Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сәлам, туган, сасыган суган» дип танылган блогер Розалина Гайфуллина: «Гадилек тарта»

Башкортстанда яшәүче татар блогеры Розалина Гайфуллина көнкүреш һәм авыл тормышын көлкеле видеолар аша күрсәтә. «Сәлам, туган, сасыган суган», – дип исәнләшүе белән үк көлдерә башлый ул. Ә инде берничә шаян видеосын карау белән, сәхифәсенә язылып куйганыңны сизми дә каласың.

news_top_970_100
«Сәлам, туган, сасыган суган» дип танылган блогер Розалина Гайфуллина: «Гадилек тарта»
Розалина Гайфуллинаның шәхси архивыннан

Розалина – Башкортстанның Мишкә районы Олы Шады авылы кызы. Уфа сәүдә-икътисад көллиятен тәмамлаган. Бүгенге көндә тормыш иптәше Марсель белән Уфа шәһәрендә гомер итә, 2 кыз үстерәләр.

Блогын Розалина 4 елга якын алып бара. Бүгенге көндә 60 меңнән артык язылучысы бар. Ул «Интертат»ка үзенең блогерлыкка килү тарихын һәм сәхифәсенең үзенчәлекләрен сөйләде.

Фото: © Розалина Гайфуллинаның шәхси архивыннан

«Вайннарны төннәр буе уйлап чыккан вакытлар да була»

Хыялларны чынга ашыруның сере гади – тотарга да эшләргә кирәк. Ә калганы инде тырышлык, түземлек һәм бераз гына бәхет эше. Розалина шулай иткән дә.

Декрет ялында вакытта социаль челтәрләрдә еш утыра, башка блогерларны карап бара идем. Берзаман күңелсез булып китте. Минем дә алар кебек сторислар төшерәсе, популяр буласы килә башлады. Озак уйлап тормадым – 2021 елның 17 февралендә (датасын да хәтердә калдырдым) телефонымны кулыма тоттым да: «Хәерле көннәр, дуслар», – дип, беренче тапкыр сторисларга чыктым. Шунысы кызык: беренче тапкыр халык алдына чыгуым булса да, бернинди дә оялу, читенсенү кебек хисләр кичермәдем. Минем видеоларым язылучыларыма да ошый башлады. «Әйдә әле, кызык вайннар төшереп керт», – дип яза башладылар. Әкренләп, бу эшнең үзем өчен дә кызыклы булуын аңладым, – ди Розалина.

Розалина үзенең блогында гап-гади авыл тормышын, ир белән хатын мөнәсәбәтләрен, гади көнкүрешне кызык итеп күрсәтеп килә. Моның өчен кешедә юмор хисе, фантазия дә булырга тиеш, әлбәттә. Әмма, шуның кадәр контент өчен каян идея алып бетерәсең дип, кайдер идеяләрне башка блогерлардан алуын да яшереп тормады Розалина.

Алуын алам, әмма беркайчан да сүзен-сүзгә кабатлап күрсәтмим. Беренчедән, мин аларга татарча музыка куям, татарча рух кертеп җибәрәм. Мин үземнең аудиториямне, аларга нинди темалар якын икәнен беләм. Шуңа яраклаштырам. Үзем уйлап тапканнары да күп. Вайннарны төннәр буе уйлап чыккан вакытлар да була. Чөнки инде йокларга ятканда ук мин икенче көнне нәрсә күрсәтәчәгемне, нинди рилс төшерәчәгемне, иртәмне нинди стористан башлаячагымны белергә тиешмен.

Үз алдыма ниндидер төгәл максатлар куеп эшләгәнем юк. Блог алып бару – минем хобби. Мин татарча сөйләшергә, көндәлек эшләрне видеога төшерергә яратам. Шаян видеоларым белән кешенең кәефен күтәрәм. Үземне әллә кайчаннан карап барган язылучыларым, мине карар өчен генә социаль челтәргә керүчеләр бар. Шулар йөрәгемә май булып ята. Бу – миңа алга таба эшләргә тагын да зуррак стимул бирә, – дип сөйли Розалина.

Гадәттә, блогерларның сәхифәләре еллар дәвамында тамырдан үзгәрешләр кичерә. Русча контент файдалырак дип санап, сәхифәләрен тулысынча рус телендә алып бара башлаучылары да күз алдыбызда. Розалинаның блогы исә әлеге 4 ел эчендә әллә ни үзгәрешләргә дучар булмаган. Аның фикеренчә, блогерга уңышны үзе сайлаган темага тугры булу китерә.

Үз сәхифәмне беренче көннән үк саф татарча, тормышчан вайннар төшерүдән башлаган идем. Мин татар гаиләсенең тормышын, көнкүрешен, яшәешен күрсәтәм. Татарча блог алып барып популярлаштым һәм шулай дәвам итәчәкмен дә. Русча контент турында беркайчан да уйланганым булмады. Мин русча белмим, дисәм дә дөрес булыр. Русча сөйләшә башласам, телләрем буталана.

Шуның өстенә, хәзерге вакытта социаль челтәрләрдә «мин – авыл баласы», «мин – татар» дигән контент бик күп очрый. Социаль челтәрләрдә татар музыкасы куялар, татарча рилслар төшерәләр, татарча контент көннән-көн популярлаша бара. Менә шушы татарлык, гадилек кешене тарта, сиңа тагын да якынайта, – ди ул.

«Төшермә» дия-дия, камера каршына килеп утыралар»

Розалинаның язмышы да бик кызыклы. Күршесе – үзеннән 5 яшькә зуррак Марсель исемле егеткә кияүгә чыга ул. Өстәвенә, аларның әниләре – хәзер инде ике кодагый да – классташлар икән. Бер-берсенә кунакка йөрешеп яшәгәннәр.

«Абый-абый» дип йөргән авылдашым белән кайчан да булса гаилә корып җибәрермен дип уйламаган да идем. Әниләр бер-берсенә кунакка барганда, безне дә ияртәләр иде. Марсель уйнарга дип килеп, гел мине елатып кайтып китә торган иде (көлә).

Армиядән кайткач, мине беренче тапкыр озатып куйды. Шактый озак очрашып йөрдек, бер ташлаштык, бер кавыштык, дигәндәй. 2019 елда никах укыттык. Хәзер Уфада яшибез, атна саен авылга, әти-әниләргә булышырга кайтып йөрибез, – дип сөйли Розалина.

Фото: © Розалина Гайфуллинаның шәхси архивыннан

Ничек ул авылга кайтып, ике йортка эшләү? Ике бакча утыртасыз, ике сыер савасызмы? – дип сорыйм Розалинадан.

Сыерны инде хәзер аппарат сава, Аллаһка шөкер. Ике әниләрнең дә өстәмә бакчалары бар. 4 бакча бәрәңге утыртабыз! – дип көлеп җибәрә ул. – Шәһәрдән иң башта иремнең йортына кайтып төшәбез. Беренче көнне кайнанам-кайнатама, икенче көнне минем әниләргә булышабыз, – ди

Видеоларын беренчеләрдән булып тәнкыйтьләүче һәм мактаучы да тормыш иптәше Марсель икән Розалинаның. Ире аңа үзе дә бик теләп ярдәм итә. Гомумән, Розалинаның ире, әти-әнисе, кайнана-кайнаталары – барысы да «артист». Алар Розалинаның һәрвакыт телефон белән «кочаклашып» йөрүенә ияләшкәннәр инде.

Фото: © Розалина Гайфуллинаның шәхси архивыннан

Төшәселәре килмәгән очракта да, «төшермә» дия-дия камера каршына килеп утыралар. Аеруча минем әни һәм иремнең сеңлесе ярата видеоларда төшәргә. Кайвакыт үзләре дә миңа идеяләр бирәләр. Калганнарны азмы-күпме үгетләргә туры килсә дә, әни белән Лиана беркайчан да кыстатып тормыйлар, – дип көлә ул.

Розалинаның блогы – туган авылын һәм аның кешеләрен таныту урыны да әле. Аның вайннарында ярты авыл төшә. Аның сүзләренчә, безнең татар халкы нәкъ менә авыл белән бәйле вайннарны ярата һәм көтеп ала икән.

