Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз
news_top_970_100

Соңгы көннәрнең кү­ңелсез уйларыннан бераз арынырга теләп, кибеткә баруы иде Әдиләнең. Күперне узып, юллар кисешкән чатка борылган гына иде, янына бер машина килеп туктады.

– Жен… девушка, скаж-жите… – Машина тәрәзәсеннән башын сузган ир кеше тотлыгыбрак калды.

Хатынга бу күренеш кызык тоелды:

– Әйе, тыңлыйм. – Ул инде машинада эленеп торган ислам дине атрибутикасын күреп өлгергән иде, татарча җавап бирде.

Ир кеше машинадан чыкты. Озын буйлы, коңгырт күзле ир иде ул. Гади һәм зәвык белән киенгән.

– Миңа сезнең ярдәм кирәк иде бит әле. Сез биредә яшисездер ич, әйеме? Бер кешене табасы бар минем. Бик мөһим йомыш кушканнар иде, булышмассызмы?

– Әйтеп карагыз. Белсәм, нигә булышмаска?

Ир кеше Әдиләгә таныш берәүнең исемен атады.

– Сезгә крупно повезло, дип әйтер иде бер урыс. Әйдәгез, миңа шул якка.

Әдиләгә чынлап та шул якка иде. Җитмәсә, ул ялда һәм беркая да ашыкмый иде. Башка вакыт булса, булдыралган хәтле юлны гына өйрәтеп җибәрер иде, мөгаен. Бүген исә машинага кереп утырды да юл күрсәтергә кереште.

– Ә мин сезгә «җен» дип әйткәнгә ачуланмадыгызмы? – Яңа танышының шаярасы килә иде бугай.

– Хәзер инде «шайтан хатыны» дисәләр дә, бер исем дә китми, – дип көлде Әдилә, аның «жен» дип тукталып калуын искә төшереп.

– Без хәзер сезнең белән минем йомышны йомышлыйбыз да кафега кереп утырабыз, килеш­текме? – Ир кешенең күзләрендә шаян очкыннар биеште.

Әдилә, гаҗәпләнүдән күзләрен түгәрәкләндереп, сүзсез генә әлеге иргә карап алды. «Ай-һай, мут нәрсә булып чыкты бу», – дигән уй ирен кырыена мыскыллы көлемсерәү булып ятты. Андый тип ирләрне өнәми ул.

– Мин бит чынлап әйтәм, – дип кабатлады үҗәт ир.

– Юләрме әллә сез, дияр идем, беренче күргән кешегә карата алай әйтү килешмидер. Мин – ир хатыны. Башка аңлатма кирәкме? – Әдилә, бик җитди кыяфәттә, әлеге әрсез иргә карады. Гаҗәбе: ир аңа ниндидер эчкерсез күзләр белән карап тора иде. «Шәп артист!»

– Ачулансагыз ачуланыгыз, тик «әйе» диегез әле.

Машина кирәкле йорт янына килеп җиткән иде инде. Әдилә: «Өйдәләрме икән, карап чыгыйм әле», – дип, шау чәчәккә күмелеп утырган ишегалдына таба атлады. Бәхетле хуҗабикәнең кечкенә генә гөлләр патшалыгы иде бу. Ак төстәге гөлчәчәкләр аллеясына эреле-ваклы чәчәк түтәлләре кушылып киткән. Һәрбере ниндидер сурәт ясый: бер җирдә ясалма күл тирәли тезелешеп киткән аккошлар утырса, бераз читтәрәк әкият геройлары рәте китә. «Интернеттан алган бугай идеяләрне, кара ничек шәп килеп чыккан?» – дип соклана-соклана өйгә таба атлады Әдилә. Хуҗалар өйдә булып чыкты.

– Сезгә бер кунак алып килдем әле. Кабул итеп алыгыз.

Бер-ике авыз сүз сөйләшкәч, яшь хатын тизрәк китү ягын карады. «Юл буе бәйләнеп барды, китим әле», – дип пышылдады чыгып барганда хуҗа хатынга. Капканы япканда, аңа нидер әйтергә ымсынып калган теге ирне күреп калды.

