Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татар мәктәпләре ачуны башлап йөрде» – күренекле татар физигы Гали Даутов вафат

9 ноябрьдә Татарстанның фәнни җәмәгатьчелеге күренекле татар галиме Гали Даутовны соңгы юлга озатты. Аңа 91 яшь иде. «Интертат» түбән температуралы плазма мәктәбенә нигез салган физик турында истәлекләр туплады.

news_top_970_100
«Татар мәктәпләре ачуны башлап йөрде» – күренекле татар физигы Гали Даутов вафат
Гали Даутов
https://kai.ru/

Гали Юныс улы Даутов озак еллар Казан илкүләм техник тикшеренү университеты (КНИТУ-КАИ) профессоры була, Татарстанда беренчеләрдән булып плазма физикасын өйрәнә башлап, Казан түбән температуралы плазма мәктәбенә нигез сала. Гали Даутов өйрәнгән түбән температуралы плазма бүгенге көндә плазмотроннарда, нанотехнологияләрдә, тузган детальләрне яңартуда, көндезге яктылык лампаларында, лазерларда, декоратив һәм функциональ пленкалар булдыруда һәм бик күп башка өлкәләрдә кулланыла.

Татар җәмәгатьчелеге Гали Даутовны 90нчы елларда милли мәгарифне торгызуда иң зур өлеш керткән шәхес, дип тә белә. Ул мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында төгәл фәннәрне татарча укытуны алга сөргән, Казанда татар мәктәпләре ачтырган. Җәмәгатьчелек «Интертат» аша Гали Даутов турында истәлекләр белән бүлешә.

Камәрия Хәмидуллина, Татарстанның Халык укытучысы, җәмәгать эшлеклесе:

Камәрия Хәмидуллина

Гали Юнысовичны белә идем. Аның оныклары Казанның 2нче татар гимназиясендә укыды. Гали Юнысович зур галим, искиткеч яхшы кеше, чын милләтпәрвәр иде. 90нчы елларда халыкның милли үзаңын формалаштыру процессында, татар гимназияләре ачылуында аның роле бик зур булды. Ул – ата-аналар җыелышларына йөреп, милли мәсьәләләрне, милли мәгарифнең әһәмиятен, кирәклеген ата-аналарга аңлатып, армый-талмый милләткә хезмәт иткән кеше.

«Гали Юнысович ун меңләп студентка белем биргән»

Борис Тимеркәев, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, КНИТУ-КАИ профессоры:

Борис Тимеркәев

Фото: © https://magarif-uku.ru/

Гали Юнысовичны 9 ноябрьдә «Курган» зиратында җирләдек. Остазыбызны озатырга КАИ президенты Юрий Гортышов, унлап фән докторы, укучылары килде. Бик күп җылы сүзләр әйтелде. Кафедра мөдире буларак та, илле ел бергә эшләгән хезмәттәше, укучысы буларак та, хушлашу мәрасимен үзем алып бардым.

Гали Даутов Новосибирскида эшләгәндә түбән температуралы плазманы өйрәнә башлаган булган. Казанга кайткач, шушы юнәлеш буенча аерым мәктәп оештырып җибәрде, ә аңарчы Татарстанда түбән температуралы плазманы өйрәнүче бер генә физик та булмаган. 80нче елларда ул үз укучыларыннан торган бик зур коллектив туплады. Соңыннан алар зур галимнәр булып формалашты. Хәзер аның укучылары үзләре галимнәр әзерли. Мин якынча санап чыгардым: Гали Юнысович ун меңләп студентка белем биргән икән. Без аны 8 доктор, 46 кандидат әзерләгән дип әйтәбез, ләкин аның укучылары әзерләгән галимнәрне дә исәпләсәк, йөздән артык кеше җыела. Гали Даутов башлап җибәргән эшнең нәтиҗәсе бу.

Гали Юнысович бик көчле мәгърифәтче дә иде. 90нчы елларда аның башлангычы белән бик күп татар мәктәпләре ачылды. 2000 елларда без югары уку йортларында татар телендә физика, математика һәм информатика укытуны оештырып җибәрдек. Мәктәпләргә бердәм дәүләт имтиханы кергәнче, 15 еллар дәверендә төгәл фәннәрне татар телендә укыта алырлык шактый күп укытучылар әзерләп калдыра алдык.

«Иң данлыклы татарларның берсе»

Марат Лотфуллин, физика-математика фәннәре кандидаты, «Мәгариф» ассоциациясе президенты:

Марат Лотфуллин

Гали Даутовның бакыйлыкка күчүен татар милләте өчен зур югалту дип саныйм, чөнки ул – иң данлыклы татарларның берсе. Ул милли күтәрелеш елларында татар мәгарифенең башлангычы, төп идеологы иде. Гали Даутов һәм без, аның фикердәшләре, татар милли университеты ачу идеясе белән янып йөрдек, ләкин безгә ирек бирмәделәр. Шулай да, мәктәп, балалар бакчалары системасында милли мәгарифне торгызуда аның роле бик зур булды. Мин Гали Даутовны татар мәгарифен торгызуда иң зур өлеш керткән шәхес дип исәплим.

Мин Казан Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары булып эшләгән елларда Гали Юнысович белән тыгыз хезмәттәшлек иттек. Ул КАИда студентларга татар телендә белем бирүне оештырды, югары уку йортлары өчен дә, мәктәпләр өчен дә татарча физика дәреслекләре, русча-татарча сүзлекләр төзеде.

«Гали Даутовның истәлеген мәңгеләштерү турында уйлыйбыз»

Юрий Гортышов, Казан илкүләм техник тикшеренү университеты (КНИТУ-КАИ) президенты, Татарстан Фәннәр академиясе академигы:

Юрий Гортышов Гали Даутов белән

Фото: © https://kai.ru/

КАИ өчен бу – зур югалту. Ул – шушы уку йортын тәмамлап, югары халыкара үлчәмнәрдә иң күренекле галимнәрнең берсенә әверелгән шәхес. Гали Даутов – түбән температуралы плазма буенча фәнни-педагогик мәктәпкә нигез салган, аның алыштыргысыз җитәкчесе булган галим. Ул безнең уку йортына 8 фән докторы, 46 фән кандидаты әзерләде. Бу – иң уңышлы күрсәткечләрнең берсе.

Гали Юнысович иң күренекле укытучыларыбызның соңгысы булды. Ул энциклопедик белемле, тирән галим иде. Хәзер андый кешеләр калмады инде. КАИ зур мастерын югалтты. Без аның белән горурланабыз да, хәзер аны югалтуыбызга кайгырабыз да.

Гали Юнысович соңгы көннәренә кадәр диярлек, өендә торып булса да, эшләде. Августта мин аның 91 яше туган көне белән котлап шалтыраттым. Без озаклап сөйләштек. Ул үз акылында, кәефе әйбәт иде. Өлкән яшьтә булгач, кисәк китте.

Гали Даутовның истәлеген мәңгеләштерү турында уйлыйбыз. Кафедранымы, лабораториянеме аның исеме белән атыйсы булыр. Бу турыда уйлашырга кирәк. Гали Даутов исемен югарырак дәрәҗә мәңгеләштерүгә килсәк, бу – махсус комиссия эше. Аның өчен күпмедер вакыт үтәргә тиеш, үз таләпләре дә бар. Гали Юнысович, һичшиксез, шәһәр тарихында булырга лаек шәхес.

Рүзәл Йосыпов, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, педагогика фәннәре докторы:

Рүзәл Йосыпов

Фото: © Рамил Гали

Гали Юнысович бик күренекле галим, татарның күркәм, зыялы кешесе иде. 90нчы еллар башында аның командасы татар телендә югары белем бирүне оештырып карады. Ул үз тирәсенә төрле вузлардан татарча укыта алырлык галимнәр туплады. Укытырга лицензияләре, үз биналары булмагач, җәмәгать тәртибендә башланган эш зур үсеш ала алмады. Мин мондый талпынуны фидакарьлек дип саныйм. Гали Даутов татар милләте үсеше өчен җанатып йөргән чын милләтпәрвәр иде. Ул хөрмәтләп искә алырга лаек.

«Кешене сүзе белән буйсындыра ала торган шәхес булып тоела иде»

Ринат Нуруллин, шагыйрь, Татарстанның атказанган уйлап табучысы, техник фәннәр кандидаты:

Ринат Нуруллин

Фото: © https://tt.wikipedia.org/

Гали Даутов – физика фәнен һәм татар милләтен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес. Аның җитәкчелегендә «Русча-татарча физика терминнары сүзлеге» төзелде. Ул – бик күп халыкара фәнни конференцияләрдә чыгышлар ясаган кеше. Үзе дә зур конференцияләр оештыра иде. Гали Юнысовичның чыгышларын күп тыңладым. Ул һәрвакыт салмак кына, һәр сүзен үлчәп, төгәл сөйли иде. Аның беркайчан да тавыш күтәргәне булмады. Әйткән сүзе бик үтемле иде. Ул миңа кешене сүзе белән буйсындыра ала торган шәхес булып тоела иде.

