Сафаҗәйдән репортаж: «Авылдан киткән яшьләребез авылны онытмый, ярдәм итеп тора»
«Интертат» хәбәрчесе Түбән Новгород өлкәсе Сафаҗәй авылында күргәннәре белән бүлешә.
Гыйнвар азагында Россия мөселманнары Диния нәзарәте Казан журналистларын Түбән Новгород өлкәсе Сафаҗәй авылына «Фәезханов укулары» дип аталган төбәкара фәнни-гамәли конференциягә чакырган иде. Мәгърифәтче Хөсәен Фәезхановның (1823-1866) тууына 200 еллыкка багышланган чараны яктыртырга дип, «Татар-информ» редакциясе мине җибәрде. Эш сәфәренең максаты үтәлсә дә, Сафаҗәйдә күргәннәрем белән уртаклашмаган идем әле.
«Бездән Мәскәүгә һәр атна ит белән 6-7 машина йөри»
Тимер юл транспорты төгәл билгеләнгән вакыт белән йөрүен исәпкә алып, без, берничә журналист, иртәнге сәгать 5тә «Казан – Түбән Новгород» электропоездына утырып киттек. Түбән Новгород өлкәсенең Пилнә районы үзәгендә урнашкан «Пилнә» станциясенә кадәрле 3 сәгатьлек юл сизелми үтеп китте. Безне иртәнге поезддан авыл өчен янып-көеп йөргән эшмәкәр Айрат Абдуллов каршы алды. Сафаҗәйгә кадәр 30 километр юлны Айратның «Ларгус» машинасында кайттык. «Шоферыбыз» киң күңелле, ачык кеше булып чыкты. Күрешүгә үк, ул безне туганнары кебек якын итте. Яныңда ачык кешеләр булганда, юл күңелле уза инде, бигрәк тә машина бер чокырдан икенчесенә кыр кәҗәсе кебек сикереп барганда.
«Ай-яй, сездә юлларны бер дә карамыйлар икән», – дим. «Каравын карыйлар, эшләмиләр генә. Кыш көне йөрергә була әле. Карлар эрегәч, чын чокырларны бер күрсәтер идем. 10 километрны беренче-икенче передачада үтәбез», – ди Айрат. «Юлын киң итеп салганнар бит. Ике яктан да икешәр полоса сызарга була. Бездә районнар эчендә мондый киң юллар юк», – дим. «Элек алай киң түгел иде ул. Аны, М12 трассасын салганда, йөк машиналары сытып, киңәйтеп бетерде», – ди Айрат.
Алгарак китеп әйтим, Сафаҗәйдә мәктәп автобусы йөртүчесе белән дә юллар темасына фикерләшеп алган идек. 67 яшенә җитеп, үз гомерендә Пилнә белән Сафаҗәй арасында яңа асфальт күргәне булмаган аның. Ямау салудан ары узмыйлар икән. Анысы да ел саен тәтеми. «Безнең районда 3 татар авылы бар. Берсенә дә яңа асфальтка чират җитми. Рус авылларына бара торган юллар безнеке кадәр беткән хәлдә түгел. Хөкүмәт рәисе урынбасары Марат Хөснуллин губернаторга «татарларны кимсетмәгез» дисә, юлны гына ясарлар иде», – диде ул. Сафаҗәй эчендә юллар әйбәт үзе. Меңгә якын йортлы авылның һәр урамында диярлек тигез асфальт. Берничә кыска урамга гына вак таш җәелгән.
Айрат белән сөйләшүне дәвам итәбез.
Айрат, кем булып эшлисез?
Итләр белән шөгыльләнәм. Эшмәкәр дисәң дә була инде. Ярымфабрикатлар ясау буенча кечкенә генә цех ачтык. Пилмән, кәтлит, мантый, өчпочмак, шашлык, фарш ясыйбыз.
Кая тапшырасыз?
Мәскәү белән Түбән Новгородка китә.
Еракка китә икән. Юл чыгымын каплар өчен, продукциянең күләме зур булырга тиештер?
Күләме зур түгел инде. Бездә логистика уңайлы. Бездән Мәскәүгә һәр атна ит белән 6-7 машина йөри. Без шуңа куеп җибәрәбез дә, анда каршы алалар.
Авыл продукциясен Мәскәүдә яратып алалардыр әле?
Әлхәмдүлилләһ. Һәр хайванны үзем чалам, яки, сирәк очракта, намазда булган ышанычлы кешегә тапшырам. Бернинди химия кушмыйбыз. Безнең сатып алучылар хәләл ризык сорый. Без 3 кеше эшлибез, икебез быел хаҗга бардык.
Айга күпме мал чаласыз соң?
3-4 була инде. Без зур малларга өстенлек бирәбез. Мөгезле эре терлектән 600-800 килограмм, ә елкылардан кимендә 400 килограмм ит чыгардайларын сайлыйбыз.
Аның кадәр малны каян аласыз?
Үзебез дә асрыйбыз. Үзебезнеке өлгермәгән булса, сатып алабыз.
Конференция башланганчы, Айрат безне авыл буйлап әйләндереп килде. Авыл матур, төзек. Нәкъ Татарстандагы берәр район үзәге кебек, һәр урамда ике катлы, калай түбәле таш йортлар тезелеп киткән. Ярлы халык мондый йортлар сала алмый. Нефть чыккач, гадәттә, Татарстан халкы бай яши, диләр. Сафаҗәй – Татарстан түгел. Татарлар күмәкләшеп яшәгән күп төбәкләрдә булырга туры килде. Бөтенесендә диярлек татар авыллары мул тормышы белән аерылып тора. Бәлки, яхшы яшәүнең сере нефтьтә түгел, ә һөнәрле, тырыш халкындадыр?
Сафаҗәйдәге тормыш никадәр генә кызыктырса да, проблемалары җитәрлек. Иң зурысы – яшьләр шәһәргә йөз тота. Айрат Абдуллов сүзләренчә, йортларның өчтән берендә кеше яшәми, ә балалы гаиләләр – һәр урамда бармак белән генә санарлык. Буш йортлар күп булса да, тәрәзәләренә такта кагылганнарын күрмәдем. Авылдан киткән яшьләр авыл белән элемтәне өзеп бетерми, туган нигезне кадерләп, саклап тота икән. Шуңа күрә бер генә өй дә ташландыкка охшамаган. Бу күренеш авылның киләчәгенә өмет бирә.
Алда әйтелгәнчә, Сафаҗәйгә килүебезнең төп максаты – «Фәезханов укулары»нда катнашу иде. Хөсәен Фәезханов – Сафаҗәйдә туып үсеп, зур дәрәҗәләргә ирешкән мәгърифәтче, галим, җәдидчелек башында торган шәхес. Казанда мәдрәсәдә белем алганнан соң, ул остазы Шиһабетдин Мәрҗани фатыйхасы белән Санкт-Петербургка китеп, император университетында лектор һәм гыйльми хезмәткәр буларак таныла. Аның фикерләре яңа буын мәгърифәтчеләр, язучылар калкып чыгуына этәргеч бирә.
Бүген дә авыл халкы үзенең бөек улын таный, ел саен аңа багышлап фәнни конференцияләр үткәрә, Сафаҗәй зиратындагы каберен зиярат кыла.
«Яшьләрнең күбесе Мәскәүгә китә»
Конференциядән соң, мин яшь кенә имам, Пилнә һәм Сеченово районнарының имам-мөхтәсибе Шамил хәзрәт Сабитов белән таныштым. «Пилнә районында 3 татар авылы – Сафаҗәй, Мучали, Питрәксе, ә Сеченовода бер генә – Краснай авылы бар», – дип таныштырды Шамил хәзрәт.
Шушы ике районда күпме татар яши?
Төгәл санын белмим. Һәрберсендә чама белән 1000гә якын инде. Үземнең авылда – Сафаҗәйдә 1000нән артык кеше яши. Мин Сафаҗәйнең икенче мәчетендә имам вазифасын да үтим. Авылда 5 мәчет эшли.
Бер авылга 5 мәчеткә ихтыяҗ бармы?
Революциягә кадәр авылда 8 мәчет булган, ләкин Советлар Союзы чорында алар ябылган. Үзгәртеп кору чорында дини ирек бирелгәч, элек мәчет торган урыннарга халык, шатлана-шатлана, яңаларын төзеде. Беренче мәчет 1988 елда, икенчесе 1991 елда ачылды. Шуннан соң бер-бер артлы тагын 3 мәчет төзелде. 1990 елларда халык, күрәсең, дингә сусаган булган. Ул чакта мәчетләрне карап тотарга кирәклеген уйламаганнар инде, мәчет урынына мәчет салырга тырышканнар. 30 ел элек авылда халык саны да күбрәк иде.
