Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллы хастаханәсендә ОРВИ диагнозы белән килгән 5 яшьлек бала вафат булган

news_top_970_100

Чаллы хастахнәсендә 5 яшьлек бала вафат булган. Зыян күрүче якны тәкъдим итүче адвокат Инзилә Әхәтова сүзләренчә, ул хастаханәгә ОРВИ диагнозы белән 8 апрельдән 9 апрельгә каршы төндә кергән. Берничә сәгатьтән соң табиблар аның үлемен теркәгән. Бу хакта chelny-biz сайты хәбәр итә.

– Балага 5 яшь, май аенда 6 тулган булыр иде. Моңа кадәр берничә көн алдан аның температурасы күтәрелә, поликлиникадан педиатр килә, ОРВИ диагнозы куя. Бала өйдә дәвалана. Аннары ата-анасы баланың күзләре шешүен күреп ала, алар куркып кала һәм КДМЦга мөрәҗәгать итә. Аларны «ашыгыч ярдәм» машинасы белән алып киләләр. Берничә сәгатьтән соң бала вафат була. Үлем сәбәбен әле ачыкларга кирәк, суд-медицина экспертизасы билгеләнгән, – дип сөйләде адвокат Инзилә Әхәтова.

Аның сүзләренчә, «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган (РФ Җинаять кодексының 109 нчы маддәсе).

Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин Чаллыда хастаханәдә 5 яшьлек кызның үлеме турындагы җинаять эшен тикшерү барышы турында доклад сорады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100