Сәер инде бу ир-ат халкы. Өендә менә дигән хатыны, берничә баласы көтеп тора бит инде югыйсә бу кешене. Нигә шулай вакланалар икән? Укыганы бар иде, ирләрнең партнерлары никадәр күп була, җенси энергияләре дә шулкадәр тизрәк бетә, ди. Яшьли импотент калу да куркытмый бугай. Төрле чирләр йоктырудан да шүрләмиләр микән? Гомумән, аңламый ул уңга-сулга чабулаган затларны. Бала вакытында тиешле наз, ярату күрмәгәннәр шулай талымсызга әйләнә икән, дип укыганы да бар иде. Бигрәк күп баланы тиешенчә яратмаганнар булып чыга түгелме соң? Дини кануннар буенча тәрбия юк та юк инде биредә. Ул ислам билгеләрен теләсә кайда асып куюдан нинди тәм табалардыр. Күңелләрдә аз гына да итагать-әдәп булмагач…

Шулай уйланып бара торгач, каршысына ук диярлек килеп туктаган таныш машинага аздан гына килеп бәрелмәде ул. Кай арада узып киткән соң әле бу?

– Ә мин сезне көтәм, – дип елмайды ир.

«Вот маньяк!» – дигән уй узды Әдиләнең башыннан.

– Нигә?

– Бәрәкәт, без бит кафега барабыз хәзер.

– Сез чынлап та юләр мәллә? Өстәвенә, бәйләнчек тә. Мин нишләп бер таныш түгел ир белән кафега кереп утырыйм, ди. Нәрсә кирәк соң сезгә миннән? Һушны алырлык чибәр кыз булсам икән. Күзе төште, башын югалтты, дияр идем. 40ны узган хатыннан ни кирәк сезгә? Ә?

– Яратмыйм мин җилбәзәк кызларны. Башларында җил уйный әле аларның. Аларны кызыксындырган мине кызыксындырмый.

– Алар сезне кызыксындырырга тиеш тә түгел. Хатыныгыз бар­дыр бит. Менә сезне кызыксындырырга тиешле бердәнбер кеше!

Әдилә, сүзе беткәнгә санап, китәргә кузгалды. Ир аның юлына аркылы басты. Беренче күргәннән бирле гел елмаюлы йөзе сүрәнләнеп киткән иде аның.

– Мин аңлыйм, чынлап та бәйләнчек кеше ролендә мин хәзер. Әгәр дә, сез миңа ошыйсыз, дисәм…

Әдилә тыела алмый көлеп җибәрде. Рәхәтләнеп көлеп туктагач:

– Сез соң ишеттегезме әле генә ни диюегезне? Көпә-көндез… кеше белән шыгрым тулы юл кырыенда… беренче күргән бер ханымга… җитмәсә, ир хатынына (ул турыда әйткән идем)… ап-аек баштан (шикләнәм хәзер!) …ни оятыгыз белән шулай дип әйтә алдыгыз сез??? – Әдилә һәр сүзенә басым ясый-ясый тезеп китте.

– Беләсезме, мин сезнең урында булсам, «ярар, чукынсын инде, бер тапкыр кафега кереп утырганнан ни булган, барыбер тынычлыкта калдырмас» дип, ризалашыр идем. – Ир кешенең йөзенә янә елмаю кайтты. Гүя ул Әдиләне бөтенләй ишетмәде дә.

Әдилә баш чайкап куйды, шулай да янә көләсе килә башлады. Күптән мондый хәлгә калганы юк иде шул.

– Сез мине тыңлагыз гына. Мине бүген тыңлаучы кирәк. Нигәдер сезне күрәм мин ул тыңлаучы урынында.

Ир янә җитдиләнеп калган иде. Бая игътибар ителмәгән: чигә чәчләре шактый гына көмешләнгән икән. Маңгаенда сузылып яткан ике буразнага да еллар нидер язып өлгергәнгә охшаган. Әдиләне бу сәер тарткалашу ялкыта башлаган иде инде, ирнең үз сүзләре белән җавап бирде:

– Ярар, чукынсын инде, бер тапкыр кафега кереп утырганнан ни булган, барыбер тынычлыкта калдырмассыз. Иртәгә кеше телендә мин булырмын инде булуын. Хәерле булсын. Киттек.

Нигә шулай эшләде ул, үзе дә аңлап җиткермәде. Ирнең тарту көче шулай куәтле идеме, ни сәбәптәндер, Әдилә янә машинага утырды.

– Без танышмадык ич әле. Мин Рөстәм булам. Сезне кем дип атый әниегез?

– Әдилә дип.

– Сез гел шулай кеше сүзеннән куркасызмы? Кеше кемне дә булса сөйләми тора алмый ул. Әгәр кешеләр бер генә мизгелгә башкалар турында гайбәт сөйләүдән туктасалар, дөнья тынып калыр иде, дигән ди берәү.

– Мин гайбәт сөйләүне үзем дә яратмыйм, минем белән дә кирәкле-кирәкмәс авыз чайкауларын теләмим. Кеше сүзе кеше үтерә.

– Нигәдер мин сезне кеше сүзеннән өстен дип уйлаган идем.

– Ә сезгә барыбермени сезнең турыда ни сөйләүләре?

– Әйе. Мин үземнең кемлегемне беләм. Иң мөһиме: миңа үземне үзем хөрмәт итү, ә башкаларның ни дә булса сөйләве мине тамчы да кызыксындырмый.

– Шул ук башкалар сезнең тормышыгызны 180 градуска борып җибәрергә мөмкин дип уйламыйсызмы? Сезгә карата дус­ларыгыз, танышларыгызның фикере үзгәрсә, бизнестагы партнерларыгыз шикләнә башласа…

– Әйе, булырга мөмкиндер алай да. Тик мин, чынлап та, ул турыда уйламыйм.

Алар кафега кереп утырдылар. Әдилә биредә очраган танышлары белән баш иеп кенә исәнләшеп алды. Заказ ясадылар.

– Тыңлыйм сезне, – диде Әдилә. – Сезнең бит кем беләндер сөйләшәсегез килгән иде. Ни булды? Сөйләгез әйдә.

– Кем беләндер түгел шул. Сезнең белән…

– Башламагыз инде тагын, зинһар.

– Менә сез ирегезне яратасызмы? Яратмыйсыздыр кебек тоела... Хәер, бәлки, ялгышамдыр да. Сез урамда ялгызыгыз гына идегез. Кибеткә бара идегез бугай? Яраткан хатынымны мин кибеткә үзен генә җибәрмәс идем. Беләм мин сезне, ул да кирәк, бу да кирәк, дия-дия әйбер җыеп, аннары авыр сумкаларыгызны көчкә сөйрәп кайта идегез бит инде, шулай бит? Яраткан ир хатыныннан авыр күтәртмәс. Ә сезнең очракта… Мөгаен, сез аны яратмыйсыз­дыр. Үзен ихтирам итмәгәнне кем яратсын.

Әдилә көлемсерәп куйды. Дәшмәде. Ир хаклы иде.

– Ярату җитми миңа, – дип көрсенде ир. Рөстәм диде бит әле.

«Имәндә икән чикләвек!» – һаман шул бер балык башына килеп чыгар, ахры, бу, дип уйлап куйды хатын.

– Гормоннар уйнавы булдымы, әллә өйдәгеләрнең «кайчан өйләнәсең»е туйдырдымы, мин бик баш ватып тормаган идем өйләнгәндә. Күрдем, ошаттым, өйләндем. «Кәнфитле-букетлы чор» диләрме әле, ул да 1 ай чамасы гына булды безнең. Менә хәзер уйлыйм да гаҗәпләнәм: ә бит никах та укыттык. Соңгы вакытта гына никахның Аллаһы Тәгалә каршында никадәр зур җаваплылык икәнлеген аңладым мин. Ул вакытта андый уй башка да кереп карамады. Бөтенесе өйләнә – мин дә өйләндем. Бөтенесе никах укыта – мин дә укыттым. Хәзрәтнең сүзләре дә бер колактан керде, икенчесеннән чыкты. Хәзер генә мин дини әдәбият белән кызыксына башладым ул. Хатыным да дини мәсьәләләрдән миннән ерак китмәгән булып чыкты. «Уф, көчкә түздем укып бетергәнче», – дип чыкты никахтан чыкканда. Шуннан үзең аңла инде безнең никахның дөреслеген.

Башта әйбәт кенә тордык кебек без. Башкалар шикелле үк инде. Торак ягы да чагыштырмача ярыйсы: әти бер бүлмәле фатир бүләк итте туйга. Үзем – юридик белемле белгеч, эше ярыйсы гына алга барган фирмада эшлим. Монда да әтинең танышлары урнашырга ярдәм итте – яшермим. Хатыным миннән яшьрәк, поварлыкка укыган чакта таныштык без аның белән. Соңрак «яратмыйм» дип ташлады ул эшен, берәр институтка керергә кирәк, дип тә йөргән иде, сүздә генә калды анысы да. Кыскасы, бер-бер арт­лы 2 бала тапты да хуҗабикә булып алды ул. Ике кызым бар минем. Зарланмыйм, матди яктан тәэмин иттем мин гаиләмне. Анысы өчен Аллаһ каршында да намусым чиста.

