Сәйдә Мөхәммәтҗанованың Казандагы концерты: «Галәмгә олы йөрәкле кешеләр кирәк»
10 февраль көнне «Чулпан» мәдәният үзәгендә кайчандыр «Голос.Дети» проектында беренче адымнарын ясаган сандугачыбыз Сәйдә Мөхәммәтҗанованың «Галәм» дип исемләнгән концерты узды. «Интертат» чарадан репортаж тәкъдим итә.
Гадәттә, җырчының концертына бер яшь тирәсендәге тамашачы җыела, әмма Сәйдә Мөхәммәтҗанованың концертында киресенчә иде. Ул – төрле катлаумны: балаларны, студентларны, урта яшьтәгеләрне, апаларны, абыйларны һәм шактый өлкән буын вәкилләрен бер залга җыйды.
Концерт аншлаг белән үтте: башта буш урыннар күренгәләсә дә, ахырга таба, соңга калып килүчеләр урнашып беткәч, алма төшәр урын да калмаган иде.
Әйтеп узарга кирәктер, концерт 2е өлештән тора иде. Беренче бүлектә – татар халык, автор җырлары башкарылды, ә икенче бүлектә – башка халыкларның җырлары.
«Галәмгә олы йөрәкле кешеләр кирәк»
Утлар сүнде, пәрдәләр ачылды, оркестр уйный башлады, һәм сәхнәгә ак күлмәктән, озын толымлы, моңлы тавышлы Сәйдә күтәрелде. Халкыбызның милли аһәңнәре, салмак, дәртле һәм автор җырлары яшь, самими кызның мәхәббәт, тормыш мәгънәсе, тирә-юньдәге матурлык турындагы уйланулары һәм шигырьләр белән үрелеп барды.
«Кеше, сөю хисе белән янганда, үзендә тау күчерерлек көч тоя һәм күчерә дә. Менә шундый гайрәт һәм батырлык өсти кешегә мәхәббәт хисе. Ничек яратып һәм яратылып яшәүдән баш тартырга була, ди. Юк, әлбәттә. Мәхәббәтсез тормыш – ул төссез чәчәк, тозсыз ризык, кояшсыз күктер. Ярату хисе дөньяга һәм кешенең үзенә матурлык өсти, яшәү мәгънәсе бирә».
«Берәүләр гел зарлануда, икенчеләр, әйтик, гел җырчыларны тәнкыйтьли, ә кайберәүләр һәр яңа көнгә шатланып, шөкер итеп яши. Әйдәгез, бер-беребезгә матур сүзләр әйтик, дәртле җырлар җырлап күңел күтәрик, чөнки галәмгә олы йөрәкле кешеләр бик тә кирәк».
Концертта чакырылган кунак та бар иде. Ул – Башкортстан татары, җырчы, музыкант, спортчы һәм Сәйдә Мөхәммәтҗанова белән күпчелек дуэтлар башкарган Илнар Шәрәфетдинов. Яшьләр дуэт башкарганда, янымда утырып торучы апалар, беренче мәхәббәтләрен, сөйгәннәрен искә төшереп, күз яшьләрен дә сөртеп алдылар. Әмма хис – хис белән дигәндәй, ләкин апага «туганнар» группасына җибәрер өчен видео төшерергә кирәк. Бер кулы белән видео яздыра, икенчесендә кулъяулык белән күз яшьләрен сөртә... Концертны башыннан ахырына кадәр телефон экраны аша карап һәм яздырып утыручы апалар булганда, операторлар да кирәк түгел инде.
Беренче өлеш тәмамланыр алдыннан, Сәйдә сәхнәгә Уфадан килгән Ариана исемле кызны чакырды. Ул социаль челтәрдә аның белән бергә җыр башкарырга теләвен язган була. Сәйдә Арианадан «Хәлләрең ничек?» дип сорагач, кыз җавап бирмичә торды. Тамашачы «ояладыр инде сабый» дип уйлый башлаган булгандыр инде. Әмма сәбәп оялуда түгел, ә телне аңламауда булып чыкты. Русча сорагач, кыз шатырдатып җавап та бирде, «Суда-суда» җырына кушылып җырлады да, биючеләрдән бер дә калышмыйча биеде дә. Кыз бер дә оялып тора торганнардан булмады!
