Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда коточкыч фаҗига: әнисе кибеттә, әтисе эштә чакта, ике нәни бала янып үлгән

news_top_970_100
Чаллыда коточкыч фаҗига: әнисе кибеттә, әтисе эштә чакта, ике нәни бала янып үлгән
Татарстан прокуратурасы

Бүген Чаллыда 5 катлы йорттагы янгында ике бала һәлак булды. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе шул хакта җинаять эше ачты. Бу турыда ведомство җитәкәчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий «Татар-информ»га хәбәр итте.

Балаларны янгын сүндергәндә коткаручылар таба. Якынча белешмә буенча, аларның әниләре кибеттә, әтиләре эштә булган.

Әлеге фаҗига сәбәпләрен прокуратура да тикшерә. Урынга Чаллы прокуроры вазифаларын башкаручы Антонина Маркова барган. Бу турыда Татарстан прокуроры ярдәмчесе Яна Невмержицкая хәбәр итте.

Балаларга чама белән 4 һәм 6 яшь. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100