Арина үзе бернәрсәдән дә зарланмады – уйнавын дәвам итте, үз эшләре белән шөгыльләнде. Ләкин без «ашыгыч ярдәм» чакырырга булдык. «Ашыгыч ярдәм» тиз килде – нибары 10 минут эчендә. Карадылар да, КДМЦга алып барырга кирәк, диделәр. Мин кызым белән киттем. Алга таба – кабул итү бүлмәсе, карау, анализлар тапшыру. Аринаны палатага салдылар. Аның янында әтисе калды. Берникадәр вакыттан соң аның хәле начарланды – коса башлады. Кызыбызга капельница куйдылар. Ә иртән реанимациягә алып киттеләр. Без ишек төбендә көтеп утырдык. Ә аннары безгә, чыгып, Аринаның үлүен әйттеләр. Хәзер полиция киләчәк, тикшерүчеләргә күрсәтмәләр бирергә туры киләчәк, диделәр. Хокук саклаучылар табиблар сораган сорауларны бирде, никадәр еш һәм нәрсә белән авыруын, нәрсәләргә аллергиясе барлыгын сораштылар», – ди хатын.
Аринаны җирлиләр. Аның гаиләсе, шул исәптән әбисе һәм бабасы, әлегә кадәр шок хәлендә. Алар мондый авыр югалту белән берничек тә килешә алмый.
«Без хастаханәгә килдек, кызыбызны тәҗрибәле белгечләр кулына тапшырдык, ә ул берничә сәгатьтән вафат булды. Без моның сәбәбен белергә телибез», – дип ачыргалана баласын югалткан ана.
Бала үлемен тикшерү барышында ата-анасы мәнфәгатьләрен адвокат Инзилә Әхәтова яклаячак. Адвокат сүзләренчә, «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» факты буенча җинаять эше кузгатылган (РФ Җинаять кодексының 109 нчы маддәсе).
Кама балалар медицина үзәгендә хәбәр итүләренчә, тикшерү чаралары алып барыла, барлык соралган материаллар хокук саклау органнарына тапшырылган. Хастаханә җитәкчелеге һәм коллективы баланың гаиләсе һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында, балалар үлеме белән бәйле теләсә нинди очрак җентекле тикшерү уздыру өчен сәбәп булып тора, дип аңлаттылар. Бу очрак искәрмә түгел.
«Челнинские известия» сайтыннан тәрҗемә