Сәфәргалиевларда 11 нче сабый туды: «Балаларның берсе генә өйдә булмаса да, сизелә»
Әле узган шимбәдә генә, 23 август көнне, Арчаның Югары Мәтәскә авылына, яңа микроавтобуста шау-гөр килеп, 11 балалы Сәфәргалиевлар гаиләсе кайтып төште. Каян дисезме? Казаннан – Республика клиник хастаханәсенең бала тудыру йортыннан. Ишле гаиләгә тагын бер бәхет төенчеге өстәлде.

Күп балалы гаилә мохите, андагы җанлылык һәм җылылык Гөлназ Сәфәргалиевага якын икән: 2 яктан әби-бабайлары да бер кочак балалар үстереп гомер кичергәннәр. Шулай да, Аллаһ үзен 11 бала әнисе итеп бүләкләр дип, күз алдына да китермәгән. 2025 елның 20 августында гаиләдә унберенче бала булып, тагын бер кызчык туа. Үзенә тау кадәр бәхет ничек өелеп төшкәнне 40 яшьлек Герой-Ана «Интертат» хәбәрчесенә сөйләде.
«Һәр бала үз ризыгы белән туа»
Мин каникулларда күбрәк әбиләр янында үстем. Әти дә, әни дә күп балалы гаиләдән: берсендә – 8, икенчесендә 6 бала. Аларның бергәләп җыелышуларын, күмәкләшеп эшләүләрен, дус, туган җанлы, бер-берсенә ярдәмгә килүләрен күреп үстем. Шул мохиттә үскәч, күп балалылык миңа таныш. Шулай да, без сеңлем белән гаиләдә икәү генә. Үземдә дә шулайрак булырмы дип уйлый идем башта, ләкин, әнидән, «безгә бер энекәш, сеңелкәш алып кайт әле, үзебез үстерәбез» дип сораганымны хәтерлим. Безгә шул җитми калды. Әни кияүгә соң гына, 36 яшендә чыккан, шуңа тагын бәби алып кайту мөмкинлеге булмагандыр…
Кияүгә чыктым. Тормыш иптәшем Илшат – тумышы белән Арчаның Ташкичү авылыннан. Башта бер-бер артлы 2 кыз туды, аннары Ходай тагын насыйп итте... Аллаһы Тәгалә биргән икән, саулык булганда, алып кайтабыз, табарга, үстерергә тиешбез, дип, ирем белән шулай киңәшләштек. Без икебез дә диндә. Аллаһы Тәгалә бит инде, ачлыктан, юклыктан куркып, балаларны үтермәгез, дигән. Шулай алга таба тагын сау-сәламәт балалар бирде Ходай. Һәр бала үз ризыгы белән туа, диләр. Бәхетләре булсын! – дип теләкләрен җиткерде Гөлназ.
Күп балалы гаиләдә эше дә, ашы да бергә. Беркем тик утырмый, һәркем мәшгуль. Балаларның да һәркайсы үзенә бертөрле холыклы, һәркайсының үзенә генә хас асыл сыйфаты, үзенчәлеге бар, ди Гөлназ. Берәүләр бала карауга хирыс булса, икенчеләре – аш-суга оста. Кыз булсалар да, малайлар эше дип тормыйлар, кайберләре әтиләренә хуҗалык, төзү, төзекләндерү кебек эшләрдә ярдәмгә атлыгып торалар икән. Иң беренче мәхәббәт җимешләре –Камилә иҗади күңелле, энекәш-сеңелкәшләренә төрле кул эшләнмәләре ясарга булыша.
«Бөтенесе өйдә булганда рәхәт»
Сәфәргалиевлар гаиләсендә башта гел кызлар туган. Сабыр иткән, морадына җиткән дигән кебек, 5 кыздан соң, ниһаять, алтынчы бала булып, малай якты дөньяга аваз сала. Әле шунысы да кызык: малайны Илшаттан бигрәк Гөлназ үзе көтеп алган. Илшат, «малай кирәк» дип, «чаң кагып йөрмәгән».
5 кыздан соң, алтынчысы, сигезенчесе, унынчысы малай булды. Аллаһы Тәгалә, сабыр иткәч, малайларын да бирде. Ирем «малай» дип сорамады, ул – йомшак, мәрхәмәтле күңелле, аңа кызлар күбрәк тартыла, «әти кызлары» алар. Ә мин үзем малайлар яратам, УЗИда да «малай булмасмы икән» дип көтәбез дә, анда «кыз» дигәч, «әлхәмделилләһ, сау-сәламәт булсын – иң мөһиме» дибез. Әллә малай көткәнгә, кайбер кызларыбыз малайлар шикеллерәк – әтиләренә дә булышырга чыгып китәләр, – ди Гөлназ.
Шулай да, уйлап карасаң, күп кызлы булуның өстенлекләре күп инде. Йортны чиста тотуда, аш-су әзерләүдә дә кызлары – иң зур ярдәмчеләре аның. «Ашарга пешерү кызларга инде. Дүртенче кызым ризык пешерү белән бик кызыксына. Олылары да ашлар пешереп ашата, башкасын да пешерә беләләр», – ди ул.
Гөлназ сөйләвенчә, ишле гаилә балаларның үзләрен дә бик тәрбияли, тормышка өйрәтә.
Балаларны үстерүнең авырлыгын күрмим. Кемдер, 2 бала да читен, ди. 1 бала инде күбрәк әнигә бәйләнгән була. 2 бала булганда, бер-берсенә көндәш булып, ярыша-ярыша үскәннәрен сизә идем. Ә өченче баланы алып кайткач, бөтен игътибарлары сеңелләренә күчте. Дүртенче бала булгач, 2 олысы шул кече сеңелләрен карадылар. Алар хәзер бишектән алып, йөреп киткәнчегә кадәр баланы ничек карыйсын беләләр. Үзләренә киләчәккә тәҗрибә дә, икенче яктан, күңелле дә. Икенче һәм дүртенче булып туган кызларым аеруча бала җанлы, кечкенәләре аларга бик тартыла.
Өйдә 11 баланың берсе генә булмаса да, кемдер җитми шикелле, сизелә ул. Күңелнең бер кырые китек була. Бөтенесе өйдә булганда рәхәт, – дип уртаклашты Гөлназ.
«Уйламаганда автобуслы булып куйдык»
Бүгенге көндә Гөлназ белән Илшатка балаларын карашырга 2 яктан да әбиләре булыша. «Бабайларыбыз юк инде. Алар икесе дә бала җанлы иделәр. «Иң бәхетле бабайлар булырлар иде», – дип йөрим инде», – ди Гөлназ.
Ялыккан вакытларда, үзенә көчне табигатьтән алуын сөйләде Гөлназ.
Җиләккә барырга яратам, әйберләр үстерәм, шулай бакчада эшләп ял итәм. Туганнарга барабыз. Быел Хөкүмәттән микроавтобус бирделәр бит әле, Татарстанда шундый 6 гаиләнең берсе булдык. Кайбер кешеләр шулай балалары белән еракларга, Дагыстаннарга кадәр чыгып китә бит. Безнең дә шундый хыял бар иде, кулдан, тотылган автобус булса да алырбыз, бәлки, дип йөргән идек. 2 ел элек шул «Д» категориясенә укып та куйган иде ирем. Быел сюрприз булды, уйламаганда автобуслы булып куйдык. Бәби тапканчы, барыбыз бергә Теләче, Питрәч якларыннан әйләнеп кайттык, – ди Гөлназ.
Хәзер бу гаиләдә 2007 елгы иң олы кызлары Камиләгә – 18 яшь, төпчек бәләкәчкә кадәр иң кечкенәсе Мусага – 1,5 яшь. Ә яңа туган кызчыкка әле исем сайламаганнар. Балаларның исемнәрен дә сораштым. Камилә, Дилә, Динә, Самирә, Нәзирә, Рамазан, Мәрьям, Йосыф, Бану, Муса. Тиздән төпчекләре дә исемле булыр, иншәаллаһ.
