Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Шәһри Казан» Сабан туенда: «Бер язылган кеше – матбугатсыз яши алмый»

Замана алга барган саен, вакытлы матбугат системасы да зур-зур үзгәрешләр, кызыклы яңарышлар кичерә. Әле бер 10 ел элек, газеталар әбүнәчеләр өчен Сабантуйлар үткәрәчәк, дисәләр... Сәерсенер идек берникадәр. Хәер, хәзер бу күренеш бер ямьле традиция сулышын алды. «Шәһри Казан. Язмыш» та үз Сабан туен гөрләтте.

news_top_970_100
«Шәһри Казан» Сабан туенда: «Бер язылган кеше – матбугатсыз яши алмый»
Фото: © «Татар-информ, Солтан Исхаков

«Шәһри Казан» Сабан туенда: «Татарстан почтасы» һәм «Татмедиа» – икмәк белән май кебек

«Шәһри Казан» редакциясенең «Шәһри Казан. Язмыш» газетасы 3 ел элек нәшер ителә башлый. Иң башта сәхифә форматында башланган басма бүгенге көндә әбүнәчеләргә 32 битле газета буларак тәкъдим ителә. «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков «Шәһри Казан. Язмыш»ның Сабан туенда әйтүенчә, «Татарстан почтасы» белән «Татмедиа» – аерылгысыз, бердәм эшлиләр.

«Татарстан почтасы» һәм «Татмедиа» – алар икмәк белән май кебек. Без бергә булган чакта бөтен халыкка әйбәт, укучылар канәгать, бер-беребездән башка эшли алмыйбыз. Әлеге көндә Татарстан Россиядә дә газеталар саны буенча беренче урында бара. Һәр көн саен «Татарстан почтасы»ның 3500 почтальоны укучыларга яңа газеталар һәм журналлар тарата. Бергә булыйк, бердәм булыйк», – дип сөйләде Шамил Садыйков.

«Шәһри Казан»ның тиражын үстерүдә, аны таратуда зур өлеш керткән Арча, Яшел Үзән, Балтач, Кайбыч, Буа, Апас, Биектау, Сарман, Кукмара, Әтнә, Мамадыш һәм Чистай районнарыннан почтальоннар хезмәтләре өчен бүләкләнде.

«Әлбәттә, безнең хезмәткәрләребезнең матур уңышларын күрә белеп бүләкләүләре бик нык сөендерә. Халыктан, партнерлардан ихластан рәхмәт сүзләрен ишетүгә шатбыз. Һәр июльнең икенче якшәмбесе – 30 ел дәвамында – Россия почтасы көне билгеләнә. Алга таба да сәламәт булып, лаеклы рәвештә эшләргә язсын», – диде «Татарстан почтасы» җитәкчелеге исеменнән Алексей Костин.

Чара барышында редакция хезмәткәрләре тамашачылар арасында да халык уеннары уйнатты.

«Шәһри Казан» исеменнән барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз. Әле монда безнең газеталарны белмәгәннәр дә бардыр, бәлки. Язылыгыз, укыгыз рәхәтләнеп, үкенмәссез. Монда районнардан алдынгы почтальоннарны да чакырдык. Алар эшләгән авыллар бик бәхетле. Мондый бәйрәмне 3нче тапкыр уздырабыз», – диде «Шәһри Казан» баш мөхәррире Радик Сабиров.

«Бер язылган кеше – матбугатсыз яши алмый»

«Татмедиа» янындагы скверда үткән «Шәһри Казан. Язмыш» газетасы Сабан туенда Балтач районының Карадуган авылыннан почтальон Әлфия Шакирҗанова:

Безнең почта бүлекчәсе әйбәт кенә эшли, планнар үтәлә, Аллаһка шөкер. Кайсы вакытта планнан да күбрәк үтәп ташлыйбыз. Бер язылган кеше – матбугатсыз яши алмый. Бездә халык «Шәһри Казан»ны да, башка басмаларны да бик ярата. Яшьләр дә языла. Иң башта газеталарны үзем укып карыйм, аннан соң гына авыл халкына киңәш итәм. Иң мөһиме матбугат – халык файда алырлык булырга тиеш бит. Халык белән күбрәк аралашсаң, почтальон эшенең бер авырлыгы да юк ул. Әлбәттә, почтальоннар эштән киткәли. Шулай да эшләгән кешегә мөмкинлекләр һәрвакыт бар. Менә ничек ямьле бәйрәмдә, матбугат йорты алдында утырабыз. Шулкадәр күңелләр булды, лаеклы итеп бүләкләделәр безне, – дип бәян итте ул.

Без коллегаларым белән килдек бу бәйрәмгә. Әлбәттә, бозау отуыма сөендем. Мал-туар асрыйбыз, бозау бик нык кирәк иде. Менә бит, «бирәм дигән колына – чыгарып куйган юлына» дигәндәй, – дип сөйләде Биектау районыннан почта хезмәткәре Зөлфия Ахунова.

Матбугатны яраткан талантлы халкыбыз булганда – басмалар мең яшәр!

Бәйрәмдә эстрада артистлары, газета авторлары да чыгыш ясадылар.

Вакытлы матбугатны үз иткән халкыбыз талантларын күрү, алар белән аралашу – аеруча шатлыклы мизгелләр. Кукмара районының Янсыбы авылыннан Суфия апа Мостафина нәкъ шундый күпкырлы сәләт иясе, мандолинада да бик матур уйный, газетага хатлар да яза.

Мин гаиләм белән 30 ел чамасы Якутиядә яшәп кайттым. Анда яшәгәндә дә «Шәһри Казан» газетасына мәкаләләр яза идем, бастырып чыгаралар иде. Шуңа күрә дә бу басманы бик яратабыз, күптәннән алдырабыз. Газетаның төрле сәхифәләрен актарырга яратам. Менә 2023 елда газетада «Хатлар елы» игълан ителде. Телевизордан бу хакта Гөлнур Шәрәфиева чыгыш ясаганнан соң, мин шул көнне үк мәкалә яздым. Һәм әниемә багышланган «Хат» дигән бер шигырем бар иде, аны да әзерләп редакциягә үзем килдем. Бик озак көттем, өмет иттем һәм җиңеп чыктым. Авылыбызда «Шәһри Казан. Язмыш» газетасын мин генә алдырам, дип уйлыйм. Миннән күрше-тирә авылдашлар да алып торып укыйлар, сорыйлар. Безнең авылда вакытлы матбугатка карата ихтирам бар әле, әмма почта юк, кызганыч. «Хезмәт даны» район газетасын кибеткә китереп куялар, ә республика газетасын күрше авылдагы кодагыема яздырып алам. Әлбәттә, бөтен авылыбыз белән почта ачылганын көтәбез.

Әңгәмәдәшем әйтүенчә, ни кызганыч, мандолина моңнарын таратучы музыкантлар бик сирәк. Ә элек район җирлекләрендә мандолиналарда оста уйнаучылардан торган нинди зур ансамбльләр булган… Хәер, бәлки, әле киләчәктә дә мандолинага карата кызыксыну артыр, дип өметләник.

Эстрадабызның популяр җырчылары Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановларның «почтальоннар – авылда иң кирәкле кешеләр» дигән сүзләре белән ничек килешмисең инде?! Чыннан да шулай бит, хәзерге чорда бигрәк тә. Почталар эшләсен дә, вакытлы матбугатка язылулар гөрләп барсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100