Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сәидә Мөхәммәтҗанова үзбәкчә «Голос»та: «Фәррух Закиров миңа борылырга тиеш түгел иде»

Ерак 2015 елда Сәидә Мөхәммәтҗанова, «Голос. Дети» проектында катнашып, финалга узган иде. Менә 10 елга якын вакыт узганнан соң, ул кабат үзен әлеге бәйгедә сынап карарга булган. Бу юлы Ташкентта. Ни өчен Сәидә Мөхәммәтҗанованың Үзбәкстанның «Ovoz» шоуында катнашырга булуы, жюри әгъзалары фикере турында – «Интертат» язмасында.

news_top_970_100
Сәидә Мөхәммәтҗанова үзбәкчә «Голос»та: «Фәррух Закиров миңа борылырга тиеш түгел иде»
Фото: Видеодан скриншот

«Сәидә Мөхәммәтҗанова татар халкының гәүһәре»

27 апрель көнне Үзбәкстанның «Zoʻr TV» каналында баручы «Ovoz» («Голос») шоуында Казан шәһәре филармониясе солисты Сәидә Мөхәммәтҗанова аʻкапеллага «Гөлҗамал» җырын башкарды. «Ovoz» – ул «Голос» тапшыруының үзбәкчә варианты. 2024 елның 20 апрелендә программаның беренче чыгарылышы дөнья күрде.

Үзбәк шоуының жюри әгъзалары арасында Үзбәкстан Республикасының һәм Татарстан Республикасының халык артисты, легендар «Ялла» төркеме солисты Фәррух Закиров, Үзбәкстан Республикасының атказанган артисты, җырчы Севара Назархан, Үзбәкстан Республикасының атказанган артисты, «Болалар» төркеме солисты Таһир Садыйков һәм Үзбәкстан Республикасының халык артисты, мәдәният министры Озодбек Назарбеков.

Фото: Видеодан скриншот

Сәидәнең чыгышын барысы да бик җылы каршы алдылар. Жюри әгъзалары чыгышның башында ук Сәидәгә таба борылдылар, мәдәният министры Озодбек Назарбеков та, бераз уйланып торганнан соң, аʻкапеллага башкарылган татар халык җыры «Гөлҗамал»ның сихри моңлылыгына каршы тора алмыйча, кызыл төймәгә басты. Сәидә исә үзенең остазы буларак фолк-җырчы Севара Назарханны сайларга булды.

Сәидә Мөхәммәтҗанова чыгышының «The Voice of Uzbekistan» дип аталган «YouTube» каналында урнаштырылган видеоязмасы 523 меңнән артык карау җыйган. Видео астында караучылар «Татар халкының гәүһәре! Чын татар тәрбиясен һәм гореф-гадәтләрен – боларның барысын да син дөньяга күрсәтә алдың», «Ни өчен Сәидә җырлаганда бөтен дөнья татарлары елый? Бу – яшь буын безнең туган телебезне, халык җырларыбызны һәм тарихыбызны кадерли дигән бәхет хисләреннән чыккан күз яшьләре», «Катнашучылар шундый булырга тиеш тә. Проект «Голос» дип атала икән, димәк, тавышны гына бәяләргә кирәк. Һәм монда тавыштан башка берни дә юк, бер нота да инструмент белән башкарылмады» дигән комментарийлар һәм Сәидә белән горурланулары, аның иҗатын 2015 елдан бирле күзәтүләре, аңа уңышлар теләүләре турында язып калдырганнар.

«Төп максатым – ул татар җырын барлык дөньяга таныту»

«Интертат» Сәидә Мөхәммәтҗанованың анда ничек катнашырга карар кылуы, әзерләнүе һәм алдагы турның ничек, кайчан узуы турында үзе белән сөйләште.

Үзбәкстанда узучы «Ovoz» («Голос») проектында катнашу теләге ничек туды?

Минем әлеге проектта катнашуым бер дә көтелмәгән булды. Әнием әлеге проект турында социаль челтәрләрдән күреп алды. «Кызым, Үзбәкстанда беренче ел «Голос»проекты уза, катнашып карамыйсыңмы?» – диде ул. Шулай итеп, мин гариза җибәрдем, аны кабул иттеләр һәм кастингка чакырдылар. Шул рәвешле, «Голос» проектының беренче – күрмичә тыңлау этабына уздым.

Синең өчен җанатарга кемнәр килгән иде? Белүебезчә, бирегә син әти-әниеңнән башка килгәнсең. Алардан башка авыр булмадымы?

