news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сәгыйть Гыйбашев «Саллар ага» җырын яңарткан

news_top

Җырчы Сәгыйть Гыйбашев үзенең иң популяр җырларының берсе булган «Саллар ага»ны яңартып яздырган. Әлеге җыр - Флүсә Хәмитова һәм легендар композитор Оскар Усмановлар иҗат җимеше.

Сәгыйть Гыйбашев соңгы вакытта бик актив рәвештә җырлар яздыра, чыгышлар ясый башлады. «Интертат»ка әңгәмәдә ул: «Тормыш бара, үземнән соң күбрәк матур җырлар калдырасы килә. «Әти, бабай (безнең якта карт әти диләр инде) җырчы булган», - дип белсеннәр, үземнән соң да балалар, оныклар тыңласын иде. Шуңа күрә, тавыш мөмкинлекләрем булганда, күбрәк җырлар яздырып өлгерәсе килә. Берничә көн концерт кую теләгем дә бар», – дип сөйләгән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар