Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шагыйрә Лилия Сәлахетдинова: «Син әни түгел, димәгез»

news_top_970_100
Шагыйрә Лилия Сәлахетдинова: «Син әни түгел, димәгез»
"Татар-информ"

Танылган шагыйрә Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиева социаль челтәрдәге сәхифәсендә хатын-кызлар көне алдыннан хис-кичерешләре белән уртаклашты.

«Кадерлеләрем, 8 Март – әниләр көне, ә син әни түгел, дип язмагыз миңа. 3 ел элек нәкъ шушы көннәрдә мин хастаханәдә яттым, Ришат белән икебезнең улыбыз гомере өчен көрәштем. Беркем дә мине аналык хокукыннан мәхрүм итә алмый. Килешәм, Салаватны үстерү насыйп булмады, әмма мин аның әнисе булудан туктамыйм. Төштә дә аны сирәк күрәм. Ул – иң яхшысы, ул – фәрештә. Безне көтеп торучы фәрештә. Улымны югалтканнан соң, бик күп гамәлләр кылдым, күңелем кайтып еладым... Ә хәзер үземне өлешләп җыярга һәм яшәргә вакыт җитте. Мин булдырам! Ышанам! Иң яхшысы – алда!» – дип язган Лилия.

«Күркәм сабырлык бирсен Аллаһ»;

«Һичшиксез сез – әни»;

«Хәерлесе белән, алга», – дип хуплаган шагыйрәне виртуаль дуслары.

«Шагыйрә Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиева: «Хыялларымны улым белән бергә күмдем…».

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100