Сәдака урлый, йорт баса, балалардан акча кыса: үсмер егет Шәле халкының котын алып тора
Питрәч районы Шәле авылы халкын 17 яшьлек үсмер куркуда тота. «Йорт баса, машина куып китә, балаларны шантажлый. Полиция күз йома. Фаҗига чыгарганын, яисә берәр кызны көчләгәнен көтәләрме?» - дип аптырашалар. «Каршы чыксаннарның йортына ут төртәм», - дигәнен ишеткәннәр. Халык, чарасызлыктан, матбугатка мөрәҗәгать итә. «Интертат» ачыклык кертте.
17 яшьлек А.ның инде моңа кадәр дә вак-төяк урлашуларда гаепләнгәне булган. «Ә соңгы көннәрдә ул бөтенләй оятын югалтты», - диләр.
24 июнь көнне үсмер авыл мәчете ишегалдында торган сәдака тартмасын урлап кача. «Татар-информ» бу турыда язган иде. Бер атнадан соң, кире әйләнеп кайтып, тагын изге йорттагы хәер акчаларына кул суза. Моның белән генә чикләнмичә, хәзрәтнең машинасын урлап китә, аны йөрмәслек халәткә җиткереп ватып бетерә. «Хәзрәтнең машинасы беренчесе генә түгел, бер атна эчендә дүрт машина урлады, ике йорт, бер кибет басты», - диләр А.дан зыян күргән гаиләләр.
«Бүген ул угры, ә иртәгә берәр кыз баланы көчләр яки тагын да куркынычрак гамәл кылыр...»
Шәле авылы мәчете имамы Тимур хәзрәт Латыйпов бүгенге көндә Мәккәдә хаҗ сәфәрендә. Әлеге күңелсез хәлләр турында тәфсилләбрәк сөйләвен үтенеп, изге сәфәре вакытында борчырга туры килде.
Ул бик проблемалы үсмер. Моннан ике ел элек тә мәчеттәге акчаларны урлаганы булды. Бала гына булгач, япмадылар, үзе дә килеп гафулар үтенде. Менә хәзер яңадан шул кәсебенә керешкән. 24 июнь көнне урамдагы хәер сала торган тартманы каерып алып киткән. Аның эчендә 3 мең сум тирәсе акча бар иде. Бер атнадан соң кире әйләнеп кайтып, мәчетнең тәрәзәсен ватып кергән. Июнь аеның 30 мең сум чамасы сәдака акчаларын кырып-себереп алып чыгып киткән.
Минем йортым мәчет ишегалдында. Шул ук көнне ишекне ватып кереп, эш машинасының ачкычын табып алган һәм машинага утырып, каядыр чыгып югалган. Берничә сәгать эчендә менә дигән машинаны йөрмәслек халәткә китергән. Хәзер машинаның двигателенә 100 мең сумлык ремонт кирәк.
Урлаган урлаган инде, хәзер берни дә эшләп булмый. Әмма мин ул егетне ни өчен тоткарламауларын аңламыйм. Йортлар, мәчетләр баса, машиналар урлый - ә аны сорау алалар да, кайтарып җибәрәләр. Бөтен дәлилләр бар - камераларда ул икәнлеге ачыктан-ачык күренеп тора. Ләкин бернинди чаралар да күрелми. Моңа кадәр иректә йөрүенең сәбәбен балигь булмаган өчен ябып куя алмыйбыз дип аңлатып килделәр. Балигъ булмаган җинаятьчеләр өчен дә колонияләр бардыр бит ул? Бүген ул угры, ә иртәгә берәр кыз баланы көчләргә яки тагын да куркынычрак гамәл кылырга мөмкин, аны җәмгыятьтә калдырырга ярамый.
Тормыш иптәшем балаларны алып вакытлыча авылдан китте. Мин Хаҗ сәфәрендә булгач, өйдә ялгызы гына калырга курка. «Аны япмыйча кире әйләнеп кайтмыйм», - ди. А. (исемен язмыйбыз) авылдагы балаларны шантажлап, акча талап йөрде. Тагын бер авылдашыбызның йортына кергән, икенчесенең машинасын урлаган. Бик күп кешеләргә зыян салды инде ул, кемдер гариза язды, кемдер язмады дигәндәй. Барыбер кире җибәрәләр аны дип, авыл халкы өметен өзде, - ди Тимур хәзрәт.
«Өемнән 65 мең сумлык әйбер урлап чыккан»
Шәледә яшәүче Руслан Илматовның хуҗалыгына да зыян салган А.
Эшем Казанда булгач, авылга ял көннәрендә генә кайтып йөрибез. 19 июнь көнне көнне йорт-җирне бикләп, шәһәргә киттек. Җомга көнне кич белән кайтып керсәк, капканың чылбыры бушаган. Ачкычны борып карыйм, борылмый, йозак ватык. Каралты-кура пыран-заран килгән, бөтен абзар ишекләре ачык.
Тикшерүчеләр әйтүенчә, ул анда үзе генә булмаган.Өйдә эчеп-тартып утырганнар инде алар һәм бер генә көн дә түгел. Йорт эче актарылган. Металлолом бар иде, аны, алюмин табак-савытларны шунда илтеп тапшырганнар. Эчендәге бакырын алыр өчен микроволновканы, тузан суырткычны ватканнар!
Велосипедны да алып чыгып киткән. Ул велосипед үзе генә дә 35 мең сум тирәсе бәяләнә. Урамда шул велосипед белән йөргән әле ул. Шуннан мәчеткә кереп, андагы сәдака акчаларын урлаган. Кабат күрше авылның кибетен баскан дип сөйлиләр.
Мәчеттәге күзәтү камераларында минем велосипед белән килеп туктаганы күренә. Кабат Казанга киткән, аннан кайтышлый велосипедны каядыр ташлап калдырган. Табак-савытларны кире кайтарган очракта да, йортка килгән зыянны 65 мең сум тирәсе дип исәпләп чыгардылар, - ди Руслан.
4 июль төнендә А. авылдашы Мансур Сираҗетдиновның «Ока» машинасын урлап, Балык Бистәсе урамнары буйлап җилдергән.
Иртән печән җыеп йөри идем, машинагызны урлаганнар дип шалтыраттылар. Балык Бистәсендә эләктергәннәр үзен, кабат Питрәчкә алып кайтканнар. Уттай каты эш өстендә барып, «разбираться» итеп йөрергә туры килде. Болай машинага зыян салмаган салуын, әмма әйбәт кенә «кыздырган» инде, - ди Мансур абый.
Мансур абый машина буры өстеннән гариза язып тормаган. «Хет яз, хет язма, аңа карап берәр нәрсә үзгәрәме?» –диде ул.
«Ул бала дөньяга ачулы»
А.ның әниле ятим икәнен дә әйтеп үтү кирәк… Бала ике яшеннән бирле авылда яшәүче әбисе тәрбиясендә үсә. Әбисе опекуны санала. Әтисе турында мәгълүмат юк. Ә әнисе А.ны калдырып, башка авылга кияүгә чыккан. Бүгенге көндә тагын өч баласы белән Әлки районының бер авылында гомер кичерә. Кызганыч, өч бала янына дүртенчесе – А. гына сыймаган…
«Нигә башкаларның әти-әнисе бар, ә минеке юк?»- дип үсә гадәттә, андый ата-ана назыннан мәхрүм калган балалар. Ә инде ачы дөреслекне аңлый башлагач, бөтен ачуларын әйләнә-тирәләрендәге кешеләрдән, җәмгыятьтән ала башлыйлар. Әлеге фикерне Шәледә яшәүче Лилия Садриева да (үз теләге белән исеме үзгәртелде) әйтте. А. шул рәвешле үзенә кешеләр игътибарын җәлеп итә дип уйлый ул.
Психикасы бозылган, дөньяга, кешеләргә ачулы бала. Үзенә игътибар җәлеп итәдер ул. Мин аңа начарлык теләмим, гариза да язмадым. Аллаһы Тәгаләдән тәүфыйк сорыйм. Үзебездә дә малайлар үсеп килә, беркем дә минем белән мондый хәл булмас дип әйтә алмый.
Минем балам аннан бик нык куркып калды. Шәһәрдән кайткан дуслары белән уйнап йөргәндә эләктереп алып, акча таптырган ул алардан. «Миңа өчәр мең сум акча бирегез, тапмасагыз, телефоныгызны алам. Әти-әниләрегезгә әйтсәгез, урманга алып китеп үтерәм дә, күмеп куям», - дип куркыткан. Очраклы рәвештә генә дә түгел, эзәрлекләп, махсус көтеп торып акча таләп иткән. Бер баланың телефонын да алган, аны кире кайтару өчен безнең балалар акча илтеп биргәннәр. Без болар турында 18 июнь көнне белдек.
А.ның үзе белән сөйләшмәкче идек, әмма ул елан кебек, тота торган түгел. Кабат әбисенә бардым. Ул яклап маташкач, каты итеп әйтергә туры килде. Әби дә бик кызганыч инде бу ситуациядә, аның бөтен борчулары шушы әбисенә төшә, бөтен штрафлары аңа килә бит.
Баламның шул куркып кына котылганына сөенәм, аның сүзе белән караклык юлына басса нишләр идең.
Авылда сүз тиз йөри бит ул. «Кем дә кем миңа каршы чыга, шуның өенә ут төртәм дигән» сүзләрен дә ишеттерделәр. Булыр да... Аның башында ниләр бар икәнне беркем дә әйтә алмый. Утыннан да курыкмыйм, Аллаһы Тәгалә язган булса, бернәрсә дә эшләп булмый. Балаларыбызны гына туры юлдан тайпылдырмаса иде, – диде Лилия.
«Исемен дә ишетәсем килми!»
А. 9 сыйныфка кадәр Шәле урта мәктәбендә белем алган. Бүгенге көндә Балык Бистәсендә һөнәри училищеда укып йөри дип сөйләделәр. Мәктәптә дә тәртип ягы аксадымы икән дип, Шәле мәктәбе директоры Минзифа Хәсәновага шалтыраттым. Танышканда матур гына сөйләшкән идек, А. турында сораша башлау белән Минзифа апа бөтенләй башка тонга күчте. Бик үзәгенә үткән ахры.
Бездә укымый, чыгып китте инде ул. Туйган инде аннан, мин аның турында бер сүз дә әйтә алмыйм. Кирәге дә юк, исемен дә ишетәсем дә килми. Хәтта искә дә аласым килми минем аны, - дип, телефон трубкасын ташлады директор.
Питрәч районының опека бүлеге дә А. турында мәгълүмат бирмәде. «Безнең бүлек соңгы көннәрдә булган вакыйгалардан хәбәрдар, әлбәттә. Әмма без сезгә аның турында сөйли алмыйбыз. Сез аның туганы да, опекуны да түгел. Комментарий бирергә хакыбыз юк», - дигән җавап ишеттем.
Белмимнең башы авыртмый
Тикшерүчеләр белән элемтәгә керергә тырышуым да бушка булып чыкты. Башта авыл участковыена, кабат Питрәчнең эчке эшләр бүлегенә шалтыраттым. Алар минем сорауларга җавап бирүдән баш тартты. Белмимнең башы авыртмый дигәндәй, «белмим», «мин компетентлы түгел», «җаваплы кеше отпускта» дигән мең төрле сәбәп табылып торды.
Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте әлеге эшнең Тикшерү комитетына тапшырылуы турында хәбәр итте. Татарстан Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий исә: «Әлегә документлар кабул ителмәгән. Мин сезгә хәтта ул егетнең тоткарланганмы, юкмы икәнен дә әйтә алмыйм. Шушы көннәрдә мәгьлүмат булырга тиеш, шәхсән контрольдә тотачакмын, яңадан шалтыратырсыз», - дип кенә әйтә алды.
«Күзенә карап, явыз икәнен аңлап була»
Бары тик авыл җирлеге башлыгы Илшат Әхмәтҗановтан кына А.ны кичә 48 сәгатькә яптылар дигән мәгълүмат ишетә алдым.
Бу эш алга таба нинди юллар белән хәл ителер. Өстеннән машина урлау, йорт, мәчет басу, көчләү турындагы гаризалар булган килеш аны нигә кире җибәргәннәрен аңлый алмыйбыз. Инде Казандагы зур кешеләргә дә чыгып карадык. Халык бик зарлана. Тикшерүчеләр һаман «незначительный» җинаять дип бара. Чит машина белән җитди авария китереп чыгарса, берәр сабыйның өстенә менсә, яки берәр кыз баланы тотып көчләсә генә «значительный» буламы икән ул җинаять? Ул егет бик агрессив, аның күзенә карагач та явыз икәнен аңлап була. Лояль эш итә торган очрак түгел бу», - дип сөйләде ул.
Кыскасы, менә шулай. Авыл халкына шушы билгесезлектә яшәргә кала инде. Төнлә «янгын» дигән тавышка уянмаммы, иртән торуыма машинам урынында булырмы, балаларыма зыян салмаслармы дип куркып яшәргә.
А. үзе дә бик кызганыч. Балалар гөнаһлы булып тумый, явыз да булмый алар… Ана назы, ана җылысы күрмичә үскән күңелләре җәмгыятьнең кырыс шартлары белән күзгә-күз очрашкач бөреләнә башлыйдыр аларның начар ниятләре.
А.ның әнисе белән, күпме тырышсам да, элемтәгә керә алмадым. Нигә исән-сау әнисе баласын ятимлеккә дучар иткән? Ни өчен А. әнисенең яңа гаиләсенә сыймаган? Бу сорауларым җавапсыз калды.
Ходай мәрхәмәт бирсә һәм туры юлга басарга ярдәм итсә иде А.га.