Сайлауның беренче көнендә Татарстанда сайлаучыларның 36,8 проценты тавыш биргән
Татарстанда РФ Федераль Җыены IX чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауның беренче көнендә сайлаучыларның 36,8 проценты тавыш биргән. Бу хакта Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.
«Бүген 20.00 сәгатьтә сайлау участоклары сайлаучыларны кабул итүне төгәлләде. Тавыш бирү белән бәйле барлык процедуралар тиешле тәртиптә башкарылды, шикаятьләр булмады. Тавыш бирү иртәгә дәвам итәчәк», – диде ул.
«Беренче көннән соң күзәтүчеләр, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында бюллетеньнар сейф-пакетларга салына, алар махсус контроль лента беркетелеп ябыла.
Һәр сейф-пакетка акт төзелә, актта пакетлар нумерациясе, участок сайлау комиссияләре әгъзалары имзалары теркәлә. Сейф-пакет металл әрҗәгә салына, саклау урыны Эчке эшләр министрлыгы, «Росгвардия» хезмәткәрләренең тәүлеклек күзәтүендә», – диде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.
- Бүген Татарстанда IX чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда өч көнлек тавыш бирү башланды. Республикада сайлау участоклары 8:00 сәгатьтә ачылды. Тавыш бирү 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Участоклар көн саен 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатьткә кадәр эшли.