Җырчы Руслан Кираметдинов социаль челтәрендә бер кыз белән фото урнаштырган. «Бәхетемә минем көнләшмәгез», – дип яза буйдак җырчы. Бу серле кызның кем булуы әлегә билгеле түгел.
Илмира Нәгыймова белән аерылып, күп санлы низагларга кергән соң, Русланның шәхси тормышы гел күз уңында булды. Ул «Чаллы ТВ» алып баручысы Лилия Гатина белән дә бергә төшкән фотолар урнаштыргалаган иде.
Бу юлы Руслан аннан да яшьрәк чибәркәйне үзенә каратканга охшап тора.