«Сагындым сине, дустым…» - 1 өлеш (Сәлия Гарифуллина)
Булган хәл.
…Саимә белән Фәридә, кем әйтмешли, «ямь-яшел» чакларында ук танышып, тиз арада якын ахирәтләргә әверелделәр. Икесе дә сугыш чоры балалары. Юкны бар итеп, педагогия училищесын тәмамлаганның соңында, кечкенә бер авылда эш башладылар. Көне-төне дигәндәй, мәктәптә булыштылар.
Эш җитәрлек. Укытучы вазифаларыннан тыш та мәшәкатьләр баштан ашкан. Халык арасында агарту-яктырту эшләре алып бару — мөгаллимәнең мөһим бурычы. Барына да өлгерә яшь укытучылар. Буш вакытларын чигү, бәйләү ише белән уздыралар. Өйдәгеләрне искә төшерәләр. Саимәнең әтисе фронтта һәлак булды, әнисе энекәш-сеңелләрен аякка бастыру белән мәшгуль. Ярый әле өлкән кызы булыша, хезмәт хакын тулысынча диярлек авылдагыларга җибәрә тора. Фәридәнең исә әти-әниләре тигез, тормышлары да заманына күрә ярыйсы җитеш. Әтиле — аркалы, дип белми әйтмиләрдер. Тик шунысы гаҗәп, Фәридә әткәсе турында бик сөйләргә яратмый. Ахирәтенең сорауларына башлыча «әйе, юк, шулай инде», диюдән узмый. Күбрәк энесе, сеңелкәшләре хакында сөйли. Туганнарының шуклыкларын искә төшереп, рәхәтләнеп көлә. Гомумән, шаян-алчак кыз ул Фәридә. Чибәрлеге дә егет-җиләннең һушын алырлык. Шуңадыр, мәктәпкә килгән яшь физика укытучысы бер күрүдән гашыйк булды үзенә. Артыннан калмады. Кыз да битараф түгел иде, билгеле.
Ахыр чиктә яшьләр өйләнешергә ниятләде. Саимә якын ахирәте өчен ихластан куанды. Бәхетләренә, Әхсән чын дуслык кадерен белүчеләрдән булып чыкты. Сөеклесенең ахирәте белән дә уртак тел тиз тапты. Хәер, өчесе дә укытучылар, бар булмышлары белән сайлаган һөнәрләренә бирелгәннәр.
Тиздән Фәридә буйга узды. Янып-балкып торган яшь хатын нилектәндер авырын бик читен күтәрде. Сәламәтлеге шактый бимазалый башлады. Шулай да күңел көрлеген ташламады, иренең хәвефләнүенә каршы шаярта гына иде. «Бәй, белмисеңмени, мондый чакта хатыннар көйсезләнә инде ул, зарар юк», дигән булды. Әхсән, аптырагач, Саимәгә сүз катты:
Карале, әллә әнисен чакыртыйк микән, ярдәм итәр иде бераз кызына?
Саимә килеште. Тәүдә ахирәте белән киңәш тотты, әлбәттә. Ни гаҗәп, Фәридә ризалашырга ашыкмады. «Нигә әле әни карчыкны йөдәтергә, аңа өйдә дә эш бетмәгән», диюдән узмады. Тора-бара күнде шулай да, әнкәсенә хат язып салды. «Бер-ике атна ял итеп алыр ичмасам, әтине көйләүдән арынып торыр», дип аңлатты ул Саимәгә.
Ана кеше озакламый килеп тә төште. Кызының бәхетенә сөенде, киявенә сокланды. Бик ипле балага охшаган, «әни» дип өзелеп тора.
Тик менә Фәридә генә… Дөресен әйткәндә, һич кенә дә төшенә алмады Саимә дустының кыланышына. Бер карасаң, әнисе белән сөйләшеп-серләшеп сүзләре бетми. Икенче көнне аяз күкне кисәк кара болыт каплыймыни, дәшер-дәшмәс йөри, үз эченә бикләнә. Мөслимә апа, кызының холкын яхшы белгәнгәме, сабырсызланмый, сораулар белән йончытмый. Чыннан да, ары таба Фәридә үз кылыгыннан оялгандай, янә элеккеге алчак-наян халәтенә кайта, шаяра-көлә.
Саимәне тагын да аптыратканы — вакыт-вакыт Мөслимә апа ничектер үзен кызы алдында гаепле сыманрак тота, карашы боега, күзләре дымлана. Саимә төпченми, беткәнмени сәбәп... Кирәк дип тапса, кеше барын үзе ачып сала ләбаса.
…Берничә атна кызы-кияве янында юанганның соңында, Мөслимә апа юлга кузгалды. «Азрак мине озата барырсың әле, балам», дип үтенде Саимәгә. Тегесе рәхәтләнеп риза булды. Ярдәм итә алганына шатланды гына. Фәридә күбрәк ятып тора бу арада, иренең дә мәктәп-җәмәгать эшләреннән бушаганы юк.
Авыл урамы буйлап тын гына атладылар. Шактый юл үткәч, Мөслимә апа сак кына Саимәнең кулбашына кагылды. «Кызым, сиңа үтенечем бар. Фәридә белән якын дусларсыз, Аллага шөкер. Сине мактап туялмый. Озакка гына булсын, Ходаем. Саимә, сиңа әйтәсе сүзем: кызыма күз-колак бул инде, зинһар. Тазалыгы шәптән түгел. Гаепле без аның алдында…»
Мөслимә апаның тавышы калтыранды, сизелә, авыр, читен иде аңа бу минутларда. Саимәнең кызганудан йөрәге кысылып куйды. Җылы хушлаштылар. Ана кеше адымнарын ешайтты, тора-бара бөтенләй күздән югалды. Кыз да кайтыр юлга борылды. Каршылыклы уйлар тозагында иде ул. Торганы бер сер адәм балаларының язмышы…
Хәер, сер йомгагы чишелешен озак көтәргә туры килмәде. Әхсәнгә эше буенча өч көнгә шәһәргә китәргә туры килде. Фәридә кичкырын ахирәтен чакыртып алды. Иркенләп чәй эчтеләр, яшьлек шуклыкларын, мәзәк хәлләрне искә төшереп юандылар. Вакыт дигәнең артка чүккәндәй тоелды, әйтерсең лә гамьсез-ваемсыз чакларына кайттылар. Таныш-белешләрен, туган-тумачаларын да искә алдылар. Фәридә никтер авыр сулап, уфтанып куйды. Хатирәләре ирексездән янә авырткан җиренә каты кагылдымы…
Саимәнең сораулы карашын шәйләүгә, көчәнеп кенә елмайган булды. Тик күңел түрендәгесен якын дусты белән бүлешү теләге көчлерәк иде ахрысы. Чуалчык уйларын бераз җыйнаганнан соң, телгә килде: «Күптән сиңа ачылырга ниятләп йөри идем, вакыты җитте бугай. Әхсән дә өйдә юк. Сизенәм, минем әти-әнигә булган мөнәсәбәт сәерсендерә сине. Кыен булса да, серне „тишим“. Тыңларга түземлегең җитсә».
Саимә, әлбәттә, ихлас ризалашты. Ахирәте бәянен әллә кайчаннан бирле көтә ич ул… «Минем әти колхоз рәисе булып эшләде озак еллар. Яшермим, каты бәгырьле иде. Өйдәгеләргә карата бигрәк тә. Бөтенесе дә ул дигәнчә булырга тиеш!
Әни инде мондый „тәртип“кә тулысынча буйсынган, „әтиегез ни әйтер“дән узмый. Ничек кирәк, үстек шулай. Бәләкәй чакта ярый. Ә менә җитлеккән кыз чорына кергәч… Беләсең, мин җыр-биюдән башка булдыралмыйм. Һава-су кебек кирәк миңа алар. Әтигә, билгеле, ошамый.
Чыгарылыш классына җиттек берзаман. Яшь чак, күңел ашкына, йөрәктә „ут дөрли“. Кичләрен клубка чыгасы килә. Шулай, җиденче ноябрь бәйрәменә концерт оештырдык. Мин анда җырларга да, биергә дә, шигырь сөйләргә дә тиешмен. Әти аптыраганнан гына бирде рөхсәтен. Партийный ләбаса, аңларга тиеш…
Бик тә матур кичә булды ул. Концерт та менә дигән. Соңыннан — "танцы". Гармунчы егетләр шәп, берсен-берсе алыштырып кына тора. Вальста бөтерелдек, аннан тыпыр-тыпыр такмакларга чират җитте. Их, алда ни көткәнен белсәңме! Черек сайгаклар чыдамады, җимерелде. Базга барып төштек. Мин аста калдым. Кемнәрдер өскә өелде…
Аңыма килгәндә, өйдә ята идем инде. Бөтен тән үтереп сызлый. Әни мескен үкси. Кычкырып еларга әтидән курка. Акрынлап кына ятакта мендәрләргә сөялеп утыра башладым. Тик… муен борылмый, сызлануга түзәр әмәл юк. Кире авам. Озак яттым шулай урын өстендә.
Әтинең әллә ни исе китмәде. Күз чите белән генә карый да, „үтәр әле“, дип китеп тә бара. Күрше авылда фельдшер бар югыйсә. Ат белән илтергә була. Рәис кешегә кыен түгел лә. Юк, илтүче табылмады.
Акрынлап үз хәлемә кайта, йөри башладым шулай да. Яшьлек җиңгәндер инде. Муен гына төзәлмәде. Бөтен гәүдә белән борылып карарга гадәтләндем. Педучилищега укырга кергәч, табиблар карады анысы. „Эш узган, муен сөяге зарарланган булган бит. Нигә шул гомер больницага бармадыгыз?!“ дип битәрләделәр. Нәрсә дип әйтим, „әти аркасында“, дия алмыйм бит инде. Менә шулай, дустым. Гомергә калды әткәйгә үпкәм. Шунда фельдшерга илткән булсамы… Их!»
Фәридә ярсып елый, ә Саимәнең аны җәлләүдән тамагына төер тыгыла, тыны кысыла. Менә нидә икән хикмәт. Әйе, яшерен-батырын түгел, бераз гаҗәпсенә иде ул ахирәтенең сәер гадәтенә. Берәрсе дәшсә, дусты чыннан да бар гәүдәсе белән борылучан. Баксаң… Тазалыгы да мактанырлык түгел шул. Сәбәбе аңлашылды хәзер.
… Әлеге сөйләшүдән соң шактый гомер узды. Вакыты җиткәч, зур авырлык белән булса да, Фәридә сау-сәламәт малай тапты. Тормыш үз җае белән алга тәгәрәвен белде. Тиздән Әхсәнне күрше район авыл мәктәбенә директор вазифасына тәгаенләделәр. Ахирәтләрнең юллары аерылды. Дөрес, бер-берсен хат-хәбәрдән өзмәделәр тәүдә. Әмма ләкин тора-бара аралар ераклыгы үзен сиздерде, хатлар сирәгәйде, очрашулар турында әйткән дә юк. Өстәвенә Саимә язмышында сынаулар җитәрлек булды. Әнисе вафатыннан соң туганнарын карау-тәрбияләү тулысынча аның җилкәсендә иде. Шул сәбәпле кияүгә чыгу, шәхси тормышын хәстәрләү ишедән ваз кичәргә туры килде. Гәрчә күз салучы, хәтта ки тәкъдим ясаучы егетләр очраштырса да…
Дәвамы бар.