Сайлауларда телефон откан Альмир Фәрухов: «Айфон тормыш иптәшемә булачак»
Бүген Татарстанда Дәүләт Думасы депутатларын сайлау башланды. Сайлау кысаларында «Гаилә белән сайлыйбыз!» бәйгесе уза. Анда Татарстаның гаиләләре сайлауларга барган фотолары белән уртаклаша. Фотоконкурсының беренче җиңүчеләре инде билгеле. Арча районыннан Альмир Фәрухов iPhone 17 смартфоны иясе булды. Ул туганнары белән Арча районы Кәче авылында сайлаган.
«Телефон отканымны белгәч, бик сөендем. Иртә белән йокыдан торгач тормыш иптәшем: «Әтисе, миңа айфон отып бир инде», – дип озаткан иде сайлау участогына. Тормыш иптәшем эшкә китте, мин сайлауларга бертуган энем белән бардым. Фотода без энем һәм аның кызы белән. Хатыным башка эшкә барып киләм, сайлауга соңрак барам, диде. Ләкин яңа телефон аңа булачак», – дип уртаклашты ул хис-кичерешләре белән.
- «Гаилә белән сайлыйбыз!» бәйгесе 18, 19 һәм 20 сентябрьдә уза. Анда Татарстаннан барлык гаиләләр дә катнаша ала. Моның өчен фотографияне 18 сентябрьдә 8:00 сәгатьтән 20 сентябрьдә 20:00 сәгатькә кадәр #Всейсемьянавыборы һәм #ТатарстанАлга хештеглары белән чыгарырга кирәк. Конкурста катнашучылар өч Sollers ST8 автомобилен һәм 33 iPhone 17 смартфонын ота ала.
Фото: © «Вконтакте»да «Татарстан алга» төркеме