«Word» редакторының беренче версиясе чыккач, миңа Гали Юнысовичның киңәшләре яңа программаны җиңел генә үзләштерергә булышты.

Гали Даутовның «Мәгариф» комитетында актив эшләгәнен, аның утырышларында ялкынлы чыгышлар ясаганын хәтерлим. Ул шушы утырышларны мәктәпләрдә үткәрү идеясен тормышка ашырды. Бу тәҗрибә мәктәп өчен дә әйбәт булды, чөнки аңа җәмәгатьчелек игътибары юнәлә иде. Утырышларда башлыча фәннәрне татарча укыту мәсьәләсе күтәрелде. Гали Юнысовичның, укытучыларны бастырып, «Ни өчен татарча укытмыйсыз?» дигән туры сораулар куйган вакытлары да булды.

«Сәпиткә атланып, Лениногорскидан Казанга укырга килгән Гали»

2022 елның 14 февралендә «Мәгариф» журналы сайтында Борис Тимеркәевның Гали Даутов турында язган мәкаләсе дөнья күрде. Без «Интертат» укучыларын да мәкаләдәге кызыклы фактлар белән таныштырырга булдык.

Гали Юныс улы Даутов 1931 елда Лениногорск районы Зәй-Каратай авылында дөньяга килә. Бала чагы да шунда уза. Урта мәктәпне тәмамлагач, Гали, сәпиткә утырып, сохарилы биштәрен асып, Казанга юнәлә. Алда – 300 чакрым юл, Кама елгасы, юллар, яңгыр яумаса, такыр үзе. Биш көн дигәндә, Казанга килеп тә җитә. Казан авиация институтын эзләп табып, имтиханнар тапшырып, очкычлар факультетының студенты булып китә. Группадашлары сөйләвенчә, Гали бик яхшы укыган.

Фото: © https://magarif-uku.ru/

1955 елда, диплом яклаганнан соң, Галигә, тагын биштәрен асып, инде Себер якларына юнәлергә туры килә. Нәкъ шул елларда Новосибирск шәһәре янында Академшәһәрчек оеша. Өр-яңа заманча шәһәр, тайганы бозмыйча, табигать кочагында төзелә. Яңа фәнни юнәлешләр булдырырга бирегә танылган галимнәр, академиклар чакырыла. Алар исә үзләре янына талантлы яшьләрне җыйный. Гали Юныс улы да шулар арасына эләгә. Тырышып эшләп, берничә ел эчендә – кандидатлык, ә 1968 елны докторлык диссертациясен яклый, дөньякүләм танылган галим булып формалаша. Ул – физик-теоретик та, экспериментатор да. Гали Юныс улы Даутов газларда электр бушануы теориясен уйлап чыгаручы буларак танылу ала. Ул уйлап чыгарган плазмотроннар хәзергәчә кулланыла.

Фото: © https://magarif-uku.ru/

Татарстаннан читтә шундый зур казанышка ирешкән яшь галимне Казанга чакырып кайтаралар. Аны Казан авиация институтының гомуми физика кафедрасына мөдир итеп куялар һәм аңа Татарстанда плазма фәнни юнәлешен оештыруны йөклиләр. Бу эшкә ул зур энтузиазм белән алына. Үзе янына яшь белгечләрне туплый, аспирантура ачып җибәрә. Гали Даутов белән Казанга яңа фәнни юнәлеш – плазма физикасы кайта. Бу юнәлештә Гали Юныс улы җитәкчелегендә 46 фәннәр кандидаты һәм 8 фәннәр докторы әзерләнә. Аның шәкертләре бүген Россия Федерациясенең күп кенә шәһәрләрендә һәм хәтта чит илләрдә дә фәнни хезмәт күрсәтәләр. Аның шәкертләре арасында ике ректор, берничә проректор, дәүләт эшлеклеләре бар.

Фото: © https://magarif-uku.ru/

Гали Юныс улы Даутов күтәргән түбән температуралы плазма бүгенге көндә плазмотроннарда, нанотехнологияләрдә, тузган детальләрне яңартуда, көндезге яктылык лампаларында, лазерларда, декоратив һәм функциональ пленкалар булдыруда һәм бик күп башка өлкәләрдә кулланыла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100