Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сагындым сине, дустым…» - 2 өлеш (Сәлия Гарифуллина)

Булган хәл.

news_top_970_100

Дәвамы.

1 өлеш монда.

Кызык, тәкъдир дигәнең еш кына көтелмәгән борылыш ясый да куя адәм баласы язмышында. Берзаман Саимәне, ялгыз-гаиләсез укытучы буларак, Фәридәләр яшәгән авылга эшкә күчерделәр. Ихлас шатланды мөгаллимә бу хәлгә. Яшьлек дуслары янына бит! Тибрәлә-чайкала атлы тарантаста барганда, кызыксынып тирә-якны күзәтте. Зур гына авыл икән. Төзек кенә йортлар да шактый шәйләнә. Мәктәпләре дә ярыйсы. Еш-еш типкән йөрәген учына кысып дигәндәй, Саимә бина бусагасын атлап керде. Кичке мәл, коридорлар бушап-тынып калган. Дәресләр тәмам, димәк. Мәктәп директоры бүлмәсендә кемдер бар бугай, ярымачык ишектән саран гына яктылык сирпелә. «Рөхсәтме?» «Керегез». Директор башын күтәрде, каршында пәйда булган мөгаллимәгә текәлде. Йөзенә, ниһаять, елмаю йөгерде. «Бәй, Саимә, синме?» «Мин, ачуланмасаң».

«Һи, ачулана, диме? Утыр. Нинди җилләр ташлады безнең якларга?»

Саимә документларын өстәлгә чыгарып салды. «Менә, эшкә җибәрделәр. Бергә укытачакбыз, элеккечә». Әхсән кәгазьләрне кулына алды. «Тәк-тәк. Анысы әйбәт, конечно. Но… ни бит, бездә буш урыннар юк. Кем итеп куярга соң сине, ә?» Ялгыш ишетәме әллә? Тез буыннары кинәт йомшарган Саимә урындыкка чүкте. «Мине бит укытырга җибәрделәр, урын юк, димәделәр…» «Алар әйтер дә ул. — Әхсән тәрәзә каршына барып басты, форточканы ачты, тәмәкесен кабызды. Кара син аны, ярыйсы калынайган, „нәчәлник“ төсе кергән…- Ә без монда җайларга тиешбез. Ну ярар, карарбыз. Бераз сәгатьләр җыярбыз».

Форточкасын ябып куйгач, Әхсән янә өстәл артына урнашты. Сынаулы карашын Саимәгә төбәде. «Карале, иптәшләрчә соравым, мондый зур мәктәптә эшли алырсыңмы соң, ә? Бу теге чакта без укыткан бәләкәй авыл мәктәбе түгел бит». Мөгаллимә аптырашта иде бу минутларда. Кем белән сөйләшә соң әле ул. Элеккеге Әхсән түгелдер, бөтенләй таныш булмаган кеше ләбаса. Кайчан әверелгән диген шундый масаючан, тәкәббер бәндәгә, югары вазифа шул рәвешле үзгәрткәнме?

«Борчылма, Әхсән. — Саимәнең тавышы корыланды. — Эшләрмен. Бүген генә килмәгән дөньяга».

…Менә шундый әңгәмәдән башланды күптәнге дуслар очрашуы. Хәер, бәлки Әхсән генә үзгәргәндер… «Фәридә кайда соң, ни хәлдә? Әле мәктәптәме?» Директор теләр-теләмәс кенә җаваплады: «Өйдә ул, бераз чирләбрәк тора». «Хәлен белим булмаса, рөхсәтме?» «Ярар соң. Хәзер берәр укучыны чакырам, озатып куяр. Минем монда эшләр бар әле».

