Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сабантуйда зур янгын: «Ул көнне өйдән чыгып китәсем килмәгән иде...»

20 елдан артык бу авылда яшәгән Венера Вәлиева авыл Сабан туен бер елда да калдырмый торган булган. Быел беренче тапкыр бармый калган. «Ул көнне бер дә өйдән чыгып китәсем килмәде», – ди. Шулай да ул кичен эшкә фермага киткән, ә кайтуына дөрләп яна торган йорт каршы алган.

news_top_970_100
Сабантуйда зур янгын: «Ул көнне өйдән чыгып китәсем килмәгән иде...»
Фото "Хезмәт" газетасы сайтыннан алынды

11 июнь көнне Балтач районы Яңа Салавыч авылында кичке 7ләрдә Вәлиевларның гараж түбәсе янып китә. Ут сарайларга, йортка күчә, кич җилле булмаса да, күршеләрнең каралты-кураларына да сикерә. Күршедә яшәүче Саттаровларның сарайлары, мунчалары яна. Иң мөһиме – өйне саклап кала алалар.

Тулысынча янып беткән хуҗалыкта хатын-кызлар гына яшәгән: Венера Вәлиева, аның кызлары һәм бертуган апасы. Венера апаның 2 кызы да кул көрәше буенча спорт мастеры икән. Янгын урында да 16 яшьлек кече кызы Камилә хәбәр иткән. Ул спорт мастерын әле быел гына алган. 21 яшьлек олы кызы Айгөл Казанда булган. Аның диплом эшен якларга җыенып йөргән көннәре.

«Әле генә яңа капка куйган идек»

Янгын чыккан вакытта Венера апа фермада булган. Ул турыда бертуганы сөйләгәннән генә белә.

Апаем залда йөргәндә тәрәзәдән утны күреп алган. Гараждан урам ягыннан ут киткән. Башта шарт-шорт килгән тавыш ишетелгән дә, ул капка ачылып ябылган, дип уйлаган. Өстән яна башлагач, шифер бөтен якка ата башлаган инде. Мин үзем күрмәдем, мин кайтып җиткәндә, өй тулысынча яна иде инде, күршеләргә дә күчкән иде бугай инде. Дөресен әйткәндә, хәтерләмим дә. Янгын сүндерүчеләр килде, ә су юк иде. Колхоз (күрше авылда авылда «Татарстан» авыл хуҗалыгы кооперативы бар – авт.) да ярдәм итте, – дип сөйләде ул.

Венера апа фермага 2ләрдә чыгып киткән. Гадәттә кичке 8ләр тирәсендә генә кайта торган булган. Янгын чыгасы көнне ул бөтенләй өйдән чыгып китәргә теләмәгән, Сабан туена да бармаган.

Мин ничә ел яшим бу авылда (2001 елда килен булып килдем), Сабантуйга бармыйча калганым юк иде. Быел Беренче тапкыр Сабан туена бармадым – өйдән чыгып китәсем килмәгән иде. Хәлем дә шәптән түгел иде, эшкә бармыйммы икән әллә, дип тә уйлап йөрдем. Хәлем әйбәтләнде дә, эшкә киттем, тик барыбер бер дә өйдән чыгып китәсем килмәде, – ди Венера ханым.

Бу нигез 1975 елда салынган булса да, Вәлиевлар гаиләсе бу өйне 2020 елда гына сатып алган булган. Өйнең эчке ягына тулысынча ремонт ясаганнар. «Әле генә яңа капка куйган идек», – ди хуҗабикә. Йорт та, сарайлар да иминиятләштерелмәгән булган. «Акча җитмәгәч, «аннары» дип кала бирде. Андый хәлләр безне узып китәр кебек тоела да бит... Аллам сакласын, кешегә күрергә язмасын», – ди.

«Бозауны ычкындырганда, әтинең куллары, бите пешкән»

Гаилә өйдән бер документ та алып чыгып өлгермәгән. «Өскә кигән кием белән генә калдык. Бөтен әйбер өйдә иде, барысы да янды. Апа яңадан өйгә кермәкче булган, кертмәгәннәр инде», – ди Венера апа.

Ике кызының да медальләре, диплом, грамоталары – барысы да юк булган. Кече кызы әле бу көннәрдә генә «Лучший спортсмен года» дигән дипломын диварга элеп кенә куйган булган. Янгын булган территорияне җыештыргач та, Камилә медальләренең кисәкләрен тапкан.

Ут капкан сарайда 2 бозау булган. Кечкенә бозауны саклап кала алганнар, зур бозау янгында зыян күргән. Венера апаның әтисе 72 яшьлек Вазыйх абый, оныгы белән, бергә менә-менә янып китәргә торган сарайга кереп киткән.

Кечкенә бозауны ычкындырганнар да, кызым тиз генә алып чыккан. Зур бозау тик тормагач, әтигә ычкындырырга авыр булган. Әтинең куллары, бераз бите пешкән. Әти хастаханәгә барды, зыянлы түгел, диделәр. Бозауның да сыртлары, күз тирәләре янды. Аяклары да сынган булган. Ычкынгач та арткы бакчадан чыгып киткән. Аны су буеннан эзләп табып кайттык. Башта калдырырга уйладым, кичә сугымга биреп җибәрдем, яшәмәс иде инде ул. Кечкенә бозау әти сараенда яши. Ул әйбәт кенә, Аллага шөкер, – ди ханым.

«5 ел элек ирем юл һәлакәтенә эләгеп, янып үлде»

Алар хәзер Вазыйх абый йортында яши. Аның йорты да күршедә генә урнашкан. Аллаһның рәхмәте ул йортка ут күчмәгән.

Бу өйне «иске йорт» дип атыйбыз инде. Монда әтием үзе генә яши. Аллаһы Тәгалә ярдәме белән, ул йортка ут күчмәде. Ярый мәрхүм иремнең энесе түбәгә менеп су сибеп торды. Сакламасаң, ул йорт та янып китә иде, – ди.

Бу янгын фаҗигасе Венера Вәлиева тормышында бердәнбер хәл түгел, бер янгын кадерле кешесе – тормыш иптәшенең гомерен алып киткән.

Ирем вафат булганга сентябрь аенда 5 ел була. Ул да юл һәлакәтенә эләгеп, утта янып үлде. Машинасы шартлады. Каршысына сөт ташый торган машина чыккан. Аны машинадан чыгара алмаганнар, янды... – диде ул.

Бу фаҗигадан соң да: «Иң мөһиме – үзебез исән калдык», – дип шөкер итәләр. Күршеләрнең хуҗалыгына зыян килү дә Венера ханымның күңелен тырнап тора.

Күршеләр белән сарайлар бик якын иде шул. Мин үземне бик гаепле дип саныйм инде, күзләренә дә күренергә оялам. Минем аркада булган кебек. Аллага шөкер, йортлары исән калды. Ярый, ул кичне җиле булмады. Бөтенләй харап була идек, – ди.

Вәлиевларның нияте – яңа йорт төзү. Шул ук нигезгә түгел, бераз читкәрәк салырга уйлыйлар. Янгын урынын тулысынча чистартканнар инде. Районнан да, «колхоздан» да, авылдашлардан да зур ярдәм булган.

Ярдәм күрсәтүчеләр бик күп инде. Кием, продукция, савыт-саба алып киләләр, акчалата ярдәм итәләр, картага да күчерәләр. Бөтен авыл халкы ярдәм итә. Бер белмәгән кешеләр дә килә, районнан да киләләр. Районнан да килделәр, карадылар. Район да, үзебезнең хуҗалык та «булышабыз» диделәр, – дип сөйләде янгында зыян күрүчеләр.

«Безнең сарай яна башлагач, әни егылды»

Күршедә Саттаровлар гаиләсе яши. Салават Саттаров авылда калган, төп нигездә әти-әнисе белән тора. 2 абыйсы үз гаиләләре белән яши. Алар да ул көнне Сабан туена бармаган. Янгын чыккан вакытта өчесе дә өйдә булганнар. Ут аларның сарайларына күчкәч, әнисенең хәле киткән.

Безнең сарай яна башлагач, әни егылды. Аны аңга китердек. Туганыбыз шәфкать туташы булып эшли, ул яныннан китмәде. Янгын сүнә башлаганда: «Йортка күчми», – дип, җайлап кына тынычландырдык. «Үзебезнең сарайга күчкәч, янып бетәбез, дип күз алдына килде», – диде үзе. Шуннан курыккан. Хәзер хәле әйбәт, Алага шөкер, – ди Салават Саттаров.

Алар сарайларга ут күчкәнче мал-туарларны чыгарып өлгергәннәр. Йорттан документларны, кайбер техниканы да чыгарганнар. Каралты-куралар, 2 мунчалары янып беткән.

Без башта үзебез дә шок хәлендә идек. Янгын күршеләрнең гаражларыннан чыккан, дип беләбез инде. Баганадагы ут чыбыгы гаражга тиеп тора торган булган. Колхоз машинасы тиз килде, Балтачка тиз генә чыга алмадык шул. Күршеләрнең сарае янганнан соң, өйләренә күчте, аннан – безнең сарайга. 10 тоннага якын ашлык, печән янды. Ашлыкны колхоздан миңа биргәннәр иде, әтинеке дә бар иде. Бер өлеше әле дә тора, көйгән инде ул. Көйгән ашлыкны хайван ашамый, диләр.

Иске һәм яңа мунча бар иде, алары янды. Яңа мунча алдында 2 суыткыч тора иде, берсе ит белән тулы – барысы да янган. Аллага шөкер, өйләрне саклап кала алдык. Үзебез «Аллага шөкер» дибез, баш өстендә түбә бар. Электриклар килгән вакытта, ул чыбыкларны тарттырып куюларын сораган идек. «Абзарларны күчереп салыгыз», – диделәр, – дип сөйләде ул.

Саттаровларның йорт, каралты-куралары иминиятләштерелгән булган. Иртән үк ул органнардан килеп караганнар. Үзләре әле иртәнге 3кә кадәр йортны саклап чыккан.

Ярый әле ул көнне җил юк иде. Икенче көн җилле булды. Без иртәнге 3кә кадәр саклап чыктык. Берәр җирдән ялкынланып яна да китә. Икенче көнне сүтә башлагач та, үзебезнең печән арасыннан ялкыннар чыкты. Янгыннан соң барысын да җыештырдык, авыл халкы бик ярдәм итте, битараф кеше юк, бик зур рәхмәт, – диде ул.

Бу гаиләнең дә нияте – тиз арада барысын да торгызу. Беренче чиратта мунча төзү эше тора. «Бу авылда туып-үстем, моннан китәргә җыенмыйм», – диде Салават Саттаров.

Салавыч авыл җирлеге башлыгы Рәсим Латыйпов гаиләләргә бөтен авыл белән ярдәм итүләрен кабат-кабат әйтте.

Янгын чыгуның рәсми сәбәбе әлегә билгеле түгел. Вәлиевлар бернәрсәсез калды инде, кызларының барлык уңышлары янып бетте. Янгынны сүндергәндә дә бөтен район ярдәм итте. Кичке 9ларда басылды инде, анда саклап тордылар. Авыл халкы бик ярдәм итә. Колхоз тирә-якларын җыештырырга техника бирде. Бер көндә барысын да җыештырдылар, – диде ул.

Вәлиевлар һәм Саттаровлар гаиләләренә ярдәм күрсәтү өчен реквизитлар:

Вәлиевлар гаиләсе: СБЕРБАНК 89172697445 (Венера Вазиховна)

Саттаровлар гаиләсе: СБЕРБАНК 89172843159 (Салават Раушанович)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100