Хәзер авылларда кеше кими. Бу мәчетләр ябылмасмы?
Ябылу булмас инде. Без аларны сакларга тырышабыз. Әлегә һәрберсенең имамы бар, көн саен 5 вакыт намазга ачыла. Җомга намазына кышын 30лап, ә җәен – 60лап кеше җыела.
Мәчеткә йөрүчеләр саны елдан-ел кими, диләр. Дөресме?
Кызганыч, кими. 2000 елда мин мәктәпне тәмамладым. Мин укыган елларда мәктәптә 450 бала бар иде, ә бүген 150гә калды.
20 ел эчендә балалар саны ни өчен 3 тапкыр кимеде?
Яшьләрнең күбесе Мәскәүгә китә. Яшьләр кимегәч, балалар азрак туа, дигән сүз инде.
Яшьләр ни өчен китә?
Кеше яхшырак тормыш эзләп китә инде. Авылда җир эше күп. Өлкән кешеләр дә: «Без күргән авырлыкны балам күрмәсен, шәһәрдә эш җиңелрәк», – дип, баласын шәһәргә төртеп җибәрергә тырыша.
Хәзер бит авылда яшәү шартлары элеккеге вакытка караганда уңайлырак.
Да инде. Суы, газы кергән, канализация бар. Авыл эчендәге юлларның 90 процентына асфальт җәелгән.
Авылдашларыгыз Мәскәүгә нинди эшкә китә? Интеллектуаль хезмәткәме, яисә төзелеш кебек авыр эшкәме?
Төрлесе бар инде. Нигездә, укырга китәләр дә шунда төпләнеп калалар.
Җанисәп нәтиҗәләре буенча, Түбән Новгород өлкәсендә 11 ел эчендә татарлар саны якынча 40 процентка кимегән. Сафаҗәйдә дә шулкадәр кеше кимедеме?
Халык саны кими, ләкин аның кадәр үк түгел инде.
Авылда калырга теләгән кешегә эш бармы соң?
Эш бар. Гаиләләр берләшеп, үзләренә эш ачучылар артты. Малайлар блоклар, брусчаткалар, ярымфабрикатлар ясарга тырышалар. «Киров» исемендәге колхоз да, фермерлар да бар. Бер фермер мәктәптә укый торган 2 малаена икешәр катлы ике йорт салып куйды. Киләчәктә балаларын авылда калдырырга ниятли.
Имам-мөхтәсиб буларак, авылның киләчәген ничек күзаллыйсыз? Бер 10 елдан авыл нинди булыр?
Бөтен әйбер Аллаһ рәхмәтеннән тора. Дөнья бит ул куласа – әйләнә дә бер баса. Бездән ерак түгел генә М12 трассасы салынып килә. Бу юл авылыбызның күтәрелүенә сәбәп булыр, дип өметләнәм әле. Яңа эш урыннары барлыкка килсә, авылда калучылар артыр. Шәһәргә киткән кешеләр дә җир белән элемтәне сакларга тырыша – мөмкинлекләре булганнар авылда йорт, мунча сала.
Мине үзем дә Мәскәүдә туган кеше. Әти-әнием яшь чагында Мәскәүгә киткән булганнар. Миңа 4 яшь тулгач, әйләнеп кайтканнар.
Авылда позитив күренешләр бармы соң?
Авылдан киткән яшьләребез, Аллаһка шөкер, авылны онытып куймый – һәрвакыт безгә ярдәм итеп, «нинди ярдәм кирәк» дип кенә торалар, авылыбыз файдасы өчен йөгереп киләләр. Авылда 20 ел буе мәчет каршында җәйге мәдрәсә эшләп килә. Мин үзем дә шунда укып чыктым һәм хәзер шушы эшне дәвам итәм. Авылга ярдәм итеп торучыларның күбесе – безнең мәдрәсәдә укыган кешеләр.
Мәчеткә акчалата да ярдәм итәләрдер әле.
Да, да. Акча белән дә, файдалы эш белән дә.
Дөрес булса, кеше Сафаҗәйдән чыгып китсә дә, нигезен ташламый, туган йортын яңартып куя, дип ишеткәнем бар.
Да, да. Андый нәрсә бар инде. Ике катлыны эшләп куялар. Хәзер «берсәк» кимеде әле ул, «потому что» заманалар бер төрле генә бармый.
Мәскәүгә моннан ничә километр?
600гә якын. М12 трассасы ачылгач, 4 сәгатьтә барып җитеп булачак, диләр.
Түбән Новгородка кадәр күпме барасы?
Казанга барган кебек үк – 250 километр. Чабаксарга – 200 километр.
«Ацык» халык без»
Фәнни конференциядән соң, кунакларны мәдәният йортына җирле үзешчәннәр концертына җыйдылар. Түбән Новгород өлкәсендә яшәп, татар моңы ташып торган талантлы милләттәшләрне, бигрәк тә балаларны, күреп куандык. Биредә халык ачык. Теләсә кем белән тартынмыйча сүз башларга мөмкин. Яннарында булганнар да җиңел генә диалогка кушыла. 5 минут сөйләшкәннән соң, алар әле туганың кебек якын кешеңә әверелә, кунакка кыстый башлый.
Концерттан соң, Түбән Новгород өлкәсенең Тукай авылыннан килгән Мәксут абый Юнисов белән таныштым. Сөйләшү диктофонга ничек язылган булса, шулай бирдем, чөнки укучыларга Нижгар татарларының сөйләмен күрсәтәсем килә.
«Фамилиягез үзенчәлекле.
Безне Казанда Юнусов диләр, ә без – Юнисовлар. Бабам Юнис булган.
Сездә халык кунакчылмы?
Ацык халык без. Артистлар киләме, башкалармы, цакырып, кунак итәргә тырышабыз инде. Артистлар бик күп килде безгә. Килегез, күрерсез. Бездә Сабантуйлар бик күңелле уза. Килегез, кунак булырсыз.
Тукай авылында күпме кеше яши соң?
80нце елларны безне «Китайское население» дияләр иде. Элек 1000 өстенә булгандыр. Хәзер инде азайды, 300 өстенә калды, городка киттеләр. Безнең авылны бөтен областьта беләләр иде. Потому что безнекеләр акцаны на стороне эшләйләр иде. Халык күп, бөтен кеше колхузда эшләй алмый. Аннары колхуз бетте дә ул. Без Оренбург, Саранск, Волгоград якларына ук китеп стройкаларда эшләдек. Акцасын да эшләйсең, берәр тонна ак он да кайтарасың. Безнең авыл, хезмәт итеп, үзгә авылларга караганда бай яшәде. Сабантуйларында йыр, гармун күп була иде.
Тукай авылы халкына нинди һөнәрләр хас?
Бездә күбрәк строительство, терлекчелек алга киткән. Фермерлар күп, болай да туар (искәрмә – мал-туар) тотучылар күп.
Сүзгә тагын бер абзый кушылды. Әңгәмәгә бирелеп китеп, исемен дә сорарга онытканмын.
Үзем дә ике бозау тотам, карт булсам да.
Хәзер дә читкә китеп эшләүче төзүчеләрегез бармы?
Шабашкага йөрүчеләрме? Бар. 4-5 кешелек бригад белән Мәскәүгә йөреп эшләйләр.
Бүген Сафаҗәйдә базар көне иде. Сездә дә базар көннәре буламы?
Безнеке район үзәгендә була. Базаркөн безгә кил.
Кайсы «көн базар көне» дип атала?
Якшәмбе.
Сездә атна көннәре башкачарак атала бугай. Санап күрсәтегез әле.
Дүшәмбе – башкөн,
Сишәмбе – бушкөн,
Чәршәмбе – чәршәмбе,
Пәнҗешәмбе – атнакич,
Җомга – атна көн,
Шимбә – атнарасы көн,
Якшәмбе – базаркөн».
Шушы позитив ноктада сөйләшүне туктатып, кайтыр юлга чыгасы булды. Тукай авылыннан килгән абыйлар мине кунакка чакырып калды. Сабантуйга Нижгар якларына бармыйча булмас, ахры.