Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сәидә Мөхәммәтҗановага «Татарстанның атказанган артисты» исеме бирелде

news_top_970_100
Сәидә Мөхәммәтҗановага «Татарстанның атказанган артисты» исеме бирелде
«Татар-информ», Салават Камалетдинов

Җырчы, «Голос. Дети» проекты финалисты Сәидә Мөхәммәтҗанова «Татарстан Республикасының атказанган артисты» исеменә лаек булды. Бу хактагы карарга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйган. Бу хакта «Интертат»ка Сәидә Мөхәммәтҗанова үзе хәбәр итте.

Сәидәгә гыйнварда 24 яшь тулды, җырчыга бу исем музыка сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен бирелгән.

«Мин әле генә студиядән кайттым. Миңа шалтыраталар Мәдәният министрлыгыннан. Миләүшә апа шалтыратып әйтте, котлыйбыз, диде. Нәрсә белән котлыйсыз, дидем. «Сез бит инде атказанган артист булдыгыз, бу хакта бөтен җирдә язалар, мин елап беттем, сез күптән бу исемгә лаек», – ди. Мин үзем бу документны иртән алган идем, әмма мин ул мәгълүматны чыгармадым. Мин үзем бик шат, әти-әнием дә бик куанды, минем белән горурланалар. Миңа бу мактаулы исемне бирүгә катнашы булган һәркемгә зур рәхмәт. Минем командама, беренче чиратта, әти-әниемә», –диде Сәидә «Интертат»ка.

Сәидә Мөхәммәтҗанова 2001 елның 12 гыйнварында Казан шәһәрендә туа. Балачактан ул милли сәнгатькә тартылып үсә: 5 яшеннән үк «Ак калфак» фольклор ансамблендә җырлый башлый.

Әтисе Свердловск өлкәсенең Югары Пышма шәһәрендә имам булып эшләгәч, гаиләсе белән Уралда яшәргә туры килә. Әмма 2012 елда алар кабат Казанга күченәләр, шунда Сәидә Идел буе районындагы 22нче музыка мәктәбендә белем ала.

Үзенең сәләте һәм тавыш үзенчәлеге белән ул татар музыка дөньясында тиз таныла. 2020 елның декабрендә Сәидә Казан шәһәр филармониясенә эшкә урнаша һәм профессиональ сәхнәдә чыгыш ясый башлый.

Сәидә үзенчәлекле тавышы һәм башкару осталыгы белән бик күп тамашачының мәхәббәтен казана. Ул республика һәм халыкара дәрәҗәдәге төрле конкурсларда катнашып, зур уңышларга ирешә:

2014 елда ул «Созвездие – Йолдызлык» фестивалендә гран-при иясе була.

2015 елда Россиянең Беренче каналы үткәргән «Голос. Дети» («Тавыш. Балалар») проекты лауреаты булып таныла.

2024 елда Сәидә Үзбәкстанның «Zoʻr TV» телеканалында уздырылган «Ovoz» («Голос») вокаль бәйгесендә катнаша. Ул «Гөлҗамал» татар халык җырын а`капелла башкарган чыгышы белән тамашачыны таң калдыра.

Аның чыгышының «The Voice of Uzbekistan» «YouTube» каналында урнаштырылган видеосы 4 көн эчендә 537 меңнән артык карау җыя. Ярымфиналда көндәше Шохрухмирзо Ганиев 48,9% тавыш җыя, ә Сәидәнең тавышлары нибары 3%ка кимрәк булып чыга 45,6%. Шулай да, ул тамашачы йөрәген яулап, «Голос» проектының Голландиядәге төп җитәкчелеге билгеләгән рейтингта иң яхшы башкарылган җырлар исемлегенә керә. Аның «Гөлҗамал» башкаруы атнаның, ә соңрак айның иң яхшы җыры дип таныла.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 7 февраль 2025
    Исемсез
    Сәйдәне чын күңелемнән котлыйм. Аның иҗатын биик яратам.Аңа зурдан - зур уңышлар телим
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100