Ташкентка үзем генә очтым, әти-әнием Казанда калдылар. Миннән бәйгене оештыручылар: «Синең өчен ярдәм төркемендә җан атучы кешеләр булырмы икән?» – дип сорадылар. Шуннан соң әти Үзбәкстанда яшәүче дуслары белән сөйләшүе һәм аларның минем өчен җан атарга килүләре турында хәбәр итте. Әлеге көнне балалар белән бергә 13 кеше килгән иде, ахры. Аларга бик зур рәхмәтемне әйтәсем килә, чөнки әти-әни булмаганда, чыннан да, бик авыр, ә монда мин ниндидер ярдәмне тойдым, мин үзем генә булмадым, һәм, әлбәттә, бу – миңа булышып торды.

Сәхнә артында әзерлек ничек барды?

Төшерү мәйданчыгына килгәннән соң башта профайлны, ягъни чыгыш ясау алдыннан күрсәтелә торган таныштыру видеоязмасын төшердек. Үземнән һәм гаилә дусларыбыздан интервьюлар алдылар, аннан соң минем чыгыш ясау вакытым да җитте.

Аʻкапеллага «Гөлҗамал» җырын башкардың. Әлеге җырны сайлауның сәбәбе нидә?

«Гөлҗамал»ны башкару – ул минем шәхси карарым иде. Әти-әнигә баштан ук, музыкасыз булса да, аʻкапеллага «Гөлҗамал»ны башкаруымны әйттем. «Гөлҗамал», беренчедән, минем иң яраткан җырым, икенчедән, аʻкапелло җырларга иң уңышлы җыр, дип санадым.

Ни өчен татар җыры, дигәндә? Мин һәрбер интервьюда әйтеп барам, төп максатым – ул татар җырын бар дөньяга таныту, һәм «Гөлҗамал»ны сайлау да шуның белән бәйле.

Фото: Видеодан скриншот

Үзбәкстанда татар телен аңлыйлармы соң? Аралашу вакытында авырлыклар тумадымы?

Төшерү мәйданчыгына килгәндә, мин үз-үзем өчен шундый максат куйдым – барлык интервьюларны, жюри әгъзалары белән сөйләшүне татар телендә алып барырга. Чөнки безнең телләребез әз-мәз булса да охшаш.

Гомумән алганда, ниндидер кыенлык сизмәдем. Киресенчә, бик рәхәт булды аралашулар. Жюри әгъзалары мине, мин аларны аңладым. Әйе, 100 процент түгел, ләкин ниндидер аерым сүзләрне, җөмләләрне аңлап була.

«Фәррух Закиров минем чыгышта борылырга тиеш түгел иде, ләкин ул борылды»

Сәхнәдән үзең белән таныштырганда бик матур итеп татар телендә сөйләдең. Бу – син кабул иткән карар идеме?

Әйе, минем карар иде. Мин үзем белән бик горурландым, чөнки масштаблы, халыкара проектта үземнең туган телемдә сөйләү күңелемә, җаныма шул кадәр рәхәт булды. Үз телемдә сөйләшкәч, жюри әгъзалары да мактады. Мәдәният министры Озодбек Назарбеков хәтта шундый сүзләрне дә әйтте: «Син үз телеңдә шул хәтле яхшы сөйләшәсең. Син – үз халкыңның лаеклы вәкиле».

Сәхнәгә чыгар алдыннан, чыгыш ясаганнан соң нинди хис-кичерешләр кичердең?

Сәхнәгә чыккач, әлбәттә, дулкынлану хисе бар иде, юк түгел. Бу – минем чыгышымда да сизелә, чөнки әлеге көнне мин 3 сәгать кенә йокладым. Төнге 3:00 Ташкентка килдем, аннары урнашып беткәнче сәгать 5:00 тулды, ә көндезге 11дә мәйданчыкка килеп җитәргә кирәк иде. Шул сәбәпле дә арыганлык хисе сизелде.

Репетиция ясаган вакытта, мәсәлән, миңа үземнең чыгышым күбрәк охшаган иде, ләкин мин барыбер үзем белән канәгать, чөнки аʻкапелло җырлау җиңелләрдән түгел, һәм мин бик авыр җыр сайладым, «Гөлҗамал»ны барлык кеше дә җырлый алмый. Иң мөһиме – үзең белән канәгать булу.

Остазларның барысы да борылыр дип көткән идеңме? Һәм ни өчен Севара Назарханны остазың буларак сайларга булдың?

Әлбәттә, юк. Мин Үзбәкстанга 6 апрель көнне очтым. Бу – беренче этаптагы съемкаларның соңгы көне иде. Төшерү мәйданчыгына килү алдыннан оештыручылардан: «Остазларның төркемнәрендә урын бармы әле?» – дип сорадым. Миңа: «Севараның 3 кенә, мәдәният министрының 2 генә урыны калды, ә Фәррух Закировның төркеме тупланган», – диделәр. Дөресен генә әйткәндә, Фәррух Закиров минем чыгышта борылырга тиеш түгел иде. Чыгышым ошагангамы, ләкин ул борылды.

