news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Саҗидә Сөләйманованың 100 еллыгы уңаеннан «Гөлбадран» повесте яңадан басылды

Быел шагыйрә Саҗидә Сөләйманованың тууына 100 ел тулды. 3 октябрьдә Әлмәттә татар җәмәгатьчелеге аның һәйкәле янына җыелды, соңыннан Яшьләр үзәгендә шагыйрәнең «Гөлбадран» дип аталган повестеның яңа басмасы тәкъдим ителде.

news_top
Саҗидә Сөләйманованың 100 еллыгы уңаеннан «Гөлбадран» повесте яңадан басылды
Фото: Әнвәр Маликов архивыннан

Ел саен октябрь башларында бер төркем язучылар, журналистлар, татар әдәбияты белән кызыксынучылар Әлмәт шәһәрендә җыела. Моның бик матур сәбәбе бар – 1926 елның 3 октябрендә татар әдәбиятында хатын-кызларга сукмак салучы Саҗидә Сөләйманова дөньяга килә.

Узган ел Әлмәткә Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия тапшыру тантанасына килгән идек. Әлеге бүләкне «Татнефть» һәм Татарстан Язучылар берлеге ике елга бер тапкыр тәҗрибәле язучыларга, шулай ук югары уку йортларында һәм көллиятләрдә белем алучы студентларга тапшыра.

Саҗидә Сөләйманованың килене Асия Маликова премиянең шагыйрәнең исемен танытуга ярдәм итүен, яшь иҗатчылар өчен дә яхшы этәргеч булуын әйтте.

Быел юбилей елы уңаеннан «Рухият» нәшрияты «Гөлбадран» повестен татар һәм рус телләрендә яңадан бастырып чыгарган. Китапны тәкъдим итү кичәсендә Әлмәт театры әсәр нигезендә театральләштерелгән тамаша әзерләгән.

«Гөлбадран» повестен татар һәм рус телләрендә бер китапка тупладык»

Фото: Әнвәр Маликов архивыннан

«Әсәрдә моңа кадәр басылмаган автор кулъязмасының аерым өзекләре торгызылды»

«Гөлбадран» повесте автобиографик элементларга бай. Төп герой Бибиса кебек, Саҗидә Сөләйманова да гомеренең соңгы елларында онкология авыруы белән көрәшә. Әсәрдә талантлы хирург-экспериментатор, аның пациенты - театр йолдызы Бибиса, яшь онколог һәм аларның хезмәттәшләре язмышы сурәтләнә. Повестьның беренче өлешендә мәхәббәт, хезмәт, шәхси мөнәсәбәтләргә урын бирелсә, икенче өлешендә яман шешкә каршы көрәш төп урынга чыга.

«Татнефть» хәйрия фонды директоры Эльмира Газизова яңа басманы чыгару идеясе белән Саҗидә Сөләйманованың улы Әнвәр Маликов мөрәҗәгать итүен әйтте.

«Кабат бастырып чыгарганда, әсәрне татар һәм рус телләрендә бер китапка тупладык. Татарча нөсхәдә моңа кадәр басылмаган автор кулъязмасының аерым өзекләре торгызылды. Ә рус телендә укучылар өчен яңа тәрҗемәне Әнвәр Маликов үзе әзерләде», - дип сөйләде ул.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе, халык шагыйре Ркаил Зәйдулла фикеренчә, «Гөлбадран» әсәрендә шагыйрь каләме өчен хас булган үзенчәлекләр бар.

«Мәсәлән, «күзләрең синең төпсез кое» кебек юлларда әсәрне шагыйрь язганлыгы сизелеп тора. Саҗидә апа прозага күчкәнче үк сәләтле шагыйрә буларак танылган иде. Әгәр дә озаграк яшәгән булса, талантлы прозаик булып та җитешер иде.

Бу тема татар әдәбияты өчен ят түгел. Мәсәлән, Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» әсәре бар. Ләкин Саҗидә Сөләйманова табибларның үзара мөнәсәбәтләрен, аларның нечкәлекләрен тирәнрәк бирә.

Әсәрдә кешелеклелек турында сүз бара. Кеше шундый авыр хәлдә дә, үлем янаганда да яшәргә омтыла. Шушы яктылыгы белән ул безнең татар әдәбиятында үз урынын алды», - дип аңлатты язучы.

«Тантаналы чара шагыйрәнең һәйкәленә чәчәкләр салудан башланып китте»

Фото: Камилә Билалова

Әсәрне язу өчен, хастаханәгә операция барышын карарга йөри

Яңа басмада татарча текстның мөхәррире, Саҗидә Сөләйманованың килене Асия Маликова исә «Гөлбадран»ны кабат бастыру идеясын китапны укырга теләүчеләрнең күп булуы белән бәйләде.

«Соңгы вакытта бик күп кеше онкология белән авырый. Шушы әсәрне укып, алар: «Безгә Саҗидә апаның хис-кичерешләре шундый таныш», - диләр. Фатыйма исемле апа бездән бик үтенеп әлеге китапны сорады, без аңа бирдек, әлбәттә. Әсәрне ул өч тапкыр укып чыккан. Безгә күп тапкыр шалтыратып, рәхмәтләрен әйтте. Соңгы тапкыр сөйләшкәндә, тавышы бик зәгыйфь иде инде. Берничә көннән соң таныш кызым аның үлеме турында хәбәр итте. Ул бүлмәдә йөреп торганда егылган, хастаханәдә тикшергәннән соң аның үзендә дә онкология булуын әйтәләр.

Тормышта бик авыр хәлләр була, кешеләрдә бернинди дә яшәү мәгънәсе калмый хәтта, ә автор шундый хәлдә дә үзендә яшәү көче тапкан образны гәүдәләндерә. Баш героиня Бибиса анда бары тик тышлык кына, ә аның эчендә барган хис-кичерешләр - бөтенесе Саҗидә Сөләйманованыкы. Һәм анда бернинди фантазия юк, бу әсәр - кешенең үзенең кичергәннәре.

Саҗидә Сөләйманова операцияләргә кадәр йөри, барысын җентекләп өйрәнә, хәтта анестезиолог урынында да тора. Үзе операция кичергән кеше булса да, хастаханәгә операцияләргә дәрескә йөргән кебек йөри бит ул», - дип бүлеште Асия ханым.

«Әлмәт театры әсәр нигезендә театральләштерелгән тамаша әзерләгән»

Фото: Камилә Билалова

«Аны «матур апа», «курчак апа», «әкият апасы» дип искә алалар»

Хәзерге вакытта Саҗидә Сөләйманованың 100 еллыгы уңаеннан «Саҗидә» документаль-нәфис фильмының съемкалары да бара. Фильмның режиссеры Александр Далматов әйтүенчә, тагын 6-7 көн төшерсәләр, октябрьдә төшерү эшләре тәмамланачак.

«Башкортстанның Тәтешле районында булганда, мин бер әйберне аңладым: андагы авылларда шул хәтле Саҗидә Сөләйманованы яраталар. Ул анда 1944-1946 елларда укытучы булып эшли. Мин аның 90 яшьтән узган укучыларын таптым. Алар хәзерге көнгә кадәр аны «матур апа», «курчак апа», «әкият апасы» дип искә алалар. Ул шул хәтле матур була авыл кешесе өчен. Алар видеода хәтта: «Без аны әкияттән килгән дип уйлый идек», - диләр.

Шул укучыларның 40–50 яшьлек оныклары да Саҗидә Сөләйманованы белә. «Шул вакытта аңа икенче бер шагыйрь гашыйк була бит», - диләр. Мин сүз Әдип Маликов турындадыр дип уйлаган идем, ә ул Әнгам Атнабаев булып чыкты. Ул Саҗидә Сөләймановага хатлар да, шигырьләр дә язып карый. «Ләкин матур апа теге шагыйрь абыйга мәхәббәт белән җавап кайтармады», - ди алар», - дип сөйләде ул.

Кичә фильмнан кыска гына өзекне күрсәтү белән тәмамланды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар