Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сабантуй-2023: Чәкчәкле математика, яман ияләрдән арыну һәм яшь күңелгә моң салу ысулы

Кичә Башкалабызда Сабантуй гөрләде. Өч мәйданда зурлап бәйрәм иттек. Тынычлык бистәсендә «Интертат» хәбәрчесе дә булып кайтты.

news_top_970_100
Сабантуй-2023: Чәкчәкле математика, яман ияләрдән арыну һәм яшь күңелгә моң салу ысулы
Владимир Васильев

Быел Сабантуй шундый-фәлән, грандиоз булачак, кебек сүзләр 1 ай элек йөри башлаган иде. Шуңа да ничек булыр, нәрсә булыр, дигән уй гел күңелне кытыклап торды.

Соңгы тапкыр Казандагы Сабантуйда булганда миңа 5 яшьләр булгандыр инде. Аннан кеше аягы арасыннан карап йөргәннәр, җиләк формасындагы савыттан ашаган туңдырма һәм кулдан очып киткән шар гына истә калган.

Кичә истә калырлык булды. Ничек кенә әле! Вакыйга тулы көн иде ич, хәбәрләрне күрәсе килми башлаган иде, укымыйча да булмый. Берничә елдан бу хәлләрне искә төшергәч, «ә, ул көнне Казанда Сабантуй булган иде бит әле» диярбез, яки киресенчә.

Иртәнге 9да ук Тынычлык каенлыгына халык агыла. Көн җиләс-миләс, болытлы-кояшлы булып торса да, яңгыр яумады. Сабантуй мәйданына керүгә ике яклап ишегаллары тезелеп китә. Ул ишегалларының үзендә – аерым Сабантуй. Һөнәрчеләр үз осталыкларын күрсәтә, аш-су осталары тәм-томнарын тәкъдим итә, авыл йортларын да китереп куйганнар, һәрберсендә сәхнә, кызлары-егетләре, апалары-абыйлары биеп-җырлап кына тора, кайбер ишегалларында күл-елгалар да, фонтаннар да бар.

Керүгә сул яктан иң беренче капка – Арчаларныкы. Капка алдында ук агачтан ясаган Шүрәле каршылап тора. Капкадан керүгә кешеләр җыелган, үтә торган түгел. Нәрсә генә карыйлар соң, дим. «Кодагыйлар килә!» – дигән тавыш ишетелде. Арчалар туй мәҗлесен күрсәтә иде. Бүләкләр, 2 каз тотып, кодалар килде. «Күрегезче, кодагыйның паштеты ничек уңган», – дия-дия, тәм-томнарны каршы алдылар. Аннан хәзрәт килде.

Алар шау-гөр килеп бәйрәм иткәндә, читтәрәк басмада Су анасы алтын тарагын саклап утыра.

Каршы яктагы Кукмаралар ишегалдында шак-шок килгән тавышлар ишетелә. Итекче абый киез итекләр ясап тора. Быелгы җәйгә ышаныч юк, диләр бугай. 10 елга түзәрлек итек булачак, ди.

Чәкчәкле математика һәм коймаклы физика

Яшел Үзән апалары да калышмый: йон эрлиләр, оекбаш бәйлиләр. Икмәк пешерүчеләре чәкчәктән Татарстан картасын ясаган. Анда барысы да саналган: республикада күпме кеше яшәсә, бу чәк-чәктә шул кадәр «токмач» бар. Бу татлы иҗат эшен бизәүдә катнашкан Нурсинә Әшрафҗанова сүзләренчә, чәкчәкне 2 көндә эшләгәннәр. «Чәкчәкне пешерүдә 15 кеше катнашты, икәү бизәдек. 1,5 мең йомыркага 100 килограмм он, 50 килограмм бал салып, 80 килограмм майда кыздырылды. Республикада 173 милләт вәкиле яши, шуңа күрә чәкчәкнең авырлыгы 173 килограмм. Республикабызда 4 001 625 кеше яши, бу чәкчәктә шул кадәр «токмач» бар», – дип сөйләде ул.

Биектау районы коймак өстәле корган. Төрле авыл җирлекләрендәге рецептларны да язганнар. Мәсәлән, Биектау авыл җирлеге коймак рецепты. «1 л сот, 20 гр чүпрә, 3-4 йомырка, тоз, шикэр комы, сода, 100 гр сыек май, он». Иң алда торгач, шул күзгә ташланды. Башкаларын алай хаталы язмагансыз бит, һичьюгы арткарак яшереп куясы булган инде. Граммны «гр» дип язуга да гел игътибар итәм мин, «гр» – бераз башка үлчәү берәмлеге.

Әмма да коймаклары-ы-ы! Өстәл артында мичтә учак янып тора. Утка, өелеп торган коймакка һәм аккан суга чиксез вакыт карап торып була.

Ул вакытта иң шау-шулы ишегалды Нурлат районыныкы иде. Чөнки анда кем? Әйе, анда Фирдүс Тямаев. Ишегалды халык белән дөм тулы. «Туп-туп итеп» җырына «фирменный» биюне башкаралар. Артта торган бер абыйның: «Ул былтыр да шулай җырлап чыккан иде», – дигәне ишетелде. Бераздан инде артист төп мәйданда чыгыш ясады.

Бер ишегалдында кулдан ясалган, татар бизәкле яулыклар, сумкаларны карап торганда, бер бала русчалатып: «Әни, татар бизәкләре шундый матур икән. Миңа бу яулык ошый», – диде. Ул бала үзе өчен бер зур ачыш ясаган кебек тоелды. Бу бизәкләр, эмоцияләр 6-7 яшьлек баланың хәтерендә калачак бит инде.

Быел Сабантуйга милли киемнән килергә киңәшләр бирелгән иде. Башларда калфаклар, киемгә эләктергән лалә чәчәкләре, алкалар, түбәтәйләр еш очрый. Камзул кигән, калфак, изү таккан балалар күренә. Кайбер ишегалларында халыкка изүләр өләштеләр. Синтетик тукымага изү рәсеме төшерелгән. Аны бәйләп куйган хатын-кызлар да күренде.

Мәйданга чыккан чын атлар һәм чын булмаган үгезләр

Ул вакытта төп сәхнәдә Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле чыгыш ясый иде. Сәхнәнең арткы ягы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Игенчеләр сараен хәтерләтә. Анда да диварга береккән агач – имән ясалган.

Сабан туеның кереш өлешен режиссер Айдар Җәббаров эшләгән. Анда Сабан туендагы уеннарның килеп чыгышына бәйле риваять күрсәтелде. Мәйдан уртасына ап-актан киенгән бала йөгереп чыкты, аның артыннан әкрен генә Ак Ана килде. Халкыбыз өчен рухи башлык булган Ак Ана халыкка урнашу өчен Идел һәм Чулман елгалары кушылган җирне сайлый. Бу җирне кара көчләрдән, яман ияләрдән арындырырга кирәк була. Кара көчләрне бу җирлектән атларга утырган изге ияләр куып җибәрә. Мәйданга атка утырган җайдаклар чыкты. Ат чабышы әнә шулай килеп чыккан. Бу – изге ияләрнең яман ияләрне кууы икән. Аллага шөкер, Казанда ат чабышлары елына ике тапкыр – Сабантуй һәм Республика көнендә булып тора.

Сөңге һәм кылыч тоткан егетләр, укчылар күзгә күренми торган ияләрне юкка чыгара. Бу егетләр чыккач, мәйданган ялкын төсендәге төтеннәр җибәрелде. Әллә тарих, әллә бүгенге көн, дип, кыен булып китте.

Җирләр чистартылгач, яман ияләрнең эзе дә калмагач, иң көчле батырлар җирләрне ташлардан арындыра. Гер күтәреп көч сынашу әнә шуннан калган, ди. Аннан соң иң көчле батыр беренче буразнаны ясый. Ясалма ике үгез артыннан кара тасма сузыла. Атлары чын булгач, үгезен дә чынны чыгарсалармы?! Үгез пошкырган кебек итеп, имән тирәсендә ак төтеннәр генә «пошкырып» куйды.

Һәр иртәне кояшны каршы алучылар булган, ди. Бер егет колгага менә дә, кояш күренә башлагач, халыкка яңа көн тууы турында хәбәр итә. Чыннан да колгага менгән ир-ат аска кызыл тасма ташлады. Аннан инде мәйданга яз, җәй, көз кызлары чыгып биеде. Артта утырган кызларның: «Как интерсно», – дип куйганнары ишетелде.

«Киләчәктә дә гореф-гадәтләрнең тарихын күрсәтербез»

Сәхнәгә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, Саха (Якутия) республикасы хөкүмәте рәисе Андрей Тарасенко күтәрелде.

«Сезне чын күңелдән яраткан бәйрәмебез – Сабантуй белән котлыйм. Республикабыз, илебез гөрләп торсын, алга барсын. Былтыр якут халкының Ысыах бәйрәмендә булдык. Сабантуйның матур булуын, әмма анда тарих җимәвен аңладык. Киләчәктә дә гореф-гадәтләрнең тарихын күрсәтербез», – диде ул.

Татарстан Рәисе оештыручыларга, ишегалларын ясаган районнарга рәхмәт әйтте.

Андрей Тарасенко сүзләренчә, Сабантуй һәм Ысыах бәйрәмнәре бердәмлекне символлаштыра. «Саха (Якутия) һәм Татарстанны нык дустанә мөнәсәбәтләр бәйләп тора. Сабантуй һәм безнең Ысыах бәйрәме бердәмлек, дуслыкны символлаштыра. Быел беренче тапкыр Казанда Ысыах бәйрәме булды», – диде ул.

«Кадерле казанлылар һәм башкалабыз кунаклары, чын күңелдән Сабантуй белән котлыйм. Балачакта бу бәйрәмне көтеп ала идек, бүген дә шатланып каршы алабыз. Сабантуй безнең тарихта зур урын алып тора, ул – Татарстанның визит картасы», – диде Илсур Метшин.

Җитәкчеләр сәхнәдән төшкәндә, мәйданга Фирдүс Тямаев «Татарлар» җыры белән чыкты. Бер мәйдан биючеләр, өстән яуган ялтыравыклы кәгазьләр, артистның энергетикасы беркемне битараф калдырмады, кемнәрдер торып басып җырлый башлады. Артта русча гына сөйләшеп утырган кызлар да «әй, татарлар» дип җырлады. «Туган тел»не җырларга бөтен кеше торып басты.

«Күреп торырсыз: ел саен милли киемнән киләчәкләр»

Аннан соң сәхнә алдындагы төп мәйдан уеннар мәйданына әйләнде. Халык уеннарга чират тора башлады. Көрәш өчен өзерләнгән урынны халык шунда ук әйләндереп алды. Чиратта балалар да, олылар да – барысы бар. Һәр катнашучыга бүләкләр бирәләр. Ул арада сәхнәдә артистлар чыгыш ясый, трибуналарның бер өлеше бушап калды. 

Монда, нигездә, Казанның Идел буе һәм Вахитов районы көрәшчеләре көч сынашты. Лениз Абдуллин батыр калды. 

Кемнәрдер инде каеннар төбенә җәймәләрен җәеп куйган д, ял итәләр. Авыл хуҗалыгы техникасына менеп карарга балалар чират тора. Һәр ишегалды сәхнәсеннән чыгышлар яңгырый. Биектау ишегалдыннан коймак тоткан кешеләр чыгып бара. Ишегалдындагы өстәлдә коймакның әсәре дә калмаган иде.

Ишегаллары ягын урап килгәндә, каен төбендә утыручылар куерган. Бер гаилә җәймәсен әле генә җәеп куйды. Балалар бакчасында эшләүче Алсу Әмануллина үзе дә, балалары да уеннарда катнашкан. Ике пакет бүләк җыйганнар. Ике улы «исәнмесез» дип йөгереп килде.

«Бөтен уенда катнаштык, менә күпме бүләк, – дип, пакетларга карап куйды. – Узган елларда бүләкләр күбрәк тә була иде, хәзер кеше күп катнаша, чиратлар да зур. Балалар уеннарны ярата, барысына да чират тордык. Авыл Сабан туена кайта алмаган идек, ә балалар бу бәйрәмне бик ярата. Бәйрәмдә миллилек арта. Үземнең дә калфагым бар иде, уеннарда катнашканда салып куйдым. Сәхнә бик матур ясалган иде. Кереш өлеше бик ошады, күпме бала биеде», – дип сөйләде ул.

Чирмешәннән Мидхәт абый көрәш карарга килгән. Үзегез көрәшә идегезме, дигәч: «Мин гомер буе менә болар белән көрәштем», – дип, артта торган авыл хуҗалыгы техникасына төртеп күрсәтте дә елмаеп куйды. Ул да түбәтәй киеп килгән: «Бәйрәмгә гел шулай чыгам», – ди.

Өч бала иярткән, берничә пакет бүләк тоткан апа чыгу юлына бара. Энҗе апа балалар бакчасында эшли.

Сабан туена 20 ел йөрибез инде. Бөтен уеннарда катнаштык, ике пакет бүләк алдык. Бүген карап утырган Сабан туен Себердәге туганнарга җибәрдек, аларга шундый кызык. Шунысы да ошады: күпме кеше татар киеменнән, ул бик сизелә. Руслар да, татарлар да татар киемен кигән. Безгә милли кием кияргә, дип киңәш иткәннәр иде. Без генә милли киемнән булырбыз инде, дип уйлаган идем. Ә монда... Колхоз базарында калфаклар беткәндер. Хәзер ел саен шулай булыр, дип уйлыйм. Милли кием киясе килә, ә киеп барырга урын юк. Өлешләрен эшкә дә кигәлибез. Сабантуй рәхәтләнеп милли кием кия торган урын булыр. Күреп торырсыз: ел саен милли киемнән киләчәкләр, – дип сөйләде ул. 

«Яшьләрнең күңеленә моң салырга кирәк»

Чыгу ягына, шәһәргә кайта торган автобусларга барганда, гармун тавышы ишетелде. Тавыш алда бара, ерак та түгел. Ул уйнаудан тактады да, арттан бер ир-ат: «Уйна, туктама», – дип кычкырды. Гармунчыны куып тоттым. Аның яныннан үткән халык, туктап тормый гына, шул көйгә салынган сүзләрне кабатлап уза.

Яшел Үзәннән килгән Фәрит абый Хәлиуллин кеше күңелен нечкәртү максатыннан шулай уйнап йөри икән. 

Ел саен кешенең күңелен күрергә, кешегә моң бирергә киләм. Кешенең күңелен нечкәртергә телим. Күңелне төрле ысуллар белән нечкәртергә була. Бер ысул – Коръән уку. Тагын бер ысул – халык көйләре. Татар халкының көйләре моңлы, эчтәлекле. Мин үзем 7-8нче сыйныфта укыганда ук уйнарга өйрәнә башладым, минем 3 абыем да уйный иде. Хромка юк иде, баянда өйрәндем. Бу гармунымны сатып, бер баян алырга исәп бар. Көйләр кешенең күңеленә нык тәэсир итә. Быел өченче Сабантуйда шулай йөрим. Минем белән фотоларга да төшәләр. Яшьләрнең күңеленә моң салырга кирәк. Бертуган абыем милли киемнән килде, мин дә түбәтәйдән, чиста кием, чиста күңел белән килдем, –диде ул. 

Автобуста очраган Лена апа Сафина Казан Сабан туена гына түгел, башкалага да беренче тапкыр килгән. Үзе Бөгелмәдә яши. 

Бик ошады, шундый матур ясалган. Ирем исән вакытта үзебезнең Сабан туен калдырмый идек. 10 ел элек иремне җирләдем. Шуннан бирле 1 тапкыр да Сабан туена чыкканым булмады. Быел беренче тапкыр Казан Сабан туена килдем. Кызым, оныгым бардылар. Мин гомер буе балалар бакчасында няня булып эшләдем, хәзер 4 онык бар. Улым, 2 онык белән бергә яшим, 9 ел элек киленне дә җирләдек. Казанга да беренче тапкыр киләм. Матур инде, тик кеше күп. Мин тынычлыкка өйрәнгән, – дип сөйләп кайтты ул. 

Шулай, шау-гөр килеп Сабантуй да узып катте. Киләсе елдагы Сабан туйларын тыныч күңел, бәйрәм рухы белән каршы алырга язсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100