Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда ике бала янып үлде: «Әниләре катып калды, әтиләре башына ябышты»

Фаҗига булган кичне әтиләре эштән соң велосипедта йөрергә китә. Ә әниләре, балаларын беразга үзләрен генә калдырып, кибеткә чыга.

news_top_970_100
Чаллыда ике бала янып үлде: «Әниләре катып калды, әтиләре башына ябышты»
Татарстан прокуратурасы

Кичә кич белән Чаллының Шамил Усманов урамындагы күп катлы йортта янгында ике кечкенә бала һәлак булды. Бүген кайгы уртаклашучы кешеләр биредәге ишегалдында мемориал ясаганнар. Яшел постау җәелгән өстәлгә йомшак аю, уенчык машина һәм чәчәкләр куйганнар, дип яза «Челнинские известия» газетасы. 

Янәшәдә генә ЖЭК хезмәткәрләре кичәге янгын сүндерүдән әле дә юеш булып торган асфальтны себереп йөри.

«Подъездга зыян килмәгән диярлек. Бары тик тәрәзә кысалары гына бераз эрегән», – диде ЖЭК вәкиле.

Күрше-күлән ишегалдына җыелып, әле дә булса кичәге фаҗига турында гәпләшә. «Минем күршеләремнең балалары һәлак булды. Без бер баскыч мәйданчыгында яшәдек. Ул гаилә 2017 елдан бирле бер бүлмәле фатир яллап яши. Биш ел яшиләр. Монда күченеп килгәндә, бер генә малайлары бар иде әле. Бик шук-шаян малай, көзен аңа биш яшь тулырга тиеш иде. Ә 2019 елда кызларын алып кайттылар, минем күз алдында булды. Барыбыз да шатландык, котладык, балаларының сау-сәламәт булып үсүен теләдек...» – дип сөйләгән пенсионер Илдар Гыйниятов.

Күршеләре әйтүенчә, яшь гаилә яхшы тәэсир калдырган. Гаилә башлыгы Илнар Гыйбадуллинга 30 яшь, автомеханик булып эшли.

«Аны бер тапкыр да исерек килеш күргәнем булмады», – диде күршесе.

Хатыны Альбинага 27 яшь, күршедәге балалар бакчасында эшли. Балаларын да шунда йөртә иде.

Ул кичне әтиләре эштән соң велосипедта йөрергә чыгып китә. Ә әниләре, балаларын беразга үзләрен генә калдырып, кибеткә чыга.

«Мин караганда балкон дөрләп яна иде инде. «Барыгыз да чыгыгыз, янабыз!» – дип, күршеләр ишеккә дөбердәтә башлады. Без хатыным белән ишегалдына чыктык. Ә анда инде бер көтү кеше җыелган иде. Барысы да умарта күче кебек гөжли. Карыйбыз, кибет ягыннан Альбина кайтып килә. Утны күрүгә: «Анда балалар!» – дип кычкырды. Пакетын ташлады, ә анда – пирожныйлар, тәмле әйберләр...» – дип сөйләде күршеләре.

Шаһитлар әйтүенчә, ишекне җимерергә туры килмәгән, әни кеше коткаручыларга фатир ачкычын биргән.

«Мин балта белән ачарга тырышып караган идем дә. Ләкин тимер ишекне алай җиңел генә ачып булмый шул», – диде Илдар Гыйниятов.

Күршеләре әйтүенчә, кухня тулысынча янып беткән, балконга өлешчә зыян килгән.

«Плитәдә эшләп торган конфоркалар булмаган. Моңа шундук барыбыз да игътибар иттек. Плитә тоткычлары эшләми торган халәттә иде. Белмим инде, бәлки, кыска ялганыш булгандыр», – диде шаһит.

Малайның мәетен бәдрәфтә тапканнар, ул унитаз артында булган, күрәсең, качарга теләгәндер. Тәнендә бераз пешкән урыннар булган. Кызны өстәл астында тапканнар, тәне пешмәгән.

«Без, монда яшәүчеләр, аста тордык, балалар турында нәрсә әйтерләр икән, дип көттек. Өч бригада ашыгыч ярдәм килде. Берсе чыккач, барыбыз да: «Балалар ничек?» – дип сорадык. Алар берни дә дәшмичә генә үтеп киттеләр. Икенче бригада чыкты, алар да, бер сүз әйтмичә, ашыгыч ярдәм машинасына таба китте. Ишектә өченче бригада күренгәч, барысы да аңлашылды инде. Табиблар, балаларны саклап калып булмады, диде. Бу сүзләрне әйткәч, әниләре тораташтай катып калды. Әтиләре, башын тотып, ишегалды буйлап әрле-бирле йөрде. Аңа карарга да куркыныч иде. Барыбыз да кычкырып еладык», – диде бу фаҗигане үз күзләре белән күргән бер шаһит.

«Узган кичтә бу йортта коточкыч фаҗига булды. Әти-әнигә килгән кайгыны сүз белән генә аңлатып булмый. Әниләре балаларын өйгә алып кайткан, берничә минутка гына кибеткә чыгып киткән. Янгын санаулы минутлар эчендә чыккан... Мин үзем дә өч бала әтисе. Балалар янында булуның, контрольдә тотуның ничек мөһим икәнен бик яхшы аңлыйм. Әти-әниләрне кечкенә балаларын бер минутка да үзләрен генә калдырмаска тагын бер кат өндим», – дип сөйләгән «Челнинские известия» газетасына Үзәк район җитәкчесе Эдуард Фәттахов.

Район башлыгы администрациянең 43/14 йортта яшәүчеләргә янгын китергән зыянны капларга ярдәм итәчәген әйтте. Әлегә килгән зыянны бәяләү бара.

«Әмма балаларны кире кайтарып булмый инде. Бу – авыр кайгы», – диде Фәттахов.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле әйткәнчә, ут балконда чыккан булырга мөмкин.

«Ут сүндермичә өстән ташланган тәмәке төпчеге аркасында яки балалар шуклыгы аркасында чыккан булырга мөмкин. Берәр нәрсә яндырган булырга мөмкиннәр. Ут мизгел эчендә чыккан, кухняга күчкән. Техник экспертиза үткәрелгәч төгәлрәк билгеле булачак», – ди Чаллы шәһәре буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе Руслан Устимов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100