news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сәйдәш музеенда винил кичәләр: «Милли фаҗига» пластинкасын тыңлап бөекләрне искә алдык

news_top
Сәйдәш музеенда винил кичәләр: «Милли фаҗига» пластинкасын тыңлап бөекләрне искә алдык
Фото: © Рузилә Мөхәммәтова

Салих Сәйдәшев музеенда Винил атналык кысаларында «Милли фаҗига. Айрат Арсланов» пластинкасы яңгырады. Пластинкада Айрат Арсланов Гаяз Исхакыйның Тукайның үлеменә 1 ел үткәч язган «Милли фаҗига» публицистик әсәрен һәм Габдулла Тукай шигырьләрен укый.

Гаяз Исхакыйның бу әсәре һәм гомумән пластинка композициясе буенча аңлатмалар бирергә КФУ студенты, «Мирас» журналының баш мөхәррир урынбасары Ихтыяр Кыямов чакырылган иде.

Кызганыч, музейда кеше аз иде: «Милли фаҗига»ны тыңларга кешенең аз килүе дә бүгенге милли фаҗигамы? Әллә шул ук көнне Татар китабы йортында Айдар Шәйхин лекциясе куелган булуын, Шәрык клубы ишегалдында Taraf төркеме концерты баруын искә төшерсәк, алай ук борчыласы түгелме? Хәер, Ихтыяр Кыямовның туры эфир аша Мәскәү һәм башка шәһәрләр белән дә тоташуын искә алсак, аудитория җыелган иде инде.

«Мәкалә Тукай үлеп бер ел үткәч языла. Тукай үлгәч бик күп язылган, татарлар яшәгән урыннардан бик күп хатлар килгән. Гаяз Исхакыйның Тукай үлеменә багышланган 5-6 мәкаләсе бар һәм аның иң яхшы эшләнгәне – «Милли фаҗига». Бу әсәрне мәкалә дип кенә түгел, әдәби очерк, эссе дип атап була. Бер моментка игътибарыгызны юнәлтәсем килә: бүген Айрат Арсланов яңгыраткан шигырендә Тукай «Рәми» дип Сәгыйть Рәмиевны искә ала, чөнки алар берара дошманлашып алалар, бер-берсенә тәнкыйть сүзләре белдерәләр. Әмма Тукай Әстерханга килгәч, барысын да онытып дуслашалар, яхшы мөнәсәбәтне саклап калалар», – дип аңлатмалар бирде Ихтыяр Кыямов.

Ә инде пластинкага килгәндә, мәкаләдә соңыннан фикер алышыр тема да бар. Чөнки Гаяз Исхакый Тукайны югалтуыбызның төп сәбәпләренең берсе итеп аның ялгызлыгын саный һәм шуны ассызыклап яза: «Габдулланы йөрәк елысы юклыгы, бер татар кызының аны сөймәве, бер татар кызының аны «шагыйрь Габдулла әфәнде Тукаев җәнабләре» димәенчә, Габдулла гына дип карамавы үтерде. Габдулланың хосусый хәятының гына түгел, әдәби тормышының да фаҗигасе менә шунда», дип яза әдип 1914 елда.

«Исхакый үзе дә сизмәстән, күпмедер дәрәҗәдә Зәйтүнә Мәүлүдовага шом төшерә. Зәйтүнәне гаепли башлаучылар була. Янәсе, Зәйтүнә эшне үз кулына алып Тукайны тәрбияләгән булса, яшәгән булыр иде. Бүгенге сүзләр белән әйтсәк, Зәйтүнәгә карата буллинг башлангач, Исхакый аны яклап чыга. Без тыңлаган текстта да: «Бу фаҗигада гаеп кенә бар, гаепле юк», дип әйтә бит», ди Ихтыяр Кыямов.

Винил кичәләр җомга көн – 22 августта Әлфия Авзалова пластинкалары белән дәвам итәчәк. Рәхим итегез!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар