Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Шагыйрьләр урамы»: «Интертат» укучыларын шигърият бәйрәменә чакыра!

news_top_970_100
«Шагыйрьләр урамы»: «Интертат» укучыларын шигърият бәйрәменә чакыра!

«Интертат» электрон газетасы «Шагыйрьләр урамы» дип аталган яңа рухтагы шигъри җыен әзерли. Шигърият бәйрәме «Интертат» электрон газетасының 20 еллыгы уңаеннан оештырыла.

16 июнь кичендә төрле буын татар шагыйрьләре – яшь шагыйрәләребездән башлап өлкән буын халык шагыйрьләренә кадәр - Милли китапханәнең җәйге террасасында җыелачак. Кичке Казан фонында татар шагыйрьләренең төрле чорда язылган шигырьләре яңгыраячак. Шагыйрьләр кичәдә сөйләячәк шигырьләрен үзләре сайлый. Шигърият җыенын Йолдыз Миңнуллина алып барырга вәгъдә итте.

Шигърият бәйрәме Милли китапханә һәм Язучылар берлеге белән берлектә үткәрелә.

Катнашалар: Равил Фәйзуллин, Рәдиф Гаташ, Разил Вәлиев, Ренат Харис, Марсель Галиев, Зиннур Мансуров, Газинур Морат, Ләбиб Лерон, Илсөяр Иксанова, Рәмис Аймәт, Гөлүсә Батталова, Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина, Лилия Гыйбадуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин, Резеда Гобәева, Рифат Сәлах, Эльвира Һадиева, Булат Ибраһим, Фәнил Гыйләҗев, Ләйлә Хәбибуллина, Гүзәл Закирова, Миләүшә Гафурова.

Керү ирекле, әмма урыннар чикле. Шуңа алдан регистрация үтүегезне сорыйбыз.

Шулай ук «Интертат» әлеге уңайдан «Яңа буын шагыйрьләре: «Халык мәхәббәте» номинациясе өчен тавыш бирү»не башлап җибәрде. Укучыларыбыз яңа буын шагыйрьләрен беләме, шагыйрьләребез үз брендларын булдырамы? Шуны ачыклау максатыннан, сораштыру оештырабыз. Җиңгән шагыйрьгә шигырь бәйрәмендә «Халык мәхәббәте» номинациясе тапшырылачак.

Тавыш бирү 16 июнь, 12:00 сәгатьтә кадәр бара.

«Интертат» сайтына кереп тавыш бирергә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100