Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Баймак Сабан туенда хәрәмләшү: Тиешле сан – кесәдә, калганнарда – буш кәгазь

Сабантуйларның жирәбә «батырлары» ачыклана башлады. Башкортстанның Баймак Сабан туенда кесәсендә билетларны алмаштырып, баш батыр булып калган җирле егетнең «хәйләсе» кергән мизгелнең видеосы барлыкка килде.

news_top_970_100
Баймак Сабан туенда хәрәмләшү: Тиешле сан – кесәдә, калганнарда – буш кәгазь

Бөтен Россия буйлап Сабантуй бәйрәмнәре гөрли. Сабантуйның күрке булган көрәш дөньясы да яңалыкларга баеп кына тора. Берничә ел элек баш батырга тиешле автомобильне һәр үлчәү авырлыгында батыр калган көрәшчеләр арасында лотерея белән уйната башлагач, батыр калуның яме киткән кебек булды. Хәзер әлеге тәҗрибә Сабантуй саен кулланыла. Баш батыр калып та машинасыз кайтып китү очраклары узган ел да булгалады.

Эт өрә тора, кәрван йөри тора дигән кебек, халыкның да, көрәшчеләрнең дә ризасызлыгына игътибар итүче булмады. «Бәләкәй үлчәү авырлыгындагы көрәшчеләрнең бүтәнчә машина оту мөмкинлеге юк», – дип кертелгән кагыйдә Россия буйлап тарала торды.

Әйе, лотереяга ияләштек, хәтта килештек тә инде хәзер. Тик көрәшчеләр имеш гадел булган лотерея кагыйдәләрен дә бозарга җөрьәт итә башлаган. Башкортстанның Баймак районында булган Сабантуйдагы гаделсезлек, оятсызлык дип әйтергә дә була торган хәл көрәшчеләрдә егетлекнең дә югалып баруын раслый. «Көрәш җанатарлары» төркеменә килеп ирешкән видео моңа тагын бер дәлил.

Урал арты Сабан туенда 200 меңлек сертификатка жирәбә уйнаталар. Иң кырыйда басып торган көрәшче үзенә эләккән кәгазьне бер кесәсенә тыгып куя. Кулларын кесәсенә әле тыга, әле ала, курткасын сыпыргалап куя, кесәләренә суккалап та ала үзе. Аннары кәгазьләрне ачар вакыт җиткәч, билетны икенче кесәсеннән тартып чыгара. Һәм, әлбәттә, жирәбә җиңүчесе булып, бүләккә ия дә була. Бәхетеннән кычкыра-кычкыра сикерепләр куя «батыр».

Видеодан әлеге көрәшченең Баймактан икәнен аңларга була. «Баймак, Баймак!» дип кычкырып, аның өчен җан да атып тора райондашлары. Җиңүен белгәч, «О, әйдә, Баймак!» – дип, микрофонга ук кычкыралар.

Откан егет Баймакныкы. 86 кг лык егетне 75 кг га кертеп, җиңдерделәр. Аңлап торып эшләделәр. Андый хәл булганын белмәдек тә, күрмәдек тә. Видеоны да күрсәтмәделәр башта, – дип сөйләде ул Сабантуйда булган көрәшчеләр.

Батыр сүзенең мәгънәсе Сабантуйдагы шундый хәлләрдән соң төшә дә китә, җир белән тигезләшеп куя. Татар-башкорт халкының милли спорт төре, көрәш мәйданы – батырлар мәйданы дип йөрүдәмени ул, батырлыгы һәм егетлеге шул тирә генә булгач. Көрәшкәндә генә түгел, лотерея уйнатканда да игътибарлы булырга кирәк икән хәзерге заманда. Тиешле кәгазь кемнеңдер кесәсендә булып куйса дим инде...

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 11 июнь 2022
    Исемсез
    Затсызлар инде
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100