Чибәр генә йортта гомер кичерәләр икән Фәридәләр. Капканы ачып керүгә, ишегалдында йөргән хуҗабикәнең үзенә тап булды Саимә. Тавыклар ашатып булышкан Фәридәнең кулыннан савыты төшеп үк китте. «Саимә, синме бу?» «Мин, дустым, мин!» Ахирәтләр бер-берсенең кочагына ташланды. Нидер сөйләштеләр, сораштылар. Көлештеләр, балавыз сыгып алдылар… «Әйдә, керик». Хуҗабикә кунагын өйгә әйдәде. Мул-җитеш болай көнкүрешләре. Һәр нәрсә үз урынында. «Матур яшисез, дустым. Бигрәк күңелле өегез». Саимә ихлас соклануын белдерде. «Рәхмәт, тырышабыз инде. Күбрәк минем өстә йорт мәшәкатьләре. Директор кеше мәктәптә бит инде ул көннәр буе». Фәридә кисәк уйчанланып китте… «Әй, бөтенләй һушым югалган. Утыр, чәй эчеп алыйк аулакта. Малай иптәшләрендә, мәш киләләр бергәләп».

Шактый озак серләште-гапләште ахирәтләр. Яңалыклар байтак җыелган, бүлешәсе хәбәрләр җитәрлек. Алдан сөйләшкәннәр, диярсең, Әхсән хакында ләм-мим…

Саимә яңа мәктәптә эш башлады. Дөрес, тәүдә каршылыклар җитәрлек булды. Бердән, балалар белән уртак тел табарга кирәк. Хәер, монысы әллә ни читенлек тудырмады, сабыйлар ягымлы укытучы апаларына тиз ияләшеп китте. Ата-аналар да яңа мөгаллимәне үз итте. Ә менә педагоглар коллективы… Ничә төрле кеше, шул хәтле холык, кем әйтмешли. Бер ишесе сәгатьләр югалтудан курыкса, гаиләлеләре «ирсез хатын"ны күпсенде. Кемнең уенда ни барын белеп була диме…

Шунысы мәзәк иде Саимәгә, биредәге коллектив ни сәбәптәндер ике «лагерь»гә бүленгән. Берсендә — «аксөякләр», ягъни директор, завуч, парторг һәм башка шундый җитәкче бичәләре. Икенче төркемдә исә гадирәк халык. Өс-башлары, тормыш көтешләре дә аерыла «лагерь»дәгеләрнең. Кызык…

Тора-бара тагын бер яңалык ачты үзе өчен Саимә: Фәридә мәктәптә үзен бөтенләй чит кеше сыман тота, сөйләшер-сөйләшмәс йөри. Сәбәбе — теге «аксөякләр лагере әгъзасы» булуда. Әхсән таләбенә буйсынуы. Ире кисәтеп куйды алдан ук: «Ихахай-михахай килүеңне ташла, Саимә алдында «чәчелеп» төшмә, кара аны. Без хәзер алны-артны абайлап йөрергә тиешбез. Минем директор икәнне онытма!» Онытып буламы соң, көн саен шул хакта тукып торгач…

Саимә бу хәлне аңлаудан бөтенләй гаҗиз иде. Икәү генә очрашканда Фәридә бер төсле, эш урынында чит кешегә әверелә дә куя. Сәбәп Әхсәндә икәнлеген сизенә ул, тик йөрәк акылга буйсынмый ла, күңелдә акрынлап үпкә хисе «оялый». Әйе, тормыш син уйлаганча гына бармый. Адәм балаларын төрлечә сыный, чыныктыра; «акны карадан аерырга» өйрәтүедер, ихтимал… Саимә дә күнекте яшьлек дустының яңа халәтенә. Ахирәте белән эштән тыш сирәк аралаштылар. Һәркайсы үз даирәсендә «кайнашты». Фәридә дустын сагына, билгеле, ул яшәгән йорт кырыеннан булса да узып киткәли. Керергә базмый. Үкенү хисе күңелнең бер почмагын үрмәкүчтәй «кимерә», тик йолкып ыргытырга көч җитенкерәми. Яши бирәләр шулай ахирәтләр һични булмагандай. Эчләрендәге утны тышка чыгармыйлар, ятларга сиздермиләр.

Күпме барыр инде мондый гомер итүләр, билгесез. Фәридәнең авыруы көчәйде. Хастаханәләрдә еш дәваланды. Бераз рәтләнгән кебек була, янә эш урынына чыга. Аннан тагын чире егып сала… Нәтиҗәдә каты алышта авыру җиңде. Шыксыз-салкын көзге көннәрнең берендә Саимәгә коточкыч хәбәр килеп иреште. Фәридәгә инсульт булган. Кулына ни эләкте, шуны эләктереп, чыгып йөгерде Саимә. Капканы ачып керүгә үк ниндидер җан өшеткеч салкынлык чорнап алды. Бүтән чакта ишегалдын бетереп, туктаусыз чабулап йөргән маэмай да тынып калган. Өрми дә, шауламый да… Өй эчендә дә шундый ук тынлык. Әхсән, Фәридәнең әти-әнисе өстәл артында. Дәшмиләр. Яшь хуҗабикә урында ята. Үз-үзенә бөтенләй охшамаган.

Күзләре сүнгән, алсу-көләч йөзе суырылган. Ахирәтен шәйләүгә, елмайгандай итте шулай да, кулы белән ишарәләде. «Кил, утыр кырыема», - дигәнне аңлатты ахрысы. Телдән калган иде Фәридәкәй. Күзләре белән әйтеп бирде барысын. Моң-сагыш тулы күзләр. «Сагындым сине, дустым, гафу ит». Йөрәге белән ишетте Саимә ул сүзләрне. Дустының кулын учына алды. «Борчылма, Фәридә. Терелерсең әле, бар да әйбәт булыр». Ахирәтләр сирпелгән күз карашы аша ук аңлаша ич ул… Авыру ханымның талчыккан-алҗыган йөзенә яктылык йөгерде. Очрашу шатлыгы куәт өстәдеме үзенә. Арадагы эчпошыргыч киртәләр юкка чыгу сәбәпче булдымы. Фәридәнең әнисе Мөслимә апа да җанланды. «И-и, кызым, сине күргәч, терелеп китте бит балакаем. Сөенеч кайчакта адәм баласын сихәтләндерә, диләр. Айнып китәр, Аллаһ боерса».

Әти кеше генә дәшмәде. Саимәнең аны тәүге күрүе. Гәүдәгә ярыйсы таза-нык, чал кергән чәчәләре куе, дулкынланып тора. Кысылган иреннәреннән ник бер аваз чыксын. Ниләр уйлый икән ата кеше бу мизгелләрдә? Үткәннәрне барлыймы, кызы алдында гаебен танудан әрнешәме — кем белсен. Соңлап килгән үкенүләр бигрәк тә ачы, аяусыз шул…

Саимә бөтен буш вакытын диярлек дусты янында үткәрде. Фәридәнең терелмәячәге билгеле иде инде. Табиблар яшереп тормады. Газиз кешеләре әзер булырга тиеш котолгысыз хәлгә. Фәридәнең улы гына төшенеп бетми, нигә әнисе һаман ята соң әле караватында, сөйләшми дә. Олыларны да аңламассың. Елыйлар да елыйлар. Ник еларга? Әнисе озакламый торачак урыныннан. Теге чакта суык тиеп яткач торды бит!

…Өметләре тормышка ашмады малайның. Әнкәсе мәңгелеккә күзләрен йомды. Соңгы сулышына хәтле дустын кырыеннан җибәрмәде ул. Анасы, Әхсәне белән хушлашты, бәхиллекләрен алды. Актык көчләрен җыеп, ничек тә улына елмаерга тырышты. Әтисенә… ахыргача битараф-гамьсез калды. Әйтерсең лә ул бөтенләй юк биредә. Гомерлек рәнҗеше юылмады, уңармады, күрәсең…

Фәридә вафатыннан соң байтак еллар узса да, Саимә шул чакларны кабат күңеленнән яңарта торган булды. Барысын да гафу итәргә кирәк, диләр. Ә чынында мөмкинме икән соң бу? Юктыр. Яшәеш дигәнең үтә катлаулы-четерекле, ап-ак төсләр генә хас түгел аңа. Табигать тә аяз көннәрдән генә тормый ләбаса…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100