news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сабаның Казбай белән Казбикәсе Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестиваль-бәйгесендә катнашты

Саба районы Кызыл Мишә авылында яшәүче Дилбәр һәм Фаиз Нигъмәтҗановлар Беренче Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестиваль-бәйгесендә катнашты һәм кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

news_top
Сабаның Казбай белән Казбикәсе Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестиваль-бәйгесендә катнашты
Гөлнар Гарифуллина

Бәйге өчен алар махсус Казбай белән Казбикәгә милли киемнәр теккән.

Нигъмәтҗановлар шулай ук каз өмәләренә багышланган видеоматериаллар, шигырь һәм җырлар, бию һәм сәхнәләштерелгән композицияләр, каз-үрдәктән пешерелгән татар халык ашлары номинацияләрендә осталыгын күрсәткән.

Кичә Бөтендөнья татар конгрессында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Фестивальдә Татарстаннан тыш, Башкортстан, Оренбург, Төмән, Пермь, Ханты-Мансийск, Самара, Ульяновск һ.б. чит төбәкләрдән катнашучылар булган. Җиде номинациядән 600гә якын эш җибәрелгән. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар