news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сәйдәш музее шәхес тарихы белән чикләнми: җәйге бакчада винил киче һәм коммуналка серләре

Салих Сәйдәшев һәм татар музыкасы музее үзенең яңа программасына презентация ясады: виниллы кич, төнге экскурсия һәм иммерсив моноспектакль. Безнең хәбәрчебез әлеге чарада катнашты.

news_top
Сәйдәш музее шәхес тарихы белән чикләнми: җәйге бакчада винил киче һәм коммуналка серләре
фото: © Михаил Захаров

Салих Сәйдәшев һәм татар музыкасы музее журналистларга һәм блогерларга яңа мәдәни-агарту программаларын тәкъдим итте.

Музей хезмәткәре, дирижер Айдар Ниязов «Винил атналыгы» лекцияләр циклы әзерләгән һәм ул атна дәвамында барачак. Айдар кунакларны музей бакчасында яңартылган винил пластинкалар каталогы белән таныштырды.

Айдар Ниязов: «Безнең «Винил фонды» ачылды һәм без «Винил атнасы»н башлап җибәрәбез. Ул әлегә Милли китапханәдәге кебек зур түгел, безнең татар, рус халык музыкасы, татар классикасы булган 400гә якын пластинкабыз бар. Болар арасында, әлбәттә, Сәйдәш музыкасы зур урын алып тора».

Шулай итеп җәйге кичтә бакчада Әлфия Авзалованың яшь тавышын да, «Шүрәле» балетыннан музыка да, Резеда Әхиярова музыкасын да тыңладык. Әлбәттә инде, Солтан Габәшины тыңламый калмадык – «Кәккүк» беренче татар романсы яңгырады, чөнки Айдар Ниязовны Габәшиның амбассадоры диярлек – аның исемендәге фестивальләр оештырган гаярь егет.

Сәйдәш музее киче «Пәрдә күләгәсендә» спектакль-көндәлеге белән дәвам итте. Музейның үз стационар спектакле барлыкка килгән икән. «Пәрдә күләгәсендә» спектакль-көндәлекнең режиссёры - Әминә Миндиярова.

Әминә Миндиярова кече формалы спектакльләр буенча тәҗрибәле режиссер. Музейларга килгәндә, аның Татар китабы йортында да, Милли музейда да иммерсив спектакльләр чыгарганы бар.

Ә Сәйдәш музеенда туган спектакль өчен - иммерсив спектакль өчен - ТАССРның беренче профессиональ театр тәнкыйтьчесенә әверелгән Рауза Усманованың 13 яшендә алып барган көндәлеге нигез булган. Тамаша музейның барлык экспозиция залларында узып, финал күренеше чәй өстәле янында тәмамлана. Спектакльнең бердәнбер артисты – 13 яшьлек Рауза ролендә – Әмирә Улуташ. Әмирә «Апуш» театр студиясенең Ленин исемендәге мәдәният сараена йөрүче яшь артист. Педагоглары – Зөлфия Вәлиева һәм Миләүшә Шәйхетдинова. Профессиональ артистларның азларының гына хәленнән килә моноспектакль «күтәрү». Гаҗәеп талантлы кыз үз артыннан бер музей тамашачыны ияртеп тә йөртте, ике күзне дүрт итеп каратып та торды. Хәер, Әмирә үзе генә түгел иде, эпизодларда аңа Айдар Ниязов булышты – винил лекциясендәге шортысын тиз генә кәчтүмгә алыштырып алган иде.

Театр тәнкыйтьчесе Рауза Усманованың гаиләсе хәзер Сәйдәш музее булган әлеге ике катлы бина-янкорма белән бәйле. Рауза әти-әнисе, абыйлары, апасы белән шушы коммуналкада яшәгән.

  • Рауза Усманова (1923-2014) - театр белгече, театр тәнкыйтьчесе, педагог, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе. Мәскәүдәге Дәүләт театр сәнгате институтының (ГИТИС) театр сәнгате гыйлеме факультетын тәмамлый (1948). 1953–1954 елларда — Татар академия театрында әдәби бүлек мөдире, 1954–1970 елларда — Казан педагогия институтында, 1970–1990 елларда Казан мәдәният институтында укыта, әдәбият һәм сәнгать тарихы кафедрасы мөдире, профессор.

Спектакль рус телендә бара, чөнки 13 яшьлек Рауза 1937 елда көндәлеген русча алып барган.

Кичә программасы музей хезмәткәре, экскурсовод Алсу Хафиздан музей экспозициясе буенча «13нче йортта яшәүчеләр» дип аталган төнге экскурсия белән тәмамланды. Бу инде күренекле артистлар Ринат Таҗетдинов, Рауза Хәйретдинова, Марсель Сәлимҗановлар, Сәйдәшнең нәсел дәвамчысы Альфред Сәйдәшев – музей язмышлары әлеге йорт белән бәйле булган кешеләрнең истәлекләрен тупланган экскурсия иде.

Экскурсия музей белән театрны тоташтырган ябык коридорда төгәлләнде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар