«Саклыйм сине…» (Сәлия Гарифуллина)
Очраклы рәвештә кулга килеп эләккән хикәя ирексездән тетрәндерде, тәэсирләндерде.
Ачы хатын-кыз язмышына; мәңгелек, үлем дә җиңәлмәслек Ана-Бала сөюенә бәйле әсәрне (авторы Елена Манзавино) шундук тәрҗемә итү теләге уянды. Яшәешебездә еш очраган гыйбрәтле вакыйгалар ничектер үзенчәлекле, гадәти булмаганча сурәтләнгән кебек тоелды миңа.
… Син ишек төбендә басып торасың. Каушаган, хәтта куркынган кыяфәттә ишек тышлыгын кат-кат күздән кичерәсең. Ә мин исә сиңа өмет белән багам. Ниһаять, минем чакырулы авазымны ишетерсең, әлеге ишекне башка һичбервакыт ачып кермәссең дип ышанам. «Кит тизрәк, әлегә соң түгел», дип сиңа кычкырырга телим. Ләкин югарыдагы Кемдер авызымны томалый…
Син күзләреңне йомасың, авыр сулыш алып, кара-яшел төскә буялган стенага терәләсең. Бик тә җиңел миңа синең уйларыңны уку. Авыр-ачы хатирәләрдән синең белән бергә газапланам бу мизгелләрдә…
Күз алдымда сезнең тәүге очрашу кичегез. Төнге урамнар, тонык фонарьлар астында үбешүләр. Тегендә-монда агылган халыкка һич исе китмәгәндәй, ул синең күзләреңне, иреннәреңне үбә. Кашларын җыерган кырыс узгынчылар сезне төрткәлиләр, ачуланып ысылдыйлар: «Бөтенләй оятларын югалткан болар, көпә-көндез урамда үбешмәсәләр!»
Әйе, бик тә яхшы хәтерлим мин ул чорны! Син өйгә бәхетле-татлы кичерешләрдән битләрең алсуланып кайтып керәсең. Йотлыгып аның турында сөйлисең: ул сине шундый ярата, синнән башка тормышын күз алдына да китерми! Ә мин исә сине, үз кызымны, аның янына җибәрергә һич кенә дә теләмим. Ул чакта ук бу кешедә ниндидер явызлык-усаллык бар сыман тоела иде миңа. Хәзер генә аның ни дәрәҗәдә кара җан икәнлеген ачык күрәм…
Син барыбер аның янына киттең. Минем тормышым тулы бер көтүгә әверелде. Хәвеф-хәтәр көтүгә. Вакыт уза бирде. Күрәм, синең күзләреңдә сокланулы мәхәббәт яктысы сүнә бара, курку-шөбһә хисе урнаша. Юк, мин синнән берни дә сорашмый идем, үзең барысын да сөйләп бирерсең дип ышана идем. Ләкин син дәшмәдең, яшердең. Бары әле генә, синең белән бормалы хәтер сукмакларыннан адашып йөри торгач кына, ул чакта ниләр булганын яхшы күрәм мин.
Башта аның күзләреннән назлылык, җылылык югалды. Син эштән очып дигәндәй кайтасың, сөйгәнеңә кичке аш әзерләргә ашыгасың. Ә ул соңлап кына кайта, кайда йөргәнен аңлатып торуны кирәк тапмый. Инде суынып өлгергән кәтлитләрне ашый да, сыра банкасы белән диванга ава. Син сөеклең тирәли бөтереләсең, аның барча теләкләрен үтәргә әзерсең. Тик гадәти «рәхмәт» сүзен дә ишетмисең. Төнендә мәхәббәтең хакында пышылдыйсың, ә ул сине ашыгып кына үбә дә, тизрәк стенага таба борылып, татлы йокыга тала…
«Юк ла, гел болай түгел иде бит», дип үз-үзеңне «акылга» утыртмакчы буласың. Кайчак сине чыннан да «искә төшерә» иде ич ул, игътибарын бөртекләп дигәндәй бүлә иде. Чәчәкләр алып кайткалый, шәмнәр белән бәйрәм өстәле әзерли. Һәм син, ләззәт-бәхет тулы дулкыннарда тибрәлгән килеш, элеккеге үпкәләреңне бөтенләй онытасың…
Көннәрнең берендә сез аның иң якын дустына кунакка бардыгыз. Гөнаһ шомлыгына каршы, син ялгыш кына кичәдәге ирләрнең берсенә елмайдың. Нәкъ шул кичне бердәнберең тәү тапкыр сиңа китереп сукты. Бөтен көченә, нәфрәтләнеп, кизәнеп сугып җибәрде. Синең яшьләреңне шәйләүгә, янә кул күтәрде. Әлбәттә, соңнан гафу үтенде ул, «сөям» дип антлар эчте. Тик сиңа кисәк нидер булды. Күз алдыңа аның ярсыган йөзе килеп баса. Сәгать эчендә ерткыч битлегенә әверелгән коточкыч йөз… Шул көннән син аңардан ныклап өркә башладың. Тәүдә халәтеңне бик аңлап та бетермәдең. Элекке сыман түземсезләнеп түгел, шомланып көтә торган булдың. Бүген нинди кыяфәттә кайтып керер ул? Елмаеп-балкыпмы, ачулы-дәшмәс булыпмы? Алгы бүлмәдә аның аяк тавышларын ишетүгә, дертләп куясың, елмаюлы карашын күрүгә, иркен тын аласың. Усал чыраен шәйләүгә, куркудан бөршәеп-куырылып каласың…
Әйе, син үзгәрдең. Кем әйтмешли, бармак күрсәткәнгә дә рәхәтләнеп-кинәнеп көлүче шаян кызыйдан алҗыган, хәлдән тайган шәүләгә әйләндең. Барча ахирәтләреңне югалттың. Чөнки ул аларның һәммәсен фахишәләр урынына күрде, очрашулардан тыйды. Син хәтта ир-атлардан ныклап шөрли башладың, чөнки көнләшкәндә ул коточкыч аяусызга әйләнә иде!
Аннары ул тәмам эчкечелеккә бирелде. Йә дус-әшнәләре белән, яисә эштә «сала», тагын кайдадыр… Аракы аңардан соңгы кешелек япмасын алып ташлады сыман. Нинди генә кимсетү сүзләре ишетмәдең син ул чорда, күпме мәсхәрә-түбәнсетүләр кичермәдең! Синең озак төннәрдә түккән ачы күз яшьләрең белән океан тутырырга булыр иде мөгаен. Гаҗәп хәл, син һаман да аны яраттың, гафу иттең, дәшмәдең…
Бәгырем, кичер мине, ул хәтәр көннәрдә мин сине ташлап киттем. Кызганыч, Җирдәге тормышым ахырына якынлашкан иде шул. Һәм син кайгы-хәсрәтең белән япа-ялгызың торып калдың. Әмма, синең яралы җаныңның ыңгырашканын ишетеп, мин янә кире әйләнеп кайттым. Синең эчкечелек, җәнҗал-гауга эчендә изаланып гомер кичерүеңне күрдем. «Мине җибәр, зинһар тынычлыкта калдыр» дип, аңа өзгәләнеп ялваруларыңны ишеттем. Ә ул җавап урынына «мин сине яратам, синнән башка яши алмыйм, мине мондый тормыш кына чыгырдан чыгара!» дип җикеренә иде!
Һәм мин, ниһаять, түзмәдем. Аның каршына барып бастым да, җан-фарманга кычкырдым:
— Нинди тормыш?! Синең өчен барын да эшләмәде мени ул? Йортта тынычлык-иминлек, кайтуыңа кайнар аш булсынга тырышмады мени. Әллә ул сине назламады, иркәләмәдеме? Сәгать саен сиңа булган сөюен исбатламадымы? Берәр тапкыр көнләшүгә сәбәп бирдеме? Әйт, нәрсә кирәк, ни җитми сиңа тагын?!
Тик бушка. Тәнсез җанның ачыргаланып кычкыруында мәгънә юк. Ул битараф кыяфәттә минем аша үтәли сиңа төбәлгән. Син елыйсың. Минем дә үксеп елыйсым килә. Тик мин бу халәттән мәхрүм шул инде…
Аның каравы, моңарчы шәйләмәгәнне аерым-ачык күрдем мин. Курку хисе сине изә, караңгы упкын төбенә өстери. Яшь-хәсрәт синең җаныңнан соңгы тереклек көчеңне суыра. Болай яшәргә ярамаганлыгын, нидер эшләргә кирәклеген аңлыйсың, әмма ләкин һаман түзүеңне дәвам итәсең.
Кадерлем, гафу ит мине. Үз тормышың, бәхетең өчен көрәшергә өйрәтмәгәнем өчен кичер. Үзеңне яратырга, бәйсез һәм көчле булырга өйрәтмәгәнем өчен гафу ит. Кичер, гафу ит, кичер… Мин сиңа дәшәм, тик син ишетмисең. Сагышланып сиңа багам. Агым көенә ихтыярсыз йөзүеңне, Аллаһыга ялваруыңны, сөеклең кабат элеккеге хәленә кайтыр, дип өметләнүеңне күзәтәм…
Бүген ул һәрвакыттагыча лаякан исерек кайтты. Усал. Рәхимсез. Куркуга салучы. Тиктомалга, бер сәбәпсез сиңа китереп сукты. «Хыянәтең турында белим генә, хәзер бәреп үтерәм!», дип ант биргәннең соңында, җәелеп йокларга ятты.
Мин дә тегендә, Күкләрдә, ант бирдем.
Синең тормышыңны сакларга ант иттем. Күрше бүлмәдә йоклап яткан ерткычның тын алуын тыңла. Бу йортның ни дәрәҗәдә сиңа чит-ятка әверелгәнен сиз, аңла. Газаплы җаныңның канлы яшьләренә караш ташла!
… Әйбер-мазарларны җыярга нибары берничә минут җитте. Аяк очларына басып, кайчандыр иң кадерле кешең булган бәндәне уятудан шөрләп, тиз генә чыгасың, ишекне ябасың. Каушаган, хәтта бераз куркынган кыяфәттә агач тышлыгын күздән кичерәсең.
Мин исә кисәк катып калам. Менә син куырылдың да, акрын гына карашыңны читкә алдың. Мин синең күзләреңә багам. Аларда үз-үзеңә ышанмау һәм дә курку хисе чагыла… Кыюрак атла, газизем! Синең янга әйләнеп кайткан җирдә киләчәгеңне, чын бәхетеңне анык күрдем ич мин! Үз өебезгә кайт. Андагы стеналар минем турыдагы хатирәләрне саклый. Мин дә сине саклаячакмын. Куркуның нәрсә икәнлеген дә онытырга ярдәм итәрмен. Мәңгегә онытырга…