Безнең нәсел ишле, туганнар арасында да күбрәк кызлар туа, безгә ошаган исемнәр күбесе кушылган, шуңа бер-беребезнең исемнәрен кабатламаска тырышабыз. «Исем ябышмый» дип әйтәләр бит әле, әлегә һаман сайламадык. Әйтеп-әйтеп карыйбыз – аның исеме түгел кебек. Мәгънәсе дә матур булсын дибез инде, шушы 1-2 көндә уйлап бетерәсе булыр, – ди Гөлназ.
Сәфәргалиевларның беренче 2 кызы педколледжда белем ала. Берсе – башлангыч сыйныф укытучысына, икенчесе мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләү белгечлегенә укый. Гөлназ үзе дә, кияүгә чыкканчы, берничә ел педагог-оештыручы булып эшләгән. Гаилә башлыгы Илшат электр уты, су, җылылык кертү белән шөгыльләнә.
«Программа буенча, бәлки, быел торак бирерләр, дип көтәбез»
Сәфәргалиевлар 2014 елдан күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча чиратта торалар икән. Яңа туган сабыйлары быел аларны дәүләтле дә итсен, дигән теләктә калыйк.
Без башта Арчада гел арендага фатир алып яшәп тордык, бер җирдән икенче җиргә күченеп йөрдек, торак белән проблемалар булды. Аннары монда, Югары Мәтәскәдә, бүлеп түләү шарты белән йорт сатып алдык, 60 нчы елларда төзелгән йорт инде ул, шактый таушалган иде, төзекләндерергә, җыештырырга кирәк булды. Барлык уңайлыклары булган зур йорт дип әйтеп булмый аны. Менә алтынчы ел шушында торабыз. Программа буенча, бәлки, быел торак бирерләр дип көтәбез, – диде.
Гөлназга хәзер 40 яшь. Бу яшьтә бәби табуның сәламәтлеккә ныграк сукканын да тойган ул, соңгы йөклелекләрен авыррак кичергәнен дә яшерми.
Яшь чакта табу белән олайгач табу аерыла. Бәби табарга 1-2 атна кала кан басымы уйный башлый. Эмоциональ яктан да бүтәнчә, күбрәк хафаланасың, борчыласың. Яшь чакта җиңелчәрәк уйлана иде. Хәзер инде, тапкан балаларны исән-сау үстерер өчен, сәламәтлек турында да уйларга, үзеңне сакларга кирәк. Үскәннәрен дә күрәсе килә бит. Картлык көнендә балалар күп булыр, дип сөенәм инде күңелемнән. Әби, каникул җитүгә, ничә оныгы бар, бөтенесен җыеп чакыра иде. Күз яшьләрен сөртеп, капка төбендә елап калып озата иде. Ялгыз әби белән оныклары күп булган әби – икесе ике төрле бит инде, – ди ул.
«Балаларыбыз туган җанлы булсыннар иде»
Сәфәргалиевлар балаларын кешелекле, тәртипле, туган җанлы итеп тәрбияләргә тырыша.
Туган җанлылык бетеп бара, кеше дөнья куа, матди якны күбрәк уйлый. Элек бит кеп-кечкенә өйгә эскәмияләр алып кереп тә куйганнар, кеше сыйган да, ризыгы да җиткән. Кешенең күңеле ачык булган. Хәзер, ремонт дип, кеше өенә дә чакырмый, читләшәләр, туган җанлылык бетеп бара. Күршеләр дә элеккечә йөрешми. Балаларыбыз үзара ярдәмчел, туган җанлы булсыннар иде. Үз гаиләләренә генә бикләнмичә, безгә догачы булып калсыннар иде, – дигән теләктә калды Гөлназ.
«Интертат» редакциясе Сәфәргалиевлар гаиләсенең шатлыгын уртаклаша. Яңа бәбиләгән ана белән әле дөньяда яши генә башлаган сабыйга озын гомер, нык сәламәтлек, тиз арада тернәкләнеп, көч туплауларын телик.
Фотоларны «Интертат»ка Гөлназ Сәфәргалиева җибәрде