Сабаның баш агрономы Ринат Нигъмәтҗанов: «Хуҗалыкта акча булса, эшләргә кеше табыла ул»
Урып-җыю тәмамланды, игенчеләребез инде берникадәр җиңел дә сулап куйгандыр. Тик хәзер алар кыш чыгасы чәчүлекләрне уйлый, һава шартлары кулай булырмы икән дип борчыла. Яңгырсыз көз дә күпмедер хафаланырлык җирлек тудыра.
Быелгы уңыш нәтиҗәләре, авыл хуҗалыгы үсешенә комачаулаган сәбәпләр, киләчәккә планнар турында Саба районы баш агрономы, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Ринат Нигъмәтҗанов белән сөйләштек.
Ринат, быел августта урып-җыюның кызган чорында яңгырлар шактый зур киртә булганын беләбез инде. Күпме уңыш җыйдыгыз да, күпмесе югалды? Ул яңгырлар чыгымнарны арттырып, кесәгә дә сугадыр инде.
Район буенча бөртеклеләр 21 мең гектар: 3208 гектарда язгы бодай, 7993 гектарда арпа, 1305 гектарда солы, 6877 гектарда уҗым культуралары – көзге бодай, арыш һәм тритикале, 720 гектарда борчак игелде.
985 гектарда кукуруз бөртеккә сугып алынды. Кукуруз уңышы бездә гектарыннан 88,5 ц булды, кукурузны кертеп, бөртеклеләрдән район буенча уртача уңыш 37 центнер чыкты.
78 мең тоннадан артык ашлыкның бөтенесе диярлек сушилкалар аша чыкты. Быел бөтен бөртеклеләр юеш кайтты бит инде – 20-22 процент, суга башлаганда, дымлылыгы 25 процентка да җитте. Кукурузны 38-39 процент белән башлаганнар иде, аннары 30 га төште. Алар бөтенесе киптерелде.
Маржиналь культуралардан көнбагыш 851 гектар чәчелгән иде, аның да күпмедер өлеше сушилкага кереп чыкты. 485 гектар тирәсе рапс бар иде, анысы да җыеп алынды. Бүгенгә хуҗалыкларда урып-җыю бетте инде.
Ә чыгымнарга килгәндә, яңгырга калган ашлыкны табигый газ белән киптерү 1 сумнан 1 сум 30 тиенгә кадәр чыга¸ солярка белән киптергәндә, 1 сум 70 тиенгә төшә. Басудан кибеп кайтса, андый чыгымнар булмас иде, билгеле. Ул 1 сум яңадан 1 кг ашлыкка утыра дигән сүз бит инде бәядә. Тоннага әйләндергәндә, 1000-2000 сум була.
Фото: © Ринат Нигъмәтҗановның шәхси архивыннан
Чагыштырмача авыр ел дип әйтә аласыңмы соң?
Юк, алай димәс идем – уңыш начар булмады. Комачаулый торган әйберләр шул бәяләр инде – ягулык, ашлама, агу химикатлары, запчасть бәяләре арту хуҗалыкларның мөмкинлекләрен кысрыклый. Сатып ала торган әйберләр артты, сата торганныкы – ит, сөт, ашлык бәяләре кимеде.
Дизель ягулыгы бәясе кыйммәтләнде. Чәчү вакытларында яз көне 65-66 сум иде, урып-җыю вакытында 88-90 сумга менде. 30 процентка кадәр арткач, әзрәк тоткарлык булды инде. Хуҗалыклар тиз арада гына берьюлы түләп тә бетерә алмый бит, түләмәгәч, солярка да килми. Аннары түләгәч, алып кайттылар инде, ләкин бәясе кыйммәтрәк булды. Үзкыйммәткә суга инде ул – якынча 10,3 сумга чыга, әле төгәл хисаплар юк.
Ә болай һава шарларына килгәндә, вегетация чорында яңгырлар җитәрлек яуды. Уңыш әйбәт. Терлек азыгын җыеп бетердек, райондагы малның баш санына җитәрлек, былтыргы запаслар да калган иде әле. Район буенча 31 мең 800 баш шартлы терлек исәпләнә, күбрәк фураж культуралары үзебезнең малларга китеп бара, читкә күп сатылмый, шуңа бөтенесе сөт, ит аша чыга инде. Кышлап чыгар өчен бер баш шартлы терлеккә 24,7 центнер терлек азыгы әзерләнде, кышлап чыгарга 35 центнер кирәк, былтыргы запас 10 центнердан артык, шуның белән быел чыгарга тиешбез.
