Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сабан туенда Рамил Шәрәпов күңелсез хәлгә тарыган: «Авыртуына түзеп булмый…»

news_top_970_100
Сабан туенда Рамил Шәрәпов күңелсез хәлгә тарыган: «Авыртуына түзеп булмый…»
социаль челтәрләр

Юмор остасы буларак, без Рамил Шәрәповның социаль челтәрләреннән кызык эзләргә күнеккән. Аеруча аның Сабантуйлар алып барганда төшерелгән видеолары мәзәк. Мәсәлән, Рамилнең арбага утырып ярышканда авып-түнеп бетүе, көлке хәлгә калуы хакында язган идек.

Ләкин тормыш гел уен-көлкедән генә тормый, уеннан уймак та чыгып куйгалый. Бүген кайсыдыр авыл Сабан туен алып барганда Рамил, кызык ясыйм дип, капчык белән сугышу уенында катнашкан. Ләкин җиңел гәүдәле артистны бер авыл абзые бүрәнәдән бик тиз бәреп төшергән һәм Рамилнең кулын имгәткән. Аңа Сабантуйны яулыкка асып куелган кул белән алып барырга туры килгән. 

«Видеоны ахырына кадәр карагыз, күңелсез хәл булды бит әле.

Беренче килгән уй – ничек Сабантуйны алып барып бетерергә? Авыртуына түзеп булмый, акырасы, елыйсы килә. Ә халык көтә бит. Тешне кысып, мәйданга чыктым. Халык елмая, кул чаба, аңламый нәрсә булганын. Кул күтәрелми, әллә сынган, әллә чыккан. Белмим бит. Фельдшер килеп укол ясады.

Шулай тешне кысып, асылынып йөргән кулдан шаярып, җиңеп чыктым. Хәзер хастаханәдә, рентгенга керергә җыенам», – дип сөйләгән ул үзенең Сабантуй маҗараларын.

Социаль челтәрләрдәге дуслары артистны бик кызганган. «Күрдек инде ничек өзгәләнгәнегегезне. Сабантуй бик күңелле узды, рәхмәт»; «Алдагы видеоларыңны төкереп карамаганнар, күз тидергәннәр», «И балакай, кеше күңеле күрәм дип», – дигән комментарийлар калдырган алар. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100