«Аллаһы Тәгаләгә – сәләт биргән өчен, әти-әниемә сәләтемне күреп алган өчен зур рәхмәт»
Икенче өлеш башка халыкларның җырларына багышланды. Гарәп, кырымтатар, төрек, француз, инглиз, кытай, норвег җырларын да Сәйдә югары осталык белән башкарды. Ә «Казан» бию ансамбле башкарган биюләр бөтенләе белән тамашачыны шул илләрнең урамнары, далалары, сахралары буенча сәяхәткә алып китте.
Тамашачылар шаккатып һәм дөньяларын онытып тыңладылар дисәм, бер дә ялгыш булмас. Бары тик бер әби белән бабай гына чит телдәге җырларны һәм биюләрне аңлап бетермәделәр, ахрысы, беренче җырдан соң кайту ягын карады. Төрле буын вәкилләрен бер залга җыеп, 3 сәгатьлек концертны бер сулышта карарлык итеп ясауның авырлыгы нәкъ менә шундадыр инде. Ләкин 3 сәгать буена татар халык җырларыннан гына торган концертны карау тамашачыны арытыр иде, ә икенче өлештә чит телдә башкарылган җырлар, башка биюләр һәм костюмнар яңа концертка килеп утырган сыман тәэсир тудырды.
Соңгы җырын Сәйдә туган телебезгә багышлады һәм концертын рәсми булмаган гимныбыз «Туган тел» җыры белән тәмамлады.
«Артист өчен Казанда, үз туган җирендә шәхси концертларын үткәрү – ул зур бәхет. Минем зур рәхмәт әйтәсем килә, беренчедән, Аллаһы Тәгаләгә – сәләт биргән өчен, әти-әниемә – сәләтемне күреп алган өчен, әлбәттә, барлык туганнарыма, дусларыма. Дустыма дигәндә, Искәндәр абый (Искәндәр Мостафин – тавыш режиссеры – ред. «Интертат») сиңа чиксез рәхмәтемне белдерәм! Шулай ук концертымның сценариен язучы Илсөяр апа Шиһаповага, «Казан» бию ансамбленә, «Казан нуры» халык уен кораллары оркестрына, аның сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Рәсим Ильясовка, концертның төп режиссеры, Казан шәһәр филармониясенең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Чулпан Закировага һәм, әлбәттә, тамашачыларым, сезгә зур рәхмәтләремне җиткерәм», – дип саубуллашты Сәйдә.
«Моң – ул татар халкының булган хис-тойгылары»
Концерттан соң Сәйдә белән сөйләшеп алдым.
Концертка әзерлек ничек барды?
Әзерләнү процессы бик каты барды, ләкин, миңа калса, безгә репетиция бераз җитмәде. Репетицияләр күбрәк булган саен, сәхнәдә дә үзеңне яхшырак хис итәсең, ышаныч барлыкка килә. Ә без декабрьнең башында әзерләнә башладык концертка. 2 ай эчендә әлеге программаны төзедек.
Безнең концепция буенча, беренче бүлектә татар халык һәм автор җырлары, ә икенче өлештә дөньякүләм, башка халыкларның җырлары булырга тиеш иде. Чөнки минем тиздән «Эсперанто» дигән альбом чыга, ягъни анда икенче бүлектәге җырлар тупланачак. Һәрбер җырны әзерләү ул, әлбәттә, 1 айдан күбрәк вакытны таләп итә. Без бит бүген генә яшәмибез, ул җырларны туплау эшен 2 еллар элек башладык.
Артист чыгыш ясый-ясый шомара, диләр, әмма чыгыш ясар алдыннан булган дулкынлану беркая да китмидер. Ничек дулкынлану белән көрәшәсең?