Хәзер иң борчыганы нәрсә?
Елы елга туры килми шул. Менә бит әле августтан соң коры тора, күпьеллык күзәтүләрдән чыгып, октябрь аенда 47 мм яңгыр яварга тиеш дип көттек – 12 мм гына яуды. Җир дым белән тупланып калмады. Без бит инде 20-25 см гына эшкәртеп, тирәнәйтмәсәң, сөрү катламы астында тыгызланган катлам хасил була - җир асты плитә кебек катып кала башлый. Җиргә дым сеңеп, катырып куя икән, ул аскы тыгыз катламны да ватарга тиеш.
Яңгыр сеңеп туңдырса, астагы зыян сала торган бөҗәкләр дә үлеп бетәр иде. Быел көнбагыш белән кукурузда моңарчы булмаган пахта ябалакчыгы (хлопковая совка) зыян салды, ул гусеница яфрагын ашап бетерә, аннары чәкәннең өстеннән кереп, кукурузга зыян сала башлады. Былтыр берән-сәрән генә иде, быел күп күренде. Ул кортның личинкалары 15-20 см катламда кышлап чыга, дым сеңеп калып туңдырса, алар үлеп бетә.
Шуңа авыл хуҗалыгы өчен дым көздән күбрәк туплануы әйбәт. Ноябрь башында 5-6 мм гына яңгыр яуды. Сеңдереп ява торган яңгырлар бик кирәк!
Бәяләргә әйләнеп кайтыйк әле. Ашлыкка бәяләр ничегрәк?
Урып-җыю барганда, 6-7 сум иде, хәзер 9-10 сумга күтәрелә башлады. Безнең бит инде уңдырышсыз җирләр булгач, бодайларның клейковинасын югары класска туры китереп булмый. Безнең 4-5 класслы бодай бара – фуражга, 3 класслы бодай булса, бәясе әйбәтрәк булыр иде дә. Моның өчен үзебезгә технологияләргә тагын да туры китереп эшләп бетерергә кирәк булачак.
Хәзер әлегә «по нулям» инде, кем әйтмешли: 10 сумга җитештерәләр, 10 сумга саталар булып чыга.
Хуҗалыклар бөртеккә кукуруз сугып алдылар дидем бит, кукурузның бәясе бүгенгесе көндә 14 сум, шул әзрәк керем китерде, аннары көнбагыш тапшырдылар. Былтыр «Мөхәммәтшин» КФХсы 100 гектарда үстереп, тоннасын 34-35 сумнан саткан иде, быел 24-25 сумнан гына сата алдылар.
Сөт бәяләре дә төште бит инде. Ел буе диярлек 30 сум тирәсе торды, үзкыйммәт бәясенә төшеп утырып. Узган елда бит инде 40 сум тирәсе иде, 50 сумнан да артып киткән иде. Шул сөт бәяләре аркасында хуҗалыклар берникадәр проблемалар кичерде инде.
Хәзер сөт бәяләре күтәрелә башладымы соң?
Хәзер НДСны исәпкә алып, 41-42 сум, НДСсыз 38-39 сум була. Болай бит инде сөтнең үзкыйммәте 30-32 сумнан чыга, хәзер әзрәк артуга таба бара. Теге вакытта бит инде НДСсыз 28-29 сумга төшеп беткән иде.
Бу тармакта тискәре чагылыш таптымы? Хуҗалыкларын ташлаучылар булдымы?
Саба районында булмады алай, мал саны да, сөт күләме дә кимемәде.
Комбайнчылар җитәрлекме соң?
Комбайннар да төзек, эшләп тордылар, комбайнчылар да җитәрлек. Саба районы егетләре генә, килгән егетләр юк. «Съемный» техникалар юк, бүтән җирдә бит әле техникаларны алып торып эшләтәләр. Теләчедә, Питрәчтә җирләр бар, аларның бөтенесендә җирен эшкәртеп, урып-җыюны тәмамлап кайттылар.
Фото: © Ринат Нигъмәтҗановның шәхси архивыннан
Комбайнчыларны бүләкләү булачакмы?
Әйе, шушы ноябрь аенда. Әлегә көне билгеләнмәгән. Район башлыгыннан премияләр каралган. Иң күп җир эшкәрткәннәргә, амбар техникасында, терлек азыгын хәстәрләүдә эшләүчеләргә, иң күп уручыларга, сенаж таптаучыларга, комбайнчыларга премияләр булачак. Клубка чакырып, концертлар оештырып, шулай тармак алдынгыларын хөрмәтләячәкбез.
Башка культуралар үстереп караганыгыз юкмы? Шикәр чөгендере, карабодай юк инде, беләм, ә, әйтик, соя?
Соя әле Саба районына кермәде. Яз көне кермәсме тагын – андый уйлар бар иде. Быел 100 гектарда беренче тапкыр көзге рапсны чәчеп карадылар, кышны ничек чыгар. Көздән болай канәгатьләнерлек калды дип әйтергә була. Кыш ничек килер инде.
Ашлама куллану ничек сездә?
58 гә якын төрле ашлама куллланылды. Хуҗалыкларның мөмкинлекләренә карап инде. Күбрәк хуҗалыкларда сыек тирес кулланыла, «Игенче» җәмгыятендә сыек тирес кертә торган агрегат алынды, аннары ПМК хуҗалыгында чакыртып сыек тирес кертәләр. Дуңгыз фермаларында да сыек тирес кертелә, «Мөхәммәтшин» КФХ хуҗалыгы сыек тирес агрегатын алды. «Юлбат» СХП Туктар бригадасында да сыек тирес кертеп эшлиләр. Күбрәк шуңа басым ясыйлар.
Яфраклата тукландыру белән эшлибез, төрле микроэлементлар кушылган биологик препаратлар белән җәй буе тукландыру бара.
Киләчәккә ниниди планнар корып яшисез?
Киләчәктә күбрәк сыек тирес кертергә исәп, аннары каты тирес кертеп, маржиналь культураларга күбрәк басым ясарга инде – көнбагыш, рапс мәйданнарын арттырырга. Әйткәнемчә, язга таба хуҗалыклар соя булмасмы дип планлаштырып торалар.
Бөртеклекләрнең бәясе күтәрелми бит инде – берне тыгасың, берне аласың дигән шикелле. Көнбагыштан барыбер ике тапкыр күбрәк керә әле ул. Менә бөртеккә кукуруз җыеп алынды, ул барыбер чыгымнарны каплый әле берникадәр. Яфраклата тукландыруны арттырып, биологизация белән җирнең уңдырышлылыгын арттырып, шушы культураларның уңышын арттырырга инде ният.
Проблемаларны хәл итәргә тырышырга кирәк инде. Үзкыйммәтне мөмкин булганча киметеп, ит, сөтне базар бәясенә сатарга. Хуҗалыкта акча булса, эшләргә кеше дә табыла, агу химикатын да сатып алып, хезмәт хакын да түләп була.
Кадрлар җитәме?
Ел саен 2-3 кеше булса да, яшь белгечләр хуҗалыкларга кайтып тора. Соңгы елларда агроном, инженер, бухгалтерлар кайтты. Ветеринария белгечләре кирәк. Фермаларда зоотехниклар, мал табиблары җитми, кайтучы юк. Пенсиягә чыгу алдында торган агрномнар, инженерларны киләчәктә алмаштырырлык яшьләр кирәк.
Ринат, сине, безнең авыл егете буларак, кечкенәдән беләм. Үзең ничек шушы агроном эшенә тартылдың син?
Күршедә агроном булган Бәшир абый бар иде бит. Аңа кызыга идем, шуннан кереп кителгәндер дип уйлыйм.
Аннары үзебез дә үстерергә яратабыз бит инде. Үз бакчабызда да төрлесен сынап карыйбыз – әле бер сортны, әле икенчесен. Болай сукалап карыйсың, тегеләй эшкәртеп карыйсың, яфраклата тукландыруны кертеп, башкасын сипкәләп карыйсың. Шәхси тәҗрибә кирәк ул, кайсысы яхшы нәтиҗә бирүен күрү кызык. Нәтиҗә булса, бүтәннәр дә күрә. Бу эштә гел өйрәнергә, яңа сортлар, яңа технологияләр кертеп торырга, гел яңалык өстендә эшләргә кирәк.
Фото: © Ринат Нигъмәтҗановның шәхси архивыннан