Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сабантуйга баручылар катнашындагы фаҗига турында: «Анда әнием дә булырга мөмкин иде»

Башкортстанның Мәчетле районында җиңел машина һәм ат арбасында баручы кешеләрнең бәрелешү һәлакәтенең нечкәлекләре билгеле.

news_top_970_100
Сабантуйга баручылар катнашындагы фаҗига турында: «Анда әнием дә булырга мөмкин иде»
ИА "Башинформ"

Автомобиль рулендә Балакатай районында яшәүче 53 яшьлек кеше булган.

Зыян күрүчеләр — җирле үзешчәннәр фольклор коллективы артистлары. Алар Мөслим авылында «Фазыл чишмәсе» нә «Кәккүк чәе» бәйрәменә барышлары булган. Арбадагы сигез кешенең бишесе имгәнгән.

Бу арбада Башкортстан Иҗтимагый палатасы пресс-секретаре Ләйсән Гаррапова әнисе дә барырга тиеш булган, дип яза «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

«Ул арбада минем дә әнием гармунда уйнап барырга тиеш булган, ләкин мин командировкада вакытта оныгын карап торасы булганга ул Уфада калды», — дип язган булган ул үзенең Facebook тагы үз сәхифәсендә.

Гармунчы Сәлимҗан Хәкимовны башта Мәсәгут хастаханәсенә салган булганнар. Тикшергәч, өенә кайтарып җибәргәннәр. Тагын бер зыян күрүче — Фәүзия Сәлимова авыр хәлдә хастаханәдә. Укытучы Гөлсем Дусмөхәммәтова реанимациядә. Машина бәрелү нәтиҗәсендә, аның сөякләре чәрдәкләнгән, табиблар аягын саклап калырга тырышса да, аягының тездән түбән өлешен ампутацияләргә туры килгән. «Бәйрәмгә ныклап әзерләнгән идек, көне дә кояшлы иде, тик менә шушы хәл килеп чыкты», — дигән ул.

Авылдашлары сүзләренчә, авылда клуб авария хәлендә булганлыктан, артистлар чишмәгә барырга уйлаган.

«Бу чыннан да шулай. Аны кирпечтән төзи башлаган иделәр, тәки тәмамлый алмадылар. Ул эш шулай таркалды. Мин яшь чакта әле ул клуб ачык иде, агач идәннәре шыгырдаса да, шунда дискотекага йөри идек. Авылда әле ташландык бер куркыныч йорт та тора, беркемгә берни кирәкми, аны сүтмиләр дә. Урам башында ук тора ул. Авылларның төзеклеге, ямьлелеге, мәдәният йортлары төзелеше өчен кем җавап бирергә тиештер, белмим. Кем дә булса шушы авыллардагы проблемаларга игътибар юнәлтсен иде. Авылда күңел ачу өчен шартлар булмаганга, эчүгә сабышалар, чишмә янында гармунда уйнап-җырлап күңел ачалар. Ни өчен авыл халкы тайгада яшәгән кебек яшәргә тиеш, шәһәр халкына бит мәдәни-күңел ачу программалары бар». — дигән Ләйсән.  

Экспертизалар үткәреләчәк. Хәзерге вакытта җинаять эшен кузгату мәсьәләсе тора.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100