Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Садретдин хәзрәт белән Мәүдүдә абыстай тарихы: «Кабереңне эзлим, балам…»

1917 ел. Сугыш уты ялаган кырлар буе татар хатыны атлый. Янында ике солдат та бар.

news_top_970_100
Садретдин хәзрәт белән Мәүдүдә абыстай тарихы: «Кабереңне эзлим, балам…»

Апаның күңелендә бары бер уй, бер теләк: «Суык сөягеңне генә булса да таба алса иде, балам… Раббым, ярдәмеңнән ташлама… Фәйзияздан балам, туган җиреңдә туйганчы яши дә алмадың… Бөреләнеп тә чәчәк ата алмаган гөлем син, балам… Кабереңне эзләп килдем бит, балам».

Петербург каласыннан ерак Галиция җирләрендә баласының каберен эзләгән татар хатынының исеме Мәүдүдә иде. Аның тормыш юлын бераз ерактанрак башлыйк әле. 

Петербургның Волков татар зиратын капкасыннан кергәч тә, аерымрак торган җыйнак кына бер кабернең ташына: «Бу кабердә мәдфүн Коръән-хафиз Садретдин Сәйфетдин угылы. Вафаты 1935 елның 6 октябре» дип язылган һәм яшәгән еллары күрсәтелгән: «1863–1935».

Коръән-хафизның шәһәрдә үз буыны, якын туганнары калмаса да, кабер тирәләре һәрвакыт чиста, пөхтә итеп җыештырылып тора, янына утырып дога кылучылар да өзелеп тормый икән. «Ачык йөзле, керсез күңелле кешеләр гел игътибар үзәгендә булган кебек, кабер дә зиярәт кылучыларны гаҗәеп бер серлелеге белән үзенә тартып тора», — дип сөйлиләр шәһәр кешеләре. Инде килеп, Садретдин хәзрәтнең Казанда яшәүче оныгы, филология фәннәре кандидаты Зөлфә ханым Усманова белән танышуым хәзрәтнең тәрҗемәи хәлендәге үземне кызыксындырган сорауларны ачыкларга ярдәм итте. «…Мәшһүр кешеләрне оныткан халык сакланмас», — дип кисәтә бөек галимебез Ризаэтдин Фәхретдин. Шуны истә тотып, хәзрәтнең гаиләсе хакындагы мәгълүматны укучыларга да ирештерүне мәгъкуль санадым.

Екатерина патша заманындагы рус-төрек сугышында русларга әсир төшкән сигез төрек офицерының берсе — полковник Нурмөхәммәттән башлана икән Садретдинның нәсел чылбыры бу җирдә. Әсирләргә ул чакта морза дигән дәрәҗәле исем һәм Хан Кирмән (Касыйм) шәһәре тирәсендә җир дә бүлеп бирелгән. Гаилә корып, Россиядә яшәп калган Нурмөхәммәтнең нәселеннән төрле заманнарда зур гына дәрәҗәле кешеләр чыккан. Патша хезмәтендә аларның күбесе офицер чинында булуы да мәгълүм. Садретдинның үз әтисе Сәйфетдин дә Петербургта кырык биш ел буе гаскәри мәзин вазифасын башкарган.

Садретдингә биш яшь тулганда чәчәк авыруы тия. Тәмам тазарып җиткәндә, өйләренә кергән бер кеше: «Абау, бу баланың күзләре ничек исән калды икән, мондый авырудан балалар сукырая бит», — дип өстенә әйтә. Шул сәгатьтән бала чынлап та авырый башлый. Күп тә үтми, мәңгелеккә дөнья яктысын күрүдән мәхрүм кала. Шөкер, Ходай баланы зирәк зиһен, сәләт, тырышлык кебек күркәм сыйфатлардан мәхрүм итмәгән икән. Ул әкренләп әтисеннән сабак ала башлый. Улының искиткеч хәтеренә ышанган ата аны 10 яшендә Әстерхан каласындагы үзе бик хөрмәт иткән атаклы Габделваһаб хәзрәткә укырга бирә. Ят җирләрдә әти-әнисеннән башка яшәүнең күзле балага да кыенлыгы бәхәссез. Садретдин сәләтле генә түгел, талантлы да икән ләбаса! 15 яшендә Коръәнне яттан өйрәнеп, хафиз дәрәҗәсенә ирешү белән бергә, астрономия, фәлсәфә, медицина кебек дөньяви фәннәрне дә ныклап өйрәнә.

Әстерханга ул тагын берничә тапкыр бара әле. Һаман эзләнә, алган белемнәрен арттыру, яңаларын өйрәнү юнәлешендә максатчан эшли. Татар, рус, гарәп, фарсы, төрек телләрен үзләштерә, фәкыйһ (дини белгеч), мөгаллим, имам булып җитешә.

