Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сагындырма инде шулкадәр» – Руслан Кираметдинов тагын Лилия Гатина янәшәсендә

news_top_970_100
«Сагындырма инде шулкадәр» – Руслан Кираметдинов тагын Лилия Гатина янәшәсендә
социаль челтәрләр

Җырчы Руслан Кираметдинов сторисларында «Чаллы ТВ» телеканалы алып баручысы Лилия Гатина белән төшкән фотосын күрсәтте. Эш шунда, җырчы инде берничә тапкыр социаль челтәрләренә Лилия Гатина белән араларында нидер булуга ишарә ясаган иде. Чаллыда узган чараларда аларны бергә күрүчеләр булды. Лилия белән фотолары янына мәхәббәт-сөю турында шигырьләр, җырлар куйды. Җырчының кичә Лилия белән куйган фотосы янында да Салават Фәтхетдинов репертуарыннан «Кермә төшләремә» дигән җыр уйный. Анда: «Сагындырма инде шулкадәр», – дигән юллар бар.

Әмма бу фотоларны Руслан тамашачыларын кызыксындыру, «кыздырып җибәрү» максатыннан гына урнаштыра, дигән шик тә бар. Чөнки әле күптән түгел генә җырчының аккаунтында икенче бер кыз белән төшкән фотосы да пәйда булган иде. Ул чибәр кыз янәшәсендәге фотосын җырчы: «Бәхетемә көнләшмәгез», – дип шәрехләде. Җырчының күпсанлы фанатлары мондый парлы фотоларны бик яратып кабул итә, Русланны «өйләндереп куя», аңа мәхәббәтле гомер һәм мәңгелек мәхәббәт тели башлый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100