Минем зур хыялым – ул Севара төркеменә бару иде. Һәм аның шушы проектта остаз буларак катнашуын белгәч, мин әниемә: «Барсам, катнашсам, Севара өчен генә», – дидем, чөнки аның белән эшләп карыйсы килгән иде. Ул миңа музыкант, вокалист һәм кеше буларак ошый. Безнең стилистикаларыбыз охшаш, без бер юнәлешне алып барабыз сыман. Шуңа аны сайларга булдым.

Фото: Видеодан скриншот

«Татар кызын бик ачык һәм җылы каршы алдылар»

Бу – синең иҗат юлыңда икенче «Голос» проекты. Россиядә һәм Үзбәкстанда узучы «Голос» проектларын үзең дә чагыштырасыңдыр. Нәрсәләре белән аерылалар, нәрсәләре белән охшаш? Үзеңдә нинди тәэсирләр?

Үзбәкстанны алсак, монда күбрәк үзләренең телләрендә, үзләренең җырларын башкарырга тырышалар. Шулай ук әлеге проектта жюри әгъзалары да үзбәкчә генә сөйләшәләр. Россиядә исә башка телдәге җырлар күбрәк башкарыла, Үзбәкстанда да шулай ук, әмма күбрәк үзләренекенә өстенлек бирәләр. Шунысы белән аерыла.

Үзбәкстанда әлеге проект беренче ел гына оештырыла, һәм бик яхшы дәрәҗәдә. Безгә дә Үзбәкстан халкы шулхәтле хөрмәт күрсәттеләр. Татарстаннан килгәнне белгәч, татар кызын бик ачык һәм җылы каршы алдылар.

Башка катнашучылар кайлардан? Аларның чыгышлары сиңа ничегрәк?

Башка катнашучылар арасында Казахстаннан, Таҗикстаннан, Кубадан катнашучылар бар. Ә чыгышларны мин атна саен шимбә көнне чыгучы «Zoʻr TV» каналыннан һәм «YouTube» каналдан карап барам. Бик көчле катнашучылар, яхшы җырлыйлар. Афәриннәр!

Остазлар да, тамашачылар да синең образыңа таң калып карадылар бугай. Образың белән таныштырып уз әле. Образың турында нинди фикерләр ишеттең?

Ул минем шундый ачык образ килеп чыкты. Кызыл төстә! Ни өчен әлеге күлмәк? Чөнки ул бала итәкләре белән безнең татар күлмәкләренә бик охшаш. Аннан соң мин төрле-төрле бизәкләр алып бардым: изү, калфак һәм чулпылар.

Барлык остазлар, тамашачылар таң калдылар, чөнки бик ачык, төсле образ килеп чыкты. Һәм Севара белән беренче очрашу вакытында ул миңа: «Минем татар кызым килде», – ди. Аннан соң мин шундый сүзләр ишеттем: «Сәидә, мин синең образыңнан «бомбанула». Сәхнәдән шулкадәр якты, матур күрендең, мин синнән күземне ала алмадым», – диде ул.​

Фото: Видеодан сриншот

Алга таба нәрсә көтә? Киләсе чыгыш кайчан була? Әзерлек ничек барачак?

Алдагы этап – «Көрәш» («Поединок» – ред. «Интертат») дип атала. Ягъни дуэтларга куялар, минем инде бар «напарник». Аның белән, Севара һәм музыкантлар белән бергә безнең репетицияләр бара.

Икенче этапның съемкалары майның уртасында узачак, Алла боерса. Әзерлек бара, җыр бар.

Җиңүгә ирешә алам дип саныйсыңмы? Әллә өстенлекне үзләренекенә бирерләр, дип уйлыйсыңмы?

Мондый сорауга җавап бирәсе килми минем. Күз күрер, барысы да Аллаһы Тәгалә кулында. Гомумән, мин башка илдә, һәм башка илнең нинди «кораллары» булуын әлегә белмим.

Рәхмәт бик зур җавапларың өчен, Сәидә. Уңышлар сиңа!

  • Сәидә Айрат кызы Мөхәммәтҗанова 2001 елның 12 гыйнварында Казанда туган. Биш яшьтән «Ак калфак» фольклор ансамблендә жырлаган. Әтисе Казанның «Гадел» мәчетенең беренче имам-хатыйбы, берничә ел Свердловск өлкәсендәге Югары Пышма шәһәренең мәчетендә имам булып эшли. 2012 елда гаиләләре белән Казанга кайталар, Сәидә Казанның Идел буе районындагы 22-нче музыка мәктәбендә укый, Казан шәһәр филармониясендә эшли. 2014 елда «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең Гран-приен ала. 2015 елда «Беренче канал» уздырган «Голос. Дети» (»Тавыш. Балалар») проекты лауреаты.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100