Иң башында, «Гөлҗамалны» җырларга чыкканда, дулкынлану хисе булды. Дулкынлану хисеннән башка артист кеше – артист түгел инде. Дулкынлану – ул үзенә күрә бер төрле хисләр өсти. Башлаганда бераз дулкынланасың, аннары процесска бирелеп китәсең.
Искиткеч костюмнарың кемнән?
Бөтен костюмнарның авторы– Луиза Скипина. Аңарда гына тектерәм.
Концертка әзерләнү, магистратурада уку һәм филармониянең солисткасы булу зур җаваплылык һәм көч таләп итә. Ничек барысына да өлгереп бетәсең?
Магистратурада уку – ул бакалавриат түгел, парлар да әзрәк, җиңелрәк тә. Шуңа күрә хәзер бөтен вакытымны иҗатка, концертларны оештыруга, альбом чыгаруга бирәм.
Казан шәһәр филармониясенең солисткасы булу нәрсә бирә һәм нинди җаваплылыклар бар?
Беренчедән, исем бирә – Казан шәһәр филармониясенең солисткасы. Шулай ук филармониядә эшләү – ул зур тәҗрибә, чөнки мин үземнең шәхси концертларымны гына бирмим, ә башка концертларда да катнашам, «Зәңгәр шәл»дә Мәйсәрәне уйныйм.
Күптән түгел Миланда һәм Парижда булдың. Нинди максатлар белән барган идең?
Туристик максаттан – Ауропаны карау өчен.
Алга таба нинди планнар?
Без «Чулпан»да тагын өстәмә концертлар үткәрергә уйлыйбыз. Һәм альбомнар өстендә эшне дәвам итәргә.
Блиц-сораштыру
Җырчы булмасаң, кем?
Укытучы.
Яраткан өч китабың?
Г.Кутуй «Тапшырылмаган хатлар», Д.Лондон «Алая чума», М.Булгаков «Мастер и Маргарита».
Яраткан җырчың?
Димаш Кудайберген.
Тарихи шәхесләрдән кем белән очрашырга теләр идең?
Габдулла Тукай.
Синең өчен моң – ул ...
Ул татар халкының булган хис-тойгылары.
Тамашачы фикере
Гамзә Нур (IX Халыкара олимпиаданың Гран-при иясе, Казан федераль университеты аспиранты):
Сәйдәнең концертын мин күптән көтә идем. Ул «Голос.Дети» проектында катнашканда, мин мәктәптә укый идем. Без сыйныфташларым белән аның җиңүенә бик шат булдык. Аннан соң мин аның җырларын тыңлауны дәвам иттем һәм Истанбулда без аның белән таныштык. Шунда мин аңа: «Концертың булса, килергә телим», – дидем. Мин хәзер Казанда яшим, һәм Сәйдәнең концертына да килергә насыйп булды. Татар киемнәре, читекләре, бизәкләре бик матур, Сәйдә үзе дә һәм тавышы да бик матур. Ул татар мәдәниятен бик матур яктан күрсәтә!
Укытучы, филолог (исемен әйтергә теләмәде):
Бүгенге көн татар эстрадасында халык җырларын югары дәрәҗәдә башкара алу мөмкинчелеге булган җырчылар бар. Әйтик, мин бик яратам Зәйнәб Фәрхетдинованы, аның кебек тавышлы җырчылар бик сирәк. Зәйнәб Фәрхетдинова җырлаган вакытта аның һәрбер авазы моң булып яңгырый, шушы хәлне бүген Сәйдә Мөхәммәтҗановада да күзәтәм. Ул бөтен Россиягә безнең республикабызны танытты, һәм татар халык җыры белән чыгыш ясап, таң калдырып, үзенә гашыйк итте. Дөресен әйтергә кирәк, татар кызларына хас гүзәллеге, чибәрлеге, матурлыгы, югары дәрәҗәдә тыйнаклылык катыш әдәплелек аңкып торган үз-үзен тотышы, табигыйлеге бар. Караган вакытта аны кеше сизә, аны ясалма эшләп булмый. Ул – табигый, һәм шул тавышының, кыяфәтенең табигыйлеге белән тамашачыларны әсир итә. Анардан сафлык аңкып тора.