Фикъһы, ягъни Коръән-кәрим вә Сөннәт шәрифә күрсәтмәләре җирлегендә яшәеш һәм көнкүреш кануннары, башкача әйтсәк, шәригатьне оештыручы вә гамәлгә ашыручы гыйлемне Садретдин исламиятнең бер могҗизасы итеп саный. Аның фикерен, хөкемнәрен сабакташлары, хәлфәләре сокланып тыңлый торган булган.

1885 елда имам-хатиб, мөдәррис дәрәҗәсе алып, Петербург мәчетендә эшли башлый. 1895 елда пайтәхетнең гвардия корпусы мулласы (ахун) вазифасын алу өчен биш кеше арасындагы сайлауларда катнаша. Җиңеп чыга, тик ике елдан бу эштән китәргә мәҗбүр була. Сәбәбе — сукырлыгы. Чөнки гаскәри муллалар үз вазифаларын башкалада гына түгел, бәлки Псков, Новгород, Красное Село һәм Финляндия җирендәге гарнизоннарда да башкарырга тиеш булалар. Садретдин шәһәрнең икенче, өченче мәхәлләләрендә мулла вазифасын башкара башлый. Петербургның Җәмигъ мәчетен салганда да ул актив катнаша, төзү комиссиясе әгъзасы була.

Егерме биш яшендә ул тормышының тагын бер зур имтиханында бәхетен сынап карый, ягъни башлы-күзле булырга тели. Дусларына мөрәҗәгать итеп: «Күземнең сукырлыгын яшермичә, авыл кызын димләгез», — ди. Дуслары аның гозеренә колак салып, хәзерге Балык Бистәсе районына кергән Югары Тегермәнлек авылының Баһаветдин мәзин кызы, 18 яшьлек Мәүдүдәне димлиләр. Мәүдүдә — заманына күрә яхшы гына белем алган, акылы һәм уңганлыгы белән яшьтәшләре арасында аерылып торган зифа буйлы, көр күңелле кыз: «Егетнең күңел күзе күрсә, миңа шул җиткән», — дип ризалаша. Әтисе дә кызының карары ныклыгын аңлап: «Үзең хәл ит инде, балам», — дип кенә киңәшен бирә. Мәүдүдәгә мондый олы йөрәклелек рухи затлылыгыннан, күркәм тәрбияле булуыннан килгәндер, күрәсең. Бер аяк басмаган ят каладагы, бер күрмәгән егеткә чыгарга ничекләр җөрьәт итеп риза буласы, ди, югыйсә.

Садретдин Мәүдүдәне Ходайның бер бүләге итеп кабул итә, матур гына гаилә төзелә. «Никах мәҗлесеннән соң тора башлап, һәр икемез укыту илә шөгыльләндек», — дип искә ала хәзрәт бу хакта. Иркен генә фатирга чыгып, Садретдин ир балаларны, Мәүдүдә кыз балаларны укыта башлыйлар. Алар ачкан мәдрәсә пансион тибында була.

Дини һәм дөньяви гыйлемнәрне бер дәрәҗәдә мөһим санап тотыналар алар укыту эшенә. Шуңа күрә дини фәннәр белән бергә математика, география, астрономия, логика, медицина, рус һәм татар телләре укытыла. Укыту ысулларын сайлаганда, мәдрәсәнең эчке мохите хакында да ныклап уйланылган, дип фараз итик. Мәдрәсәдә елдан-ел шәкертләр саны арта баруы, башкала яшьләреннән тыш, чит шәһәрләрдән, ерак калалардан килеп укучылар булуы шул хакта сөйли түгелме. «Ерактагылары өебездә торып, якындагылары йөреп укыдылар», — дип искә ала хәзрәт. — Шуларның тәрбия вә хезмәтләренә абыстаем мөкәммәл итте. Укытуыбыз инкыйлабкача дәвам итеп, көндез балалар, кичләрендә зурлар — сәүдәгәрләр, хезмәттәгеләр укыдылар, һәр икемез төрле авырлыкларны күтәреп, иҗтиһад кылып укыттык. Хәер догада булсыннар».

Садретдин хәзрәт шәкертләренә дә, мәхәллә халкына да дини, дөньяви вә тарихи темаларга һәм дә ата-бабалардан калган гореф-гадәтләрне саклау, халык арасында тарала башлаган бозыклыкларны бетерү турында тирән эчтәлекле вәгазьләр сөйли. Аның тәрбияви вәгазьләрен аеруча яратып тыңлыйлар. «Баланы нечкә җирләреннән үпмәгез (эч, бит, ирен, корсак, арт тирәләрен). Бу гадәт балада вакытыннан элек җенси хисләрне уятуга китерә, — дип өйрәткән ул ата-аналарны. — Әлеге хакта борынгы галимнәребез кабат-кабат әйткәнне искә төшерик». Талантлы педагог була Садретдин хәзрәт.

Иң олуг бурычы итеп Коръән сүрәләрен шәрехләүне, тәфсир кылуны һәм түкми-чәчми тыңлаучыларның күңеленә ирештерүне санаган. Аның педагог буларак биргән киңәшләре бүген дә кыйммәтен югалтмаган. «Бер онытылганны кабат хәтергә төшерү яңаны бар кылудан да авыррак, хәтерегезне тәрбияләгез, саклагыз», — дип кисәтә торган булган ул шәкертләрен. Садретдин хәзрәт берничә дини хезмәт яза. Безгә мәгълүмнәреннән «Әүрадел мотыйгыйн» («Аллага ышанучылар») рисаләсен әйтергә була. Рисалә 1906 елда «Нур» нәшриятында дөнья күрә. Кулъязма хезмәтләре, архивы Ленинград блокадасы вакытында, йортларына бомба төшеп, юкка чыга. «Бабаемның бик бай китапханәсе дә шул вакытта көлгә әйләнгән», — дип искә ала Зөлфә ханым.

Садретдин белән Мәүдүдәнең унбер баласы туа. Шуларның бишесе яшьли үлеп, алтысы (ике ир, дүрт кыз балалары) исән кала. Бу олуг затлар үз балаларын милләт җанлы шәхесләр итеп тәрбияләргә тырышканнар. Шунысын әйтеп үтим, балалары дөньяга килә башлагач, Мәүдүдәгә шәкертләр тәрбияләү кыенлаша. Аңа ярдәмгә сеңлесе Маһитап килә һәм кырык яшенә кадәр бу гаиләнең иң ышанычлы таянычы була. Аннан соң күренекле мәгърифәтче Фатих Халидинең бертуган энесе, Казанның Зәңгәр мәчете имамы, биш баласы белән тол калган Ибраһим Халидигә кияүгә чыга. Татарның безнең буын сокланган атаклы артисты Фуад Халитовның әтисе була ул Ибраһим хәзрәт. Олы кызлары Гөлгамбәр, әнисе мәдрәсәсендә белем алганнан соң, рус кызлары гимназиясендә укый, Бестужев курсларына языла. Петербургта укучы мөселман яшьләре түгәрәкләренә йөри. Олуг әдибебез, сәясәтчебез Гаяз Исхакыйның шәһәрдә югары белем алучы татар яшьләре белән бергә төшкән фотосында Гөлгамбәр дә бар. Алдынгы яшьләр еш җыелган Садретдин хәзрәт йортына Исхакый да килеп йөргәндер, дип уйларга да мөмкинлек бар.

1902 елда туган Гөлбәһиҗәләре дә төпле белем алуга ирешә. Гимназия тәмамлаганнан соң Көнчыгыш институтына укырга керә, атаклы ориенталист академик Игнатий Крачковскийның шәкерте була.

Фәйзияздан исемле улларын Истанбулга белем эстәргә хәзрәт үзе илтә. Үз эшенең дәвамчысы булыр дип өметләнә. Бик өметле, сәләтле бала була шул Фәйзияздан. Тик укуын тәмамлап кайткан егеткә солдат каешы буырга язган икән. 1914 елны башланган Беренче Бөтендөнья сугышында катнашырга мәҗбүр итәләр аны. Күп тә үтми, кайтуын ут йотып көткән улларының һәлак булуы хакында кәгазь килеп төшә. Бу 1917 ел була. Сукыр ата ачы хәсрәтен баласына багышланган бәет юлларында теркәп калдырган. «Хатирә» дип аталган бәеттә мондый юллар бар:

Дәрес алды Истанбулда, 

Исеме Фәйзияздан иде. 

Шулай зур михнәт чигәргә, 

Ахры, Ходай язган инде.

Күркәм иде буе, төсе,

Күргәннәр соклана иде.

Ишеткәндә кыйраәтен

Күңелләр шатлана иде.

Анасы Мәүдүдә тирән кайгыга төшә. Бәгырьләре өзелгәнгә чыдый алмыйча, йөрәк җимешенең каберен зиярәт кылырга җыена. Тик ничек барасы соң анда? Кулда тәгаен адресы да юк бит, ичмасам. Өстәвенә, рус телен дә белми, сугыш вакыты, фронт ягына юллар ябык. Әмма ананың изге гамәленә, йөрәк ихтыяҗына каршы торырлык киртәләр юк икән, Мәүдүдә бөтен ихтыяр көчен җыеп, сугыш тарафына юлга чыга.

Тормышта кайчак кешеләр кылган гамәлләрне гадәттәге бизмән белән үлчәп-аңлатып булмый торган хәлләр була. Ана газиз улы хезмәт иткән частьны эзләп таба бит. Таба! «Ходай Тәгалә ананың изге юлына мәрхәмәтен, изге догасын иңдергәндер», — ди оныгы Зөлфә ханым. Шулай, нәкъ шулай булгандыр, диясе килә. Командир Мәүдүдә апаның йөрәк ачысын аңлап, улы күмелгән җиргә барырга рөхсәт итә, булышырга ике солдат бирә. Йә Ходаем, бүгенге аналарның кайгысына битарафлыкны искә алсак, кеше ышанмаслык хәл бит бу!

Солдатлар беренче каберлекне ачуга, Мәүдүдә абыстай һушыннан яза. Аңына килгәч, Аллаһы Тәгаләдән көч сорап, изге догаларын укый-укый, ачылган кабергә төшә. Туганнар каберлеге дип аталган бу чокырдагы ярым-йорты гәүдәләр, киселгән башлар, канлы шинельләр арасыннан аягындагы билгесе — миңе буенча улын эзли ул. Каберлекләрне ача баралар, ана һәр гәүдәне үз куллары белән тәртипләп, турылап сала бара. Ниһаять, соңгы — алтынчы каберлектән табып ала ул газиз баласын…

Аңа ике — берсе цинк, икенчесе агач табут кирәклеген аңлаталар. Аларны табарга да кайдан көч алды икән мескен ана? Ниһаять, баласын табутка салып, товар вагонына урнаштыра, юлда бер ай вакыт уза. Кайткач, канәфер сулары белән мәетне юып, җеназасын мәчеттә укып, мөселманча җиргә иңдерәләр. Йә, күпме мондый хәлләр тарих битләрендә? Әле без белмәгән тагын кайсы аналарның газизенә тирән мәхәббәтен, тугры йөрәген күрсәткән дәлилләр ачылмый ята икән? Ходаем, балаларын чүплеккә ташлаган аналарга Мәүдүдә апаның сагынулы йөрәк авазын ишеттерсәң иде. Баласын табарга дигән уеннан бер генә минутка да кире кайтмаган татар хатынының ачыргаланулары да ишетелсен иде аларга.

Совет хакимияте урнашу белән, Садретдин белән Мәүдүдәнең меңнән артык шәкерткә белем биреп чыгарган мәдрәсәләре ябыла. Хәзрәтнең Тибет медицинасын яхшы белүе, кешеләрне дәвалавы көн күрергә ярдәм итә. Шәкертләре дә онытмый, гел ярдәм кулы сузып торалар. Чөнки кешеләр Садретдин белән Мәүдүдәне изгеләр рәтендә йөрткәннәр.

Киров үтерелгәннән соң, Садретдинга «хокуксыз» дигән статус бирәләр. Балаларына югары мәктәп ишекләре ябыла. Өйләренә гел тикшерү белән килеп, ГУЛАГ белән яныйлар, паспортлары алына. Әйтеп үтим, югары органнарда эшләүче үз шәкертләре хәзрәткә хокукларын кайтаруда зур ярдәм күрсәтәләр. Алар булышлыгы белән документлары да кайтарыла, хокуклары да торгызыла. Әмма гомер буе кешеләргә карата яхшылыктан башканы белмәгән олы йөрәкле шәхес бу хәлләргә түзә алмый инде: җитмеш икенче яшендә гомере өзелә.

Садретдин хәзрәтне белгән, күргән, сабакларын алган кешеләр аның игелекләре хакында телдән-телгә, буыннардан-буынга сөйләп, исемен мәңгеләштергәннәр. «Петербург татарлары» китабының авторы Даут әфәнде Әминов та хәзрәт хакында туганнарыннан ишетә. Ә тормыш юлын якыннанрак өйрәнгәч, «бөек пассионарий» дигән бәяне бирә.

Садретдин белән Мәүдүдә абыстайның исән калган икенче уллары Лотфимөгыйн 1941 елгы сугышка китә. Ополчениегә эләгә, августта инде үле хәбәре дә килә. Анага бу югалтуны да күтәрерлек көч кайдан килсен?.. Шул кырык беренче елны ул да бакыйлыкка күчә.

Кылган гамәлләре белән халык күңелендә изгеләр булып урнашкан Садретдин хәзрәт белән Мәүдүдә абыстайның рухлары шат булсын. Ярдәме өчен Зөлфә ханым Усмановага зур рәхмәт. Хак Тәгалә мәрхәмәтеннән өзмәсен. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100