Сак булыгыз, кош гриппы: тавыклар янына башны юып керәсе!
Тиздән тавык чебешләре, каз-үрдәк бибиләре алыр вакыт җитә. Чеби үстерү урыннарын әзерләү белән бергә, рабица коймаларын, су кошларын ишегалдында коендыру җайланмаларын хәстәрләргә онытмагыз. Ни өчен дигәндә, язын күчмә кошлар кайта башлагач, белгечләр кош гриппы таралу куркынычын искәртә. Димәк, уяу булырга кирәк.
Табиблар халыкны коронавирустан сакларга тырышса, ветеринария белгечләренең ничек тә кош гриппын кертмәскә дип тырышып йөргән көннәре. Белгечләр үзебезнең йорт кошларын сагынып кайтып, алар белән очрашуларны эзләп йөрүче кыргый кошлардан ераграк торырга киңәш итә.
Кош гриппының түбән һәм югары патологияле төрләре була икән. Югары патологияле булса, кошлар рәттән кырыла. Түбән патологияле булса, итен эшкәртүгә җибәрәләр, термик эшкәртүдән соң кулланырга ярый. Быел илдә түбән патологияле грипп Чиләбе кошчылык комплексында ачыкланган. Югары патологиялесе дә Россия чикләренә якынайган. Белгечләр әйтүенчә, Европада мондый вазгыятькә аномаль җылы кыш тәэсир иткән дип фаразларга була.
Күчмә кошлар кайта башлагач, Азов диңгезе яр буйлары төбәкләрендә кыргый кошларда, шәхси хуҗалыкларда, предприятиеләрдә вирус таралырга мөмкин. Шуңа күрә Россельхознадзор һәм ветеринария идарәсе саклану чаралары турында кат-кат искәртте.
ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин әйтүенчә, шәхси хуҗалыкларның ябулы режимга күчүе хәерлерәк. Гомер-гомергә тавык-чебешен, каз-үрдәген иркендә тотарга өйрәнгән гади халык моны үти алырмы-юкмы — анысы икенче мәсьәлә. Капка төбендә, я бакчада үлән чемләп йөргән җиреннән ялт кына күршесенә кереп киткән тавыгына, көтүе белән су буена төшеп киткән каз-үрдәгенә исе китми иде бит әле аның. Тавыгы туйгач чыгар, казлары ачыккач, ашарга кайтыр… Ә хәзер бүтәнчәрәк кагыйдәләргә ияләшә алырлармы?
Шәхси секторда үтәлергә тиешле кагыйдәләр
• Йорт кошларының кыргый кошлар белән элемтәсен булдырмаска.
— Кыргый кошлар — төп йоктыручылар. Лаешта 2018 елда килеп чыккан кош гриппы сәбәбе кыргый кошлар булуы ачыкланды. Шуңа күрә йорт кошларын читкә чыгармаска, мөмкин булганча ябык режимда асрарга, ятьмә, өстән япма, кыргый кошларны куркыту җайланмалары кулланырга. Җәен кош тотыла, ашатыла торган урыннарны, һичшиксез, рабица коймасы белән уратырга кирәк. Йорт кошын ашатканда, гадәттә, кыргый кошлар да килеп утыра, шушы контакт булмаска тиеш. Җәен тулысынча яба алмыйбыз, билгеле, кояш нурлары да кирәк, ләкин рабица челтәре белән чикләп була. Ачык сулыкка чыгару закон белән тыелмый, ләкин сак булырга кирәк, — диде Габделхак Мотыйгулин.
Россельхознадзор хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Евгений Иванов та киңәшен бирде.
— Хәзер бөтен авылларда хуҗалыкта су бар. Ишегалдында казлар өчен бассейн эшләргә була, — диде.
• Шәхси хуҗалыклардагы кошларга ишегалдында су эчерергә, кыргый кошлар йөзгән ачык сулыкларга төшермәскә.
• Хуҗалыкта кыргый су кошларын тоту тыела.
— Атылган кошларны хуҗалыкта эч-башын алып, калдыкларын йорт терлегенә ашатырга ярамый, чөнки вирус ашказан-эчәк трактында күп җыела, — диде Габделхак Мотыйгулин.
• Терлек, кош азыгын ябулы, өсте каплаулы шартларда сакларга, кошларны асрау өчен кирәк-яракларны ябык җирдә тотарга, чисталыгын тәэмин итәргә.
• Кош тизәген, тиресне биотермик ысуллар белән зарарсызландырып торырга кирәк. Шәхси гигиена булырга тиеш, махсус киемдә эшләргә, аннары кулларны сабын белән юарга.
• Йорт кошлары яши торган сарайларга чит-ятларны, хәтта күршеләрне дә кертмәскә.
• Хуҗалыктагы кошларны көн саен карап торырга. Чирле, я үле кош күрсәң, суеп ашарга ярамый, ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
• Йомыркаларны, чебиләрне шикле, законсыз җирләрдән сатып алмаска. Алгач, утыз көн ябык шартларда тәрбияләргә.
Кошчылык предприятиеләре өчен таләпләр
• Кошчылык предприятиеләре катгый ябык режимда эшләргә тиеш.
• Кошчылык фабрикалары койма белән уратып алынган булырга тиеш. Дезинфекция үткәрергә, автотранспортны тулысынча эшкәртергә.
• Кошлар белән эшләүче хезмәткәрләр башын юып, душ кереп үтәргә тиеш.
• Термик эшкәртелгән азык кына бирелергә тиеш.
— Болар үтәлергә тиеш. Кызганыч, Лаеш кошчылык комплексында барлык таләпләр үтәлмәгән булган. Республикада сәнәгатьтә 18 млн кош бар. Бу зур сан, без аларны якларга тиеш. Кош тотучылар куркыныч инфекциягә юл куйса, РФ Җинаять Кодексының 249 маддәсе буенча җаваплылыкка тартыла, — дип кисәтте Габделхак Мотыйгулин.
Чеби сатучылар колагына
— Узган елда без кош сату өчен 103 мәйданчык оештырдык. Алар һәр районда бар. Бездә сатарга башка регионнан кошны күп кертәләр. Кертелгән очракта, аларның ветеринария таныклыгы булырга тиеш. Авылларга машиналар белән килеп сатучы алыпсатарлар да документсыз сата алмый. Халык бу хакта белергә тиеш. Санкцияләнмәгән сәүдә булырга тиеш түгел. Булган очракта, ветеринария белешмәсен сорарга, һичьюгы, машинасының номерын язып калырга, сатучыны фотога төшерергә кирәк. Безгә уяу булырга кирәк!
Алыпсатарларны җыеп аңлаттык. Аларга кайда нинди куркыныч булуын, саклану чаралары турында исләренә төшердек. Читтән кош, терлекне бары тик Баш ветеринария идарәсе белән килештереп кенә кертергә ярый, — диде Габделхак Мотыйгулин.
Кошны легаль булмаган юл белән сатучыларга административ штраф каралган. Физик затлар өчен 500-1000 сум, вазифаи затларга 3-5 мең сум, юридик затларга 20 мең сумга кадәр. Чир ачыклана калса, сатып алучылар алдан хәбәр итмәсә, административ штрафка тартыла.
Кош гриппы билгеләре
Инкубацион чор — 20 сәгатьтән җиде тәүлеккә кадәр. Авыру кошның билгеләре: ашаудан баш тарту, сусау, күзләрен йому, баш шешенкеләнү, аска иеп тору, яшь агу, каурыйлары кабару, үләр алдыннан кикрик, алкалары зәңгәрләнү, сулышы гыжлап тору, йомырка салмый башлау. Тән температурасы 44 градуска кадәр күтәрелә.
— Кош гриппына каршы антибиотик та, вакцина, дару да юк. 2018 елда алты районда, шул исәптән, Апас, Кайбычта 24 торак пунктта кош гриппы ачыкланган иде. Халык Чувашстаннан сатып алган булган. Кош үлә барды, лабораториядә кош гриппы раслана торды, — дип искә төшерде Габделхак Мотыйгулин.
Евгений Иванов, үлем очраклары булса, әйтмичә уздырып җибәрергә ярамавы турында кисәтте.
— Яшереп кала икән, бу үзе дә зур җаваплылык. Үлгәнне яшермәскә кирәк. Тикшертүләр бушка, — диде.
— Кешенең кошын үзенең бакчасына күмеп куйган очраклар булды. Аннары нинди куркыныч икәнен аңлаткач, кеше аңлый, казып алып, яндырдык. Үлемне яшермәскә кирәк. Татарларда әйтәләр бит: чирен яшергән — үлгән, — дип җөпләде Габделхак Мотыйгулин.
Чир кешегә кошлардан күчә аламы?
Кош гриппы вирусы кошларда, хайваннарда, кешеләрдә тугандаш, тик составы белән аерыла. Кешегә кош, хайваннар гриппы штаммын йоктыру мөмкин түгел дип санала. Кош гриппының 16 билгеле штаммыннан H5 N1 вирусы аеруча куркыныч.
— Кош гриппы беренче тапкыр 1997 елда Гонконгта ачыкланды. 18 кеше авырды, алтысы үлде. Вирусның коштан кешегә күчкәне расланды. Кош гриппыннан соңгы үлем очрагы 2014 елда Канадада расланган, — диде Габделхак Мотыйгулин.
Кош гриппы итальян ветеринары тарафыннан беренче тапкыр 1878 елда ачыкланган, тавык тифы дип аталган. 1925 елда Япония, Корея, Вьетнамда теркәлгән. 2003 елда инде сигез илдә табылган. Таиланд, Камбоджа, Кытай, Индонезия, Лаос өстәлгән. 2018 елда Бөтендөнья хайваннар сәламәтлеген саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, 35 илдә кош гриппының 507 очрагы теркәлгән.
Кош гриппы эпидемияләре:
1999 елда Италиянең төньягындагы 9 төбәктә кош гриппы тарала, аны туктату өчен 400 фермадагы 13 миллионнан артык кош яндырыла.
2003 елда Голландиядәге эпидемия вакытында 20 миллион кош яндырыла, 89 кеше чирли, берсе һәлак була.
2003-2005 елларда кош гриппы Азия илләрендә тарала. Корея, Вьетнам, Камбоджа, Япония һәм Таиландта 1 миллион кош юкка чыгарыла. Таиландта 8, Вьетнамда 16 кеше һәлак була.
2005 елда кош гриппы Россиягә дә үтеп керә. Мал табиблары фаразлары буенча, ул Кытайдан кайткан күчмә кошлар аркасында килгән.
2017 елда "Лаеш" кошчылык комплексында кош гриппы вирусы ачыкланды. 582 мең баш тавык яндырылды.
2018 елда Россиянең 15 төбәгендә, шул исәптән Татарстанда кош гриппының куркыныч төре табылды. Илдә 82 очрак теркәлде, 1000гә якын кош яндырылды. Татарстанда вируслы кош-корт Чүпрәле, Кайбыч, Тәтеш, Апас, Кама Тамагы районнарында ачыкланды.