Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамил Шәрәпов быелгы Сабантуйда да көлкегә калган

news_top_970_100
Рамил Шәрәпов быелгы Сабантуйда да көлкегә калган

Юмор остасы Рамил Шәрәпов 2023 елгы Сабантуйлар сезонында да көлкегә калган. Алдагы елларда ул алып барган Сабан туйларындагы кызык видеолар социаль челтәрләрдә озак йөргән иде. Аеруча яратып каралган кызык видео: Рамил Шәрәповның олы яшьтәге ханымнар белән белән зур чаңгыда йөрүе.  

Быелгы бәйрәм уеннарында да артист үзе катнаша. Бу юлы арбада утырган артистны урыныннан күчерә алмыйлар. Башта Рамил Шәрәпов тачкасына утырткан хатынны кирәк урынга кадәр алып барып куя, алышыныр вакыт җиткәч, уен шаян борылыш ала – тачкага утырган Рамил Шәрәповны теге ханым урыныннан кузгата алмый. Шулай итеп, артист 3 тапкыр барып төшкәннән соң, халык арасыннан тагын бер «гәүдәле генә» хатын-кыз йөгереп чыга. Аның очына-очына килүеннән күренгәнчә, тачкадагы Рамил «выжт» итеп кенә финишка кайтып җитәргә тиеш. Тик, арба тагын тәгәрәми... 2 хатын маташа торгач, Шәрәпов бөтенләй икенче якка барып төшә.

Бераздан, тачканың икенче йөртүчесе ябык кына гәүдәле Рамил Шәрәповның ник һаман авып ятканына төшенә: «Мондарак утыр әле», – дип «пассажирына» түрдәрәк урын күрсәтә. Инде кушканча утырганнан соң да, Шәрәпов тагын бер тапкыр арбасыннан «оча». Болай да булмагач, хатын бөтен идарәне үзенә алып: «Утыр», – дип кычкыра Шәрәповка. Балтач районы Шеңшеңәр авылында төшерелгән видеода Рамил Шәрәповның тачкада йөрү күренеше хатын-кызның шушы әмере белән тәмамлана.

Рамил Шәрәповны социаль челтәрдә карап баручыларга бу күренеш бик ошаган. «Вәт Сабантуй бу. Үзе алып бара, үзе катнаша. Әфәрин, диясе кала Рамилгә. Уңышлар»;

«Рамилдән дә кызык алып баручы юк, үзе дә катнаша уеннарда. Башка артистлар җырлый гына»;

«Яп-ябык Шәрәпҗанны этеп бара алмыйлар»;

«Һәр ел Шәрәпҗанны берәр нәрсә эшләтәләр»;

«От души көлдек»;

«Исән калдыңмы, балакай»;

«Я үтерәләр, я бетерәләр»;

«Безнең Шәрәпҗанны харап итмәгез инде, ул бит берәү генә»;

«Елый-елый көлдем», – дигән мәгънәдәге бик күп сүзләр язып калдырган халык. Күпләр аны үзләренең авылына чакыра.

2022 елгы Сабантуйда Рамил Шәрәпов шулай ук хатын-кызлар белән бер командада иде. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100