Сәйдәнең әтисе: «Исем буламы-юкмы – белмибез, тик халык аны белә, таный, безгә шул җитә»
Яшь җырчы, «Голос. Дети» һәм Үзбәкстандагы «Голос» проектлары финалисты Сәйдә Мөхәммәтҗанова беренче зур концертына әзерләнә. Концертта ул шәхси тормышындагы серләрен ачачагын әйтте. Сәйдәнең концертына һәм иҗатына кагылышлы сорауларга җаваплар матбугат конференциясендә яңгырады.
Сәйдә Мөхәммәтҗанова 2015 елда «Голос. Дети» проекты аша чәчрәп чыкты һәм аны бөтен җирдә дә әлеге проект белән бәйләп тәкъдим итәләр. Сәйдә инде хәзер 14 яшьлек үсмер түгел – 23 яшьлек шәхес. Быел ул үзенең мөмкинлекләрен тагын бер проект аша дәлилләде: Үзбәкстанда узган «Ovoz» проектында катнашты. Безнең өчен ул – финалист. Бүген ул үзенең озакламый узачак концертына әзерләнә.
Матбугат очрашуында Сәйдә Мөхәммәтҗанова үзе, әтисе һәм продюсеры Айрат Мөхәммәтҗанов һәм концертның режиссеры Гөлназ Сәфәрова катнашты. Беренче чиратта Айрат әфәнде кызының узган концертларын искә алды.
Сәйдә 2001 елда туды. Беренче чыгышларын ул Алсу Зәйнетдинова (АсылъЯр – минем укучым) һәм Габделфәт Сафин белән башлаган иде. Шул вакытта сәләтен күреп, үзем өчен авыр булса да, аның белән шөгыльләнергә уйладым. Казаннан Урал ягына – Югары Пышма (Свердловск өлкәсе – авт.) шәһәренә күчеп киткәч, ул музыка мәктәбендә укыды. 9 яшендә беренче концерты музыка мәктәбе сәхнәсендә булды. Икенче концерты 13-14 яшендә Халыклар дуслыгы йортында булды. «Сәйдә дусларын чакыра» дип аталган иде. «Голос. Дети» проектыннан кайткач, «Туган авылым» базасында 2 сәгатьлек иҗади концерты булды. 3 ел элек Санкт-Петербургта концерты булган иде. Аның концертлар үткәрүдә тәҗрибәсе бар. Быел февраль һәм апрель аенда, халык соравы буенча, «Чулпан» мәдәният үзәгендә концертын үткәрдек. Зур юлның нәтиҗәсе – булачак концерт, – диде ул.
«Сәйдәнең шәхси тормышын ачарга тырыштык»
Бу – Сәйдәнең беренче масштаблы концерты, – ди Гөлназ Сәфәрова. – Концерт концепциясе буенча Сәйдәне икенче яктан да күрсәтергә телибез, ягъни милли һәм заманча булуын. Сәйдәне тулаем ачасы килә, чөнки «ул татар халык җырларын, башка халыкларның җырларын гына башкара, заманча түгел» дигән фикер ишетергә туры килә. Юк алай түгел. Без моны дәлилләргә телибез.
Ни өчен «Ярату» дип атала? Сәйдә – бик эчтәлекле җырчы. Режиссер буларак, мин һәрвакыт эчтәлек эзлим, концерт буш булырга тиеш түгел. Кеше уйлану, фәлсәфи-риторик сораулар белән кайтып китәргә тиеш. Безнең тормышта бөтен әйбер ярату белән бәйле. Татарда «ярату» – бик тирән, эчтәлекле сүз. Сәйдә монда «мин яратам туган җиремне» дип кычкырып әйтми. Яратуны өлешләп җиткерергә тырыштык.
Беренче блок – туган телне һәм туган илне ярату турында. Сәйдә – татар телен, Татарстанны бөтен дөньяга танытуга үз өлешен керткән кыз. Икенче өлеш – нәсел һәм туганнарны ярату. Тамырларыбызның мөһим булуын күрсәтәбез. Өченче өлештә ярату – хисләр. Егеткә карата булган гашыйк булу хисләре. Монда без Сәйдәнең шәхси тормышын ачарга тырыштык. Без анда Сәйдәнең йөрәге бушмы, юкмы икәнен әйтәчәкбез. Дүртенче өлештә Сәйдәнең «Эсперанто» альбомы презентациясе булачак. Монда Сәйдәнең музыкага карата яратуын күрсәтәбез. Безнең төп теләк – кеше һәр пункт турында уйланып, йөрәге ярату белән тулып кайтып китсен иде.
Концерт программасын төзегәндә, аудиторияне дә күзаллыйбыз. Минемчә Сәйдәнең аудиториясе – акыллы, затлы интеллигенция. Алар дөньяви музыка белән кызыксына, чит ил музыкасын да тыңлый, чагыштыра, алар тамырларына тугры, милләт өчен тырышучылар, «татар» дип яшәүчеләр. Татар интеллигенциясе.
Сәйдә үзе исә репетицияләрнең ничек баруын сөйләде. «Эсперанто» дип аталган альбомының үзенчәлекләрен дә әйтеп китте.
Әзерлек бара, 2 атна вакыт калды. Репетицияләр башланды, көн саен вокал дәресләренә йөрим. Концертта «Мирас» инструменталь ансамбле булачак, тиздән алар белән дә репетицияләр башлана. Барысы да яхшы, әмма бу көннәрдә генә форс-мажор булды: кызганыч, концертка чакырылган үзбәк кунагыбыз килә алмый. Без паникага бирелмибез, чөнки башка матур чыгыш булачак.
«Эсперанто» альбомына килгәндә, 2014 елда «Голос. Дети» проектында катнашканда икенче этапта кызлар белән «Аллилуйя» җырын башкарган идек, ул бик күп караулар җыйды, кайтавазлар килде. Бер 3 ел элек яңа аранжировка ясарга булдык, чөнки бу җыр балалар тавышым белән таралды. Без аны үзгәртергә булдык. Бу проектның төп илһамландыручысы – Искәндәр абый Мостафин. Барлык аранжировкаларны ул үзе эшләде. «Аллилуйя» җырыннан соң безгә Мәскәүдән заказ килде. Бер дөнья хитын рус, татар, гарәп, инглиз телендә ясау. Без «The Beatles – Let it be» җырын алдык. Сез аны гарәп телендә күз алдына китерә аласызмы? Узган елда Кытай форумы өчен кытай-татар җырын ясадык. Шулай итеп, альбомда 10 телдәге җыр тупланган. Кытай, гарәп, норвегия, үзбәк, кырым татар телендә җырлар бар. Безнең максат – халыкара дуслыкны күрсәтү. Музыка – универсаль тел, – дип сөйләде ул.
Сәйдә экспромт рәвештә альбомга тупланган җырлардан попурри башкарып китте. Аның концертында да төрле телләрдәге җырлар яңгыраячак.
Параллель рәвештә Сәйдә «Чулпан» мәдәният үзәгендә булачак «Йосыф – Зөләйха» спектакленә дә әзерләнә. «Әйе, кеше күп әйберне белеп бетерми, мин тагын бер премьерага әзерләнәм. Бераз гына авыррак, дөресен генә әйткәндә. Ике премьерага да ныклап, яхшылап әзерләнәсе килә. Минем әле магистратура да бар. Минем анда әле барганым да юк, кызганыч. Барысына да өлгерәсе инде, минем башка чара юк», – диде ул.
«Атказанган артист» исеме формалашкан кешегә генә бирелә ала»
Әле бу көннәрдә генә социаль челтәрләрдә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе һәм «Интертат» электрон газетасының баш мөхәррире Рәмис Латыйпов Сәйдәгә «Татарстаның атказанган артисты» исеме бирелмәү турында фикерен җиткерде. Ул «Голос.Дети» проектында катнашкан башка милләт кызларына исем бирелүне дә искә алган иде. («ВКонтакте» социаль челтәрендә тулы текст белән таныша аласыз). Комментарийларда «Сәйдә күптән атказанган исеменә лаек», «Сәйдә исем өчен дип эшли торган җырчы түгел», «Күңелләрдә ул күптән халык артисты инде» дигән фикерләрне язып калдырганнар. Шуңа бәйле рәвештә Сәйдәнең әтисенә сорау яңгырады: ул кызына исем бирелмәүгә ничек карый?
«Голос. Дети» проектыннан соң, Чечня кызы Раяна Асланбековага «Чечняның атказанган артисты» исеме бирелде. Ул Сәйдә белән якынча бер яшьтә. Чечняда «баһадирларына» башка караштыр инде. Ингуш кызы Рагда Ханиева проектта шулай ук финалга чыкты, 16-17 яшь булса да, «Ингушетиянең атказанган артисты» исемен алды. Бу турыда мәкаләдә дә язылган иде. Әти буларак хисләнеп китәсең, ник аларга бирделәр, безгә бирмәделәр, дигән кебек. Ул барыбер күңелне кытыклый.
Аннан соң миндә шундый фикер туды: кешенең музыкаль шәхес буларак тупланып бетүе кирәк. 16-17 яшьтә ул тупланмаган әле. Алар республиканы таныттылар, республика аны бәяләде, ләкин, җырчы буларак, бу кызлар әле формалашып бетмәгән иде, минем кыз кебек. «Атказанган артист» исеме формалашкан кешегә генә бирелә ала, дигән фикергә килдем. 16 яшьтә «атказанган артист» исемен ала, ә үсеп җиткәч, бәлки, башка юл белән китәр, җырламас та, ә исем артыннан бара.
Сәйдә, Аллаһка шөкер. «Голос. Дети» проектыннан соң күпме чарада чыгыш ясады. Халыкка ничек итеп тәкъдир итәргә дип сорыйлар иде, «Голос. Дети» финалисты, дип әйтә идек. 18,19... 23 тулды, ә без әле дә шулай җавап бирә идек. 40 яшь тулгач кем дип әйтербез дип уйлый башладым. «Голос. Дети» финалисты? Кызык. 1 ел элек Сәйдә Казахстандагы «Голос»та катнашырга тырышты, тик кабул итмәделәр. Гомумән, проект Казахстанда иҗтимагый резонанс тудыра алмады. Үзбәкстанга гариза җибәрде – күрделәр, чакырдылар, кастингларны үтте... Финалга җитте диярлек. Финал алдыннан төп җиңүче белән арасы 3 кенә процент иде. Хәзер инде «Голос. Дети» һәм Үзбәкстандагы «Голос» проектлары финалисты, дибез. Боларны ул үзе яулады, аның казанышы.
Атказанган исеменә килгәндә, мин яшереп тормыйм, Ташкенттан кайткач, документларны әзерләргә, дип әйттеләр. Без аның эш урынына, шәһәр филармониясенә тапшырдык, ә нинди кайтаваз булуын Ходай гына белә. Исем буламы-юкмы – белмибез, тик халык аны белә, таный, безгә шул җитә.
5 яшендә Сәйдә мөнәҗәт, бәетләр башкарды. Аннан халык җырларына кереп китте. Шулай аның имиджы тупланды – тыйнак татар кызы. Концертта Сәйдәнең заманына тәңгәл булган кыз, шәхес тә икәнен күрсәтергә тырышабыз. Бу – икенче якка аяк басуыбыз. Аның җырлары хәзерге заман битлары белән дә булырга тиеш, дибез, ягъни яшьләрне дә үзенә җәлеп итәргә тиеш. Ул 2 көн элек генә Ташкенттан кайтты, китәр алдыннан студиядә үзбәкчә җыр яздырдылар, ул заманча була, дип уйлыйбыз. Безнең максат – аудиторияне киңәйтү. Заманча битлар белән татар җырын таныту максаты башка җырчылар алдында да тора. Алда зур эш тора әле, – диде ул.
«Сәйдәнеке барыбер сер булып калачак»
Сәйдәнең концертта шәхси тормышының пәрдәсен бераз ачарга җыенуы турында әйтелде. Ул шәхси тормышын сер итеп тота әлегә. Концертта ни дәрәҗәдә серләр ачылуы да кызыксындырды.
«Шәхси тормышка килгәндә, соңгы 2 елда миңа бик күп сораулар килә, күп кеше кызыксына. Зур концертымда җавап бирергә булдым. Җавапны концертка килгәч белерсез», – диде ул.
Сәйдәнең әтисе: «Ләкин бу, аннан соң, бөтен җырчылар кебек, бөтен булган шәхси тормышны социаль челтәрләргә салып ату дигән сүз түгел.Аерым бер яссылык, пәрдә дигән әйбер булырга тиеш», – дип өстәде.
Гөлназ Сәфәрова да бераз ачыклык кертте. «Концертта «минем егетемнең исеме шулай, менә аның фотосы, без 3 ел да 4 ай йөрибез, без 3 тапкыр сүзгә килгән идек, аннан соң татулаштык» дигән формада әйтмибез. Ул бик нәзакатле, фильм сюжеты формасында булачак. Һәр кешенең күңелендә җылы төсмер калдыра торган. Кеше ул моментта Сәйдәнең егете турында түгел, ә үзенекен күз алдына китереп «минем андый кешем бар бит» дип уйлап утырачак. Без һәр кешенең йөрәгенә «кармак салырга» тырыштык, ә Сәйдәнекен ачып салырга түгел», – диде ул.
«Сәйдәнеке барыбер сер булып калачак», – дип йомгаклады бу теманы әтисе.
Концертта җырчы милли һәм заманча образда чыгыш ясаячагын әйттеләр, шуңа бәйле рәвештә «кайсы стиль якын» дигән сорау булды.
«Элек, милли образ якынрак, дияр идем. Хәзер, үсә баргач, миңа озакламый 24 яшь тула, күбрәк заманча образ якын», – диде җырчы.
Минем шуны өстисем килә, – диде Айрат әфәнде. – Һәр яшьнең үзенең халәте бар. Хәзер яшьләрчә битлар эзләсәгез, гаилә, балалар булгач, тамырларга кайтасыз. Бу – гармоник рәвештә кешенең үзендә бара, – диде.