Авылда туып-үсеп, шунда яки читтә яшәүчеләр өчен нәрсә актуаль? Бакча эше, тирес түгү, бәрәңге утырту, печән эшләү һәм башка авылдагы бетмәс-төкәнмәс эшләр! Барысын да яратып, кызыксынып карыйлар, – ди ул.

«Блогым соңгы 5 ай эчендә аеруча күтәрелеп китте»

Блогер булу, халык белән эшләү үзенә күрә бер җаваплылык та бит әле ул. «Тфу, оятсыз, без татарлар гомердә дә болай эшләмибез», – дип язмыйлармы? Негатив киләме сиңа?» – дим Розалинага.

Россиядә тыелган социаль челтәрдә негатив, гомумән, килми. Ә менә «ВКонтакте» челтәрендә башка төрлерәк аудитория утыра икән. «ВКонтакте» челтәремне алып бара башлаганыма 2 ай гына әле. Рилсларым андагы барлык татар төркемнәрендә йөри. Баксаң, өлкәнрәк яшьтәге аудитория үзенең бөтен тискәре энергиясен комментарийлар язып, шунда чәчеп бара икән. Кемгәдер сөйләгәнем ошамый. Бик сирәк кенә, сиздермәскә тырышып кына сүгенеп алган вайннарым да була. Менә шуны эләктереп алсалар да тәнкыйть ява. Әмма мин аларга кул гына селтим, – ди блогер.

Блог алып барудан кергән табыш, реклама белән күпме акча эшләвен Розалина коммерция сере итеп саклый.

Реклама белән акча эшләп була. Тик моның өчен син үзеңнең блогыңны еллар буе ныгытырга тиешсең. Мин менә шушы соңгы 5 ай эчендә генә күтәрелеп киттем. «Озвучка» белән ясалган рилсларымны халык бик ошатты. «Подписчик»ларым артып киткән мәлдә реклама бирүчеләр үзләре яза башлады. Алга таба «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәмне дә үстерергә ниятлим, – ди ул.

«Үз тормышымнан тулысынча канәгатьмен»

Социаль челтәрләрдә һәрвакыт популяр булып калу өчен нәрсә эшләргә кирәк? – дип тә сорадым Розалинадан.

Популяр булу өчен, башта син үзеңнең сәхифәң өчен тема табарга тиешсең. Аннан шул тема кызыклы булган аудиторияңне эләктерергә. «Эләктергәч» ычкындырмау да тырышлык сорый. Бары тик шушы тема буенча гына барырга кирәк. Алга, алга һәм тагын бер тапкыр алга. Әгәр дә көннәрдән бер көнне контентың башка юнәлеш ала икән, аудиторияң сине кабул итүдән туктарга да мөмкин. Әгәр дә аудиторияңне бер тема белән җәлеп итә алгансың икән, күчмә, шушы юнәлешне тагын да яхшырту турында гына уйлан, – дип киңәш итә тәҗрибәле блогер.

Розалина соңгы арада аеруча да популяр булып киткән. Урамда танып, туктатучылар, фотога төшүчеләр дә күп икән үзе белән.

Мин социаль челтәрләрдә нинди – тормышта да шундый ук кеше. Әмма мине урамда очраткан кешеләрнең: «Карале, син бик җитди кеше икән», – дип әйткәннәре бар. Моның сере шунда – урамда мине һәрвакыт балалар белән күрәләр. Ә кечкенә балалары булган әниләр барысы да җитди һәм чамадан тыш игътибарлы булалардыр. Чынлыкта, социаль челтәрләрдәге кебек үк күп сөйли торган Розалина мин, – ди блогер.

Бу тормышта нәрсәне үзгәртер идең? – дип сорадым Розалинадан, иң ахырда.

Барысы да Ходай кулында. Дөньялар тыныч, күкләребез аяз булсын иде. Шул гына теләгем. Иртәгә нәрсә буласын беребез дә белмибез, бүгенге көн белән яшәргә кирәк. Һәр кешенең тормышы үз кулында. Мин исә үз тормышымнан тулысынча канәгатьмен, – диде Розалина.

Фото: © Розалина Гайфуллинаның шәхси архивыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100