news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сәйдә Мөхәммәтҗанова: «Татарстанның атказанган артисты – исем генә түгел»

news_top
Сәйдә Мөхәммәтҗанова: «Татарстанның атказанган артисты – исем генә түгел»
"Татар-информ" архивы

Җырчы, «Голос. Дети» проекты финалисты Сәидә Мөхәммәтҗанова «Татарстан Республикасының атказанган артисты» исеменә лаек булуы, бу хактагы указга Татарстан Рәисе кул куюы турында хәбәр иткән идек. Ниһаять, җырчыга әлеге дәүләт бүләге тапшырылган.

«Бүген миннән: «Сәйдә, Россиянең атказанган артисты буласың киләме?» – дип сорадылар. Әлбәттә, бу – минем өчен зур дәрәҗә. Тик мин иң элек – татар кызы, үземнең яраткан Татарстанымда, ямьле Казанымда туган бала. Иң элек үземнең халкым өчен хезмәт итә торган кеше.

Татарстанның атказанган артисты – исем генә түгел, ул минем милләтемә, туган җиремә тугры булуымны күрсәтә.

Рәхмәт, әти-әнием, кадерле тамашачым, минем янәшәмдә булган барлык якын кешеләрем. Яратам, хөрмәтем чиксез», – дип уртаклашты әлеге сөенече белән җырчы.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 27 март 2025
    Исемсез
    Матур, моңло тауышлы ҡыҙ, уңыштар теләйем! Татар йырсылары араһында иң һәләтле йәштәрҙең береһе, артабан да шул даланын юғалтмаһын!
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар