Шәфәгать Салиховның кызы кияүгә чыккан: «Никахым көнне әтием күгәрчен булып кайтты»
Баянчы Шәфәгать Салиховның кызы Миләүшә Салихованың никахы булган. Сөйгәне белән танышу-кавышуы һәм әтисенең һәрвакыт янәшәдә булуын сизүе турында ул «Интертат»ка да сөйләде.

Талантлы баянчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Шәфәгать Салиховның кызы Миләүшә Салихованың тормышында бик тә куанычлы вакыйга булган – ул үзенең тиң ярын табып, гаилә корган. Шунысын да, һичшиксез, билгеләп үтәргә кирәк: Миләүшәнең сөйгәне дә – нәкъ әтисе кебек үк гармунчы! «Интертат», Миләүшәгә шалтыратып, никахы белән котлады. Бу вакытта аның янәшәсендә булган әнисе Лариса ханым Салихова да үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты.
Миләүшә, сезне чын күңелдән никахыгыз белән тәбрик итәбез. Кияү егете кайсы яклардан, ничек таныштыгыз?
Сөйгәнем – әтием кебек үк Азнакай егете. Аның белән танышуыбыз да кызыклы гына булды. Мине дус кызым спектакль карарга чакырды. Башта барасым да килмәгән иде, кыенсынып кына ризалаштым. Спектакль алдыннан кемнеңдер баянда уйнавын ишетеп алдым. Карасам, бер чибәр егет утыра. Шунда ук аның белән күзләребез очрашты.
Спектальдән соң чәй табыны артында утырырга туры килде. Анда Газинур да бар иде. Ул табын артында «Бер егет гармун сайлый» көен уйнады. Иптәш кызым шунда: «Бу бит – Шәфәгать абыйга багышланган җыр. Ә бу Миләүшә – аның кызы», – дип куйды. Газинур да бу сүзләрне ишетеп торды. Берничә сәгать узуга ул мине, күрәсең, әтием сәхифәсе аша, социаль челтәрләрдә эзләп тапты. Аралаша башладык. Ел ярым очрашып йөрдек тә никах укыттык.
Икегез дә сәнгать кешеләре икәнсез.
Ирем, Казан дәүләт консерваториясен тәмамлап, Рафис Кәлимуллин төркемендә һәм «Ялкын» кавер-төркемендә эшли. Әйе, икебез дә музыкаль кеше булгач, бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз.
Никах кайда узды?
Никах Чаллыда, безнең фатирда узды. Иң якын туганнарыбызны гына чакырдык. Мәҗлестән соң төрле истәлекле урыннарда фотосессия ясадык. Әниебез хәзерге көндә әти белән бергәләп төзи башлаган йортыбызны җиткереп килә. Ахырдан барыбыз да шунда җыелдык, шашлыклар пешереп, баянга җырлап, ял иттек. Шунысын да бигеләп үтәргә кирәк, 25 июль – әти белән әнинең дә туй көннәре. Без дә никахны шул көнне уздырдык.
Туй да көтеләме?
Безнең өчен иң мөһиме – никах укыту иде. Туйны якын арада планлаштырмыйбыз.
Шундый истәлекле көнне, кызын ап-ак күлмәктән күреп, әтиең дә бик сөенер иде…
Үземнең дә никах көнемдә әтиемне янәшәмдә күрәсем килде. Мин бу турыда бик еш әйтәм инде, мин – кечкенәдән әти кызы. Әти турында уйламый торганыбыз юк. Әмма бу көнне ул аеруча да җитмәде. Ләкин аның безнең янәшәдә булуын күрсәткән билгеләр булды.
Өйдә өстәлләр әзерләп йөри идек, тәрәзәбезгә бер күгәрчен очып килеп кунды. Тәрәзә төбендә шактый басып торды. Без шунда ук «бу – әти» дип уйладык. Никах көнемдә әтием күгәрчен булып кайтты. Мөгаен, ул да минем өчен сөенеп ятадыр.
Әтинең иң яраткан көе – «Сарман вальсы» иде. Берсендә Газинур әтинең гармунын алды да, көтмәгәндә, шул көйне уйнап җибәрде. Ниндидер күренмәс җепләр бар сыман, әти үзенең безнең белән икәнлеген гел сиздереп тора.
Әле 9 августта әтием истәлегенә аның туган яклары Азнакай районы Татар Шуганы авылында «Бер егет гармун сайлый» дигән гармунчылар фестивале узачак. Аны әтинең дусты Илдар Гади Азнакай районының мәдәният идарәсе белән берлектә оештыра. Без дә гаиләбез белән кайтырга җыенабыз.

Фото: © Миләүшә Салихова архивыннан
Миләүшәнең әнисе Лариса ханым:
Шәфәгатьнең арабыздан киткәненә төгәл 6 ел да 7 ай. Шәфәгатьнең баянын үзенең вафатыннан соң алып куйган идем. Төгәл 6 ел да 7 ай анда уйнаучы булмады, беркемгә дә рөхсәт итмәдем. Әмма киявебезгә бирми булдыра алмадым. Шәфәгать мәрхүмкәем, «Сарман вальсын» бармакларын елкылдатып, бик яратып уйный торган иде. Газинурның да шул көйне уйный башлавы бик дулкынландыргыч булды. Баксаң, бу – Миләүшә белән аларның гимннары икән.
Миләүшә:
Без әле аралаша гына башлаган чорда мин социаль челтәрләргә әтинең шушы көйне уйнаган видеосын куйган идем. Газинур миңа шул вакытта әлеге көйнең үзенең дә иң яраткан көе булуын әйтте.
Лариса ханым, Миләүшә күңелендә әтисенең идеаль образы яшәгәндер, әйеме? Юкка гына үзе дә гармунчы егет сайламагандыр.
Лариса ханым:
Миләүшә 10 яшеннән әтисе белән гастрольләргә йөрде, билетлар сатышты. «Әнием, мин дә булачак иремнең әтием кебек үк гармунчы булуын теләр идем», – дип әйткәне булды. «Бөтен баянчы да әтиең кебек үк яхшы булмас», – дигән идем шул вакытта. Аллаһы Тәгалә баянчы егетне чыгарды да куйды юлына, әле, өстәвенә, әтисе кебек үк Азнакай егете. Туры килүләр шулкадәр күп.
Миләүшә:
Газинурның әтисе, кайнатам була инде, шулай ук минем әтием белән танышлар булып чыкты. Аларның берничә тапкыр очрашканнары булган.

Фото: © Миләүшә Салихова архивыннан
Лариса ханым, кызыгызны кияүгә биргәч, нинди хисләр кичердегез? Бу бит инде – елата да, шатландыра да торган көн.
Лариса ханым:
Бер яктан сөенеч инде, әйе. Аңлыйсың, кыз кеше кайчан да булса туган йорттан китәргә, үз тормышын корырга, кияүгә чыгарга тиеш. Шулай ук: «И, бу бала минеке түгел бит инде хәзер. Кунакка гына кайтып йөриячәк», – дип тә уйлыйсың. Башта никахка әзерләнү кебек күңелле мәшәкатьләр белән йөрелде. Ә менә никах узып, икенче көнне үземә моңсуланырга ирек бирдем. Кызым да зур тормыш юлына аяк басты бит, дип, елап та алдым.
Үзегезнең хәлләрегез ничек? Улыгыз ничек?
Улым Рубинга 25 яшь инде. Ул – бөтен яклап та безнең бик зур терәгебез. Миләүшәне дә, мине дә кайгыртып тора. Әтисенең вафатыннан соң аңа кисәк үсеп китәргә туры килде.
Үзем эшләп йөрим. Әле дә эшем бар, дим. Артык уйларга бирелмәскә эш ярдәм итә. Шәфәгать белән сала башлаган йортыбызны төзим. Шәфәгать, әлеге йорт гаиләбез – балалар, оныклар бергә җыела торган урын булыр, бик күңелле яшәрбез, дип хыялланды. «Миләүшәнең никахын да шунда уздырачакбыз», – дип әйтә торган иде. Барысын да ул теләгәнчә эшләдек. Никах мәҗлесеннән соң, бәйрәмне йортыбызда дәвам иттек. Балалар беренче төнне дә йортыбызда кундылар.
Ә болай, балалар миңа ялгызлыкны сиздермиләр, ямансуларга ирек бирмиләр, икесе дә гел янәшәмдә.
Рәхмәт, Лариса ханым. Миләүшә, сез элек Ильмира Нәгыймова төркемендә эшли идегез. Гаиләле булгач та, гастрольләр тормышын дәвам итәчәксезме?
Әйе, әлегә мин Ильмира апа белән эшләячәкмен. Сүз уңаеннан, никахка Ильмира апа да чакырулы иде, тик бер чарага китәргә кирәк булу сәбәпле, ул килә алмады. Аның белән хезмәттәшлегемне дәвам итәчәкмен. Тиздән иремнең дә, минем дә гастрольләр сезоны башлана.
Кайда яшәчәксез?
Без әлегә Казанда фатир арендалыйбыз. Тиздән үз фатирыбыз булыр, дип уйлыйм. Уебез – Казанда төпләнү.
Бик зур рәхмәт, Миләүшә. Мәхәббәтегез гомерлек булсын!

Фото: © Миләүшә Салихова архивыннан