news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Шәйхразыев төбәкләрдәге журналистларга: «Трендтан төшеп калмыйча, алга барырга тиешбез»

Казанда Бөтенроссия татар журналистлары форумы тәмамланды. Форумның соңгы көнендә катнашучылар Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев белән очрашты.

news_top
Шәйхразыев төбәкләрдәге журналистларга: «Трендтан төшеп калмыйча, алга барырга тиешбез»
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Васил Шәйхразиев үз чыгышын журналистларга рәхмәт белдерүдән башлады. Ул Бөтендөнья татар конгрессының төбәкләрдә туган барлык проблемаларны чишү юлында ярдәм күрсәтергә әзер булуын билгеләп үтте.

Нинди генә зур заллар булмасын, анда 1-2 мең кеше җыела, ә сезнең язу, күрсәтү белән вакыйгалар миллионлаган халыкка барып җитә. Сезгә зур рәхмәт, халык белән эшли беләсез. Безнең иң зур теләкләрнең берсе – бер-беребезгә ярдәм итеп, баскыч булып, кулга-кул тотышып алга бару.

Дөньялар җиңел түгел, дибез. Соңгы елларда укучыларыбыз саны икенчегә әйләнде. «Кәгазь» дигән сүз югала, газета-журналлар саны кими бара. Социаль челтәрләр дөньяны үзгәртә. «Без моңа каршы киләбез, моның белән риза түгел. Ничек чыгардык, шулай чыгарабыз», – дисәк, 1-2 ел эчендә төшеп калабыз. Чөнки хәзер укучыны тәрбияләп булмый, без, аларга карап, үзебез тәрбияләнәбез.

Тренд – дигән сүз бар, без дә, шушы трендтан төшеп калмыйча, алга барырга тиеш. Әйе, төрле кешеләр, төрле фикерләр бар. Кемдер: «Сындыра алмаячаклар, барыбер шуның белән барам, үземнең газетам белән үләм», – дип чыгара-чыгара да, алдан үзе үлмәсә дә, газетасы бетә инде. Әгәр син дөньяны үзгәртә аласың икән – үзгәртәсең, юк икән – үзең үзгәрәсең.

Васил Шәйхразыев: «Соңгы елларда укучыларыбыз саны икенчегә әйләнде»

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Бердәм булып яшәргә кирәк!»

Газета-журналлар, радиолар булганда сез үзегезнең җитәкчеләрегез белән бердәм булып эшләргә тиеш. Сез – аларның эшләгән эшләрен күрсәтергә тиеш. Атна саен газета чыгарырга кирәк, мөхәррир, авыр булса да, нидер табып бирә. Рецептмы, анекдотмы, туган көннәрме – газета барыбер тула. Ә сез атна саен автономиянең эшчәнлеген күрсәтегез.

Җитәкчегә: «Икенче атнага минем газета чыга, автономия эше турында нәрсә языйм?», – дип әйтегез. Мин аларга һәрвакыт: «Безнең һәрбер газетага язылу бар, мин барысын да карап барам. Әгәр дә сезнең турында язылмаган икән, мин аны сез эшләмисез дип кабул итәм», – дим. Үрнәк күрсәтү дигән әйбер булырга тиеш: сез язасыз икән, без аны шунда ук үзебездә таратабыз.

Сез бер караганда җиткерүче дә, икенче караганда – контроль дә. Кайвакыт газетаны алабыз, укыйбыз, конгресс турында да, автономия турында да бер сүз юк. Аннары сорагач: «Алар үз тормышы белән, без үз тормышыбыз белән яшибез», – диләр. Алай милләткә хезмәт итеп булмый, бердәм булып яшәргә кирәк!

Васил Шәйхразыев: «Үрнәк күрсәтү дигән әйбер булырга тиеш»

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Без бетәбез бит болай булгач...»

Очрашу вакытында бик күп җитди проблемалар да күтәрелде. Аларның күбесе газеталар ябылу белән бәйле иде. Журналистлар үзләреннән тормаган сәбәпләр аркасында тиражлар кимүгә борчыла.

Башкортстанда чыга торган «Диләфрүз» газетасы баш мөхәррире Галия Сәфәрҗанова: «Безгә җәйдән бирле шундый хәбәрләр килә – почта бүлекләрендә газетабызга яздырмыйлар. Без моны аңлый алмыйбыз, Россия буенча почталарда «Диләфрүз» газетасына яздырмыйбыз, шундый боерык диләр. Бу татар басмасы булган өченме?»

Монда татарлык белән бәйләнеш юк. Почта үз вазифаларын югалтты. Элек, хәтерләсәгез, һәр ел язылу җыйган хат ташучыларны Америкага хәтле җибәрә иделәр, бүләк итеп, хәзер алар турында язмыйлар да. Безнең газеталарга язылучыларның нык кимүе, журналларның үз вакытында барып җитмәвенең гаебе – бүгенге вазгыятьтә. Бу татарлык белән бәйле түгел.

Галия Сәфәрҗанова: «Почта бүлекчәләре ябыла, эшләргә кешеләр юк. Безгә яздырмаска куштылар, дип әйтәләр укучыларыбыз. Без бетәбез бит болай булгач...»

Бүгенге көндә бер газетага языласың икән, аны җиткерергә кирәк бит. Элек бер кешеме, бишәүме – карамый иделәр. Бу бик кызганыч, ләкин иң мөһиме татарлык белән бәйле түгел. Булыша алмабыз… ләкин бер мөмкинлек бар – хәзер Дәүләт Думасына яңа депутатлар сайланды, бу сорауны Дәүләт Думасы дәрәҗәсендә күтәрербез, бәлки, берәр юл табылыр, – диде Шәйхразыев.

Галия Сәфәрҗанова
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Пушкин картасы» коткаручы була аламы?»

Башкортстанда чыга торган «Өмет» газетасының баш мөхәррире Рәдис Ногмановны да әлеге проблема борчый:

Газеталарның хәлен белеп торасыз, дөресен әйткәндә, дәүләт безгә бу мәсьәләдә ярдәм итә алмады. Без республика башлыгына барып, бу мәсьәләне хәл итеп булмыймы, дидек. Ул: «Бу Мәскәү белән бәйле, булмый», – диде. Шуннан соң җыелып мәдәният министрлыгына бардык, ул бай оешма, аның кул астында китапханәләр, авыл клублары.

Алар безгә шундый тәкъдим ясады – Башкортстанда «Пушкин картасына» елына миллиардтан артык акча килә, алар шуның яртысыннан күбесен куллана алмыйбыз, диде. Шушы акчаларны газеталарга язылу өчен кулланып булмыймы, аның өчен нишләргә кирәк икән. Матбугатны коммерция диләр инде, ләкин матбугат ул мәдәни, рухи әйбер дә бит.

Васил Шәйхразыев:

Татарстанда «Пушкин картасы» белән бик зур эшләр алып барыла. Төрле-төрле театрлар, киноларга барырга мөмкин, мин берничә ел элек ул сорауны күтәргән идем – аның белән ни өчен кайбер чараларга кереп була, ә кайберләренә юк, дип. «Пушкин картасы» ул бик нык кысаларга кертелгән.

Тәкъдим итеп карарбыз. Әгәр дә газеталарны тәрбия бирү чарасы буларак карыйбыз икән, безнең андый мөмкинлегебез була, хәтта федераль дәрәҗәдә дә, – диде.

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе күтәрелгән мәсьәләләрне үз контроленә алачагын белдерде. Аларны хәл итү юлларын эзләү максатыннан Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары һәм төбәк хакимияте вәкилләре белән хезмәттәшлек итү күздә тотыла.

Рәдис Ногманов

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Без һәрвакыт сезнең янда»

Очрашуда Васил Шәйхразыев шулай ук киләсе ел Татарстанда Минтимер Шәймиев елы булачагын, ә Бөтендөнья татар конгрессы 35 еллыгын билгеләп үтәчәген ассызыклап узды.

Быел безнең Тукай елы булса, 2027 елны Рәисебез Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәрип улы Шәймиев елы дип игълан итте. Бөтендөнья татар конгрессы аны хуплаган, икенче елны шулай ук Минтимер Шәймиев елы дип игълан итте. Киләсе елга бөтен өлкәләрдә Минтимер Шәриповичка бәйле төрле-төрле очрашулар, конференцияләр, сессияләр, бәйрәмнәр оештырачакбыз.

Икенче елга Бөтендөнья татар конгрессының 35 еллыгы да. Эшләр күп, яктыртасы, тарихи яктан күрсәтәсе әйберләр күп. Арый-талмый язарга, эшләргә, сөйләргә. Иҗат чишмәләребез саекмасын, дибез, без һәрвакыт сезнең янда. Сез конгресска таянып, бездән ярдәм алып эшли аласыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар