Саксофончы Айрат Ләйлә Галиева төркеменә күчкән: «Вадим Захаровта да әйбәт, ләкин...»
XIII «Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасында саксофончы Айрат Закиров Вадим Захаровның командасыннан китүе һәм Ләйлә Галиева белән эшли башлавы турында сөйләде.
Ничек соң Ләйлә белән эшләве?
Айрат Закиров:
Ләйлә белән бик рәхәт. Бик үзенчәлекле, могҗизаи кеше... Иң мөһиме – мөнәсәбәт бик әйбәт.
Ә Вадим Захаровта мөнәсәбәт начар идемени?
Вадим Захаровта да әйбәт, ләкин бу сезонда начаррак якка таба... – дип әйтә башлады да ахыргы сүзендә көлеп җибәрде. Шуңа начаррак якка таба нәрсә эшләгәне аңлашылмый калды.
Ләйлә Галиева:
Тормыш бит бу.
Айрат:
Әйе, тормыш. Вадим абыйга да рәхмәт. Ләйлә апага да.
Айратның бер җырчыдан икенче җырчы командасына «эмиграция»сен иҗатындагы яңа этабы итеп кабул итеп була. Гади кешеләр бит барыбыз да! Нәрсә генә булмаска мөмкин. Вадимны да, Айратны да яратабыз. Иҗат юллары уңышлы булсын!