– Аерылдыгызмыни? Ике баланы ташлап киттегезме? – Әдилә, каршындагы кофесын инде 5 минут болгатып утырган ирне бүлдереп, сорап куйды.

– Әйе дә, юк та. Бергә яшәүнең унынчы елы иде бугай, миңа эшем буенча чит илгә барырга туры килде. 1 ел аерым яшәдек без. Башта аларны да алдырырга исәп бар иде, тик әнинең саулыгы какшабрак китте. Балалар да кечкенә иде бит әле, мәктәп яшенә җиткән генә иделәр.

Кайткач, хатынымнан бизүемне аңладым. Сөйләшергә сүз юк икән бит безнең. Йорт, ашау-эчү, балаларга аласы киемнәр, дарулар… Шул тирәдә генә барлык сөйләшү. Туйдырды мине бу «бытовуха». Мин яшьтән укырга яраттым, театрларның репертуарын һәрчак белеп тордым. Үземнең дә рәсем ясауга һәвәслек бар.

Гармун да шыгырдатам бераз, моңым да бар, диләр.

Өйләнешкәч, берара уңга-сулга карамый дөнья кудым: көн-төн эшләдем, булсын, дип тырыштым. Һаман да шул «кешечә булсын» дип тырыштым. Ул ягы, Аллага шөкер, җитеш хәзер: өч бүлмәле фатирлы да булдым, үз машинам да бар, алдагы көн өчен бераз сәмән дә җыелды.

– Бик баналь очракка охшап тора бу. Аннары берәр кызны очраттыгыз, ул сезне аңлый иде, сөйләшеп сүзләрегез бетми иде, һәм сез аерылдыгыз. Шулаймы?

Ир инде суынып беткән кофесын йотып куйды. Сүзен кай тирәдән ялгап китәргә белмирәк торды бугай.

– Әйе, мин аерылдым.Хатыныма 2 бүлмәле фатир алып бирдем. Яратмаган кешең белән тору – үзе гөнаһ, дип укыдым мин бер китапта. Беләсеңме, гомереңнең кыйммәтле һәр минуты, һәр сәгате синең күңелеңә чит булган хатын белән үтә. Минем салкынлыкны тора-бара ул да сизде, ниһаять. Артымнан күзәтчелек итә башлады, мин сөйләшеп кенә торган һәммә хатын-кызны дошман күрде, кирәксә-кирәкмәсә тавыш куптарды. Мин хәтта аның белән бер бүлмәдә йоклый алмый башладым. Эш шуңа барып җитте: ул, мине көнләштерер өчен булса кирәк, башка ирләр белән чуала башлады. Бәлки, берни булмагандыр да. Миңа шулай җиткерделәр. Һаман да шул кеше сүзе инде.

– Сезгә яраган – хатын-кызга ярамыймыни? – Әдилә көлемсерәде.

— Сез мине баядан бирле Дон Жуан итеп күрәсегез килә бугай. Юк, гаҗәпләнүегезгә каршы, мин сөяркәләр тотмадым, читтә назлар эзләмәдем. Сәеррәк тоеламы? Менә шундый ирләр дә була ул. Әллә гаиләдән килгән тәрбия, әллә ниндидер психологик барьер мине андый адымнан саклап килде. Миңа калса, барлык ирләрнең дә сөяркәсе була, ирләр дистәләгән хатын-кыз белән йоклап чыгарга мөмкин, дигән сүзләр – миф ул. Балыкчының тоткан балыгы белән мактануы шикеллерәк бу. Һаман да шул башкалар, бу очракта башка ирләр каршында шапырыну, «мачо» булып күренәсе килгәнгә арттырылган сүзләр генә бу.

Беркемгә дә башкаларны алдарга ярамый. Мин дөресен әйттем баштан ук. Яратмавымны аңлауга ук: «Аерылышыйк, син дә үз бәхетеңне табарсың, мин дә табармын, әрәм итмик болай гомеребезне», – дидем. Ул тыңларга да теләмәде. «Ир бирмәк – җан бирмәк», – диде. «Балалар күреп үсмәсен гаугалы тормышны, – дидем, – аларның проблемаларын бергә-бергә хәл итәрбез, мин алар тормышыннан китәргә җыенмыйм» , – дидем. Тыңламады.

– Яраткандыр…

– Уңайлы иде аңа минем белән. Берни турында уйлыйсы юк. Вакытында ашарыңа пешкән, керең юган-үтүкләгән булса, шул җиткән, дип яшәде ул.

– Күбрәк белгәч, ераграк күргәч, нигә хатыныңны да үз артыңнан ияртмәдең соң? Белгечләр: «Ир белән хатын бер-берсенең тормышын үзара тулыландырыр өчен, үзүсеш булсын өчен гаилә кора», – ди бит. Укытырга идең, төрле курсларга йөрсен иде, бергәләп дөнья гизәргә иде.

– Йөреп карады берничә курска. Тик алар – маникюр ясау да макияж ясау буенча курслар иде. Аңлыйм мин синең ни әйтәсеңне. Үзем белән психологик тренингларга да алып бардым хәтта. Кайткач, миннән шаркылдап көлде генә. Җыен сектант тирәсендә син йөрерсең инде, диде. Кибеттә күргән һәр яңа китапны алырга тырыштым. Укымады.

– Алма агачыннан ерак төшми, диләр бит. Кызларың …

– Кызларым минем белән хәзер. Олысына 18, кечесенә 16 яшь. Олы кызым Камилә исемле, музыка белән мавыга. Мәдәният институтында беренче курста хәзер. Кечкенәсе Зәлия – «китап корты» – коеп куйган филолог.

– Димәк, әниләре тиешле тәрбия биргән булып чыга түгелме соң? Ә син зарланасың. Кешенең кемлеген беләсең килсә, аның башкалар турындагы фикерен тыңла, диләр. Ир кешенең кемлеге хатыны турындагы сүзләрдән күренә. Кызлар, гадәттә, әниләренең тәрбия җимеше. «Әнкәсенә карап кызын сайла…» дигәннәр борынгылар.

– Кызларны әбиләре – минем әнием карап үстерде, дисәм дөресрәк булыр. Аерылышкач, балалар миндә калды бит. Әниләре озакламый Төркиягә китеп урнашты. Анда аларның туганнары бар иде. «Бераз ияләнгәч, кайтып алырмын», – дигән иде. Ул ияләнгәнче 2 ел узды. Аннары инде кызлар китәргә теләмәделәр.

– Әниләре белән аралашмыйлармыни?

– Аралашалар. Скайп аша сөйләшкәлиләр.

Ир әйтәсе килгәнне әйтеп бетердеме, әллә ни дә булса уйлапмы, тынып калды. Кайнар чәй китертте. Әдиләдән десертка ни теләвен белеште. Бераз тамак ялгап алгач, янә сүз очын ялгап алып китте:

– Син… Сингә күчик әле, ярыймы? Син бая бик дөрес әйттең. Ирләрнең – хатыннарыннан, хатыннарның ирләреннән зарланганын мин дә яратмыйм. Түбәнлек бу. Хатыныма карата бер усаллыгым да юк, күпмедер дәрәҗәдә рәхмәтле дә мин аңа. Менә дигән ике кызым бар. Ә гаилә тормышы барып чыкмаган икән, монда аның гына гаебе түгел. Беренче чиратта, мин үзем гаепле шулай килеп чыгуына. Гаилә коруның зур җаваплылык икәнлеген аңлап җиткермәгәнмен. Кем өйрәткән соң безгә ул фәнне? Мәктәптә андый әзерлек бирмиләр. Әти-әни «үзең сайлаган яр» дип, каршы килмәделәр. Үзләре гомер буе бер-берен яратып, ихтирам итеп яшәде алар. «Чөкердәшеп» диләр андыйлар турында. Үземнең гаиләмдә шундый җылылыкның юклыгын аңлагач кына, моның кешегә никадәр кирәклегенә төшендем мин. Тән якынлыгына гына нигезләнгән гаилә тиз таркала икән. Җан якынлыгы кирәк. Рухи якынлык.

– Таптыңмы соң үзең эзләгән кешене? – Әдилә инде чынлап торып бу кешенең бәхетле булуын тели иде. Ниндидер сөйкемле сөяге бар иде аның. Хәер, кемдер аны «чибәр ир-ат» дияр иде, чибәрлекнең ирләр өчен иң мөһим сыйфат булмавын белсә дә.

– Әлегә кадәр юк иде әле, – дип елмайды ул. Елмаю аңа бик килешә иде. Гомумән, шат күңелле кешегә охшаган ул. Үзенең бик үк күңелле булмаган тәрҗемәи хәлен бәян иткәндә дә йөзеннән елмаю китмәде аның. Хәтта сәер дә иде бу хәл.

– Шулаймыни? Шуңа бик бәхетле елмаясызмыни әле, – дип, елмаю белән җавап бирде хатын. Ул хәтта ниндидер бер билгесез хатыннан көнләшеп тә куйды бугай. Эх, бәхетле хатын-кыз!

– Соң сезгә минем янымда утырыргамыни инде хәзер! Сез шул хатын-кыз янында булырга тиеш бит. Эһ сез! Ничә еллардан соң тапкан бәхетегезгә карата шулай ваемсыз булырга ярыймы? Үзегез әйткәнчә, һәр сәгате, һәр минутының кадерен белергә кирәк бит сөюле гомерегезнең. Эһ сез! – Әдилә әле генә «син»гә күчкәнне оныткан иде инде.

Ир елмаеп утыруында булды. Дәшми генә елмаеп, яшь ханымны күзәтте. Әдиләнең аптыравы арткан саен, аның күзләрендәге шаян очкыннар саны да арта кебек иде.

– Сез тагын шаяруга күчмәкчеме әллә? Бу сөйләгәннәрегез – хәзер генә уйлап табылган матур ялган иде, әйеме? – Хатынның кашлары җыерылып килде. – Ни кирәк соң сезгә? Ә?

– Ышанмыйсың шул син. Син миңа ошадың, дидем бит – ышанмадың.

Әдилә көләргә дә, көлмәскә дә белмичә, гаҗәпләнеп иргә карады. Ул чынлап та аптырашта калган иде. Әле генә шундый ышанычлы булып тоелган ир солтаны янәдән майлы күзле бер йолкышка әйләнеп калган кебек тоелды аңа. Я Хода! Шулкадәрле артистлану нигә кирәк булган инде бу кешегә, я?

– Нигә кирәк сезгә бу маскарад? – диде боз салкыны сеңгән тавыш. Әдилә ачулы иде. Ачулы чагында аңа якын килү куркыныч: я пешәсең, я туңасың.

– Син ачуланмый гына тыңла мине, яме. Һәм ышан. Мин үзем дә әле аңлап бетерә алмыйм, тик синең ниндидер магнитың бар бугай. Беренче күрүгә аңладым мин моны. Мондый хәлнең минем белән булганы юк иде әле. Яшермим, ошаган хатын-кызлар булмады түгел. Араларында бик чибәрләре дә бар иде. Тик җаны-тәне белән үземә кабул итәрлекне тапмадым. Хәтта курка да башлаган идем соңгы вакытта. Бу – табигый хәл түгел бит, үзең аңлыйсың. Ә сине күргәч, үземнең тере икәнлегемне тойдым. Аңлыйсыңмы?

– Мин кияүдә… – дип пышылдады Әдилә, ишеткәннәренә ышаныргамы-юкмы икәнлеген белмичә.

– Беләм, тик син бит аны яратмыйсың.

– Син алдагы тормышыңнан сабак алмагансың икән әле. Тагын элеккеге «тырмаңа» басарга җыенасың. Әле генә рухи якынлык турында сөйләгән иде берәү.

– Безнең моны белер өчен вакытыбыз бар бит, Әдилә. – Ир кесәсеннән алып визиткасын сузды. – Әгәр хәзер телефон номерыңны бирсәң, мин бүген дөньядагы иң бәхетле кеше булачакмын.

Әдилә, беравык уйланып торганнан соң, Рөстәмнең визиткасына телефон номерын язып куйды. «Бу тормышта бер генә очрашу да очраклы түгел, ди бит. Хәере белән булсын».

… Урамда инде төн уртасы узып бара. Ниндидер үзенә бертөрле тыныч һәм тын җәйге төн бу. Урам буйлап шаян көйгә сызгырынып үтеп баручы бер үсмерне исәпләмәгәндә, бөтен дөньясы тирән йокыга талган сыман. Йомшак мендәрен кочаклап, бүгенге очрашуның һәр мизгелен кабат-кабат сүтеп ятучы Әдилә дә бар икән әле йокламаучы. Күрше бүлмәдә инде җиденче төшен күреп йоклаучы иренең вакыт-вакыт гырлап куюын исәпкә алмаганда, шундый тыныч